САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районның атна шәхесләре

Рубрикабыз геройлары - яшәү рә- вешләрен үрнәк итәрлек, тырыш хезмәтләре өчен республика, район җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булган, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш яулаган шәхесләр. ТЕРЛЕКЧЕЛӘР САБАНТУЕ Эшкә дәрт өстәүче бәйрәм Тәслия Шакирова Шакирова Тәслия Мөһәздәт кызы 1960 елда Ранга- зар авылында туа. Урта, урта һөнәри белем алгач, Лаеш авыл хуҗалыгы тех-...

Рубрикабыз геройлары - яшәү рә- вешләрен үрнәк итәрлек, тырыш хезмәтләре өчен республика, район җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булган, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш яулаган шәхесләр.

ТЕРЛЕКЧЕЛӘР САБАНТУЕ Эшкә дәрт өстәүче бәйрәм

Тәслия Шакирова

Шакирова Тәслия Мөһәздәт кызы 1960 елда Ранга- зар авылында туа. Урта, урта һөнәри белем алгач, Лаеш авыл хуҗалыгы тех- никумын тәмамлый, авыл хуҗалыгы бух- галтеры белгечлеге ала. Контролер, статистика бүлегендә экономист, 1980 ел- дан 2005 елга кадәр Муса Җәлил исемен- дәге күмәк хуҗалыкта терлекчелек бухгал- теры, баш бухгалтер, 2005 елдан "Җәлил" агрофирмасы бүлекчәсендә әйдәүче бух- галтер булып эшли. "Эш дәверендә ул үзен җаваплы, үз эшен бик яхшы белүче хезмәткәр итеп та- нытты. Шул ук вакытта башкаларга ярдәм кулы сузарга да өлгерә", - диләр аның ха- кында хезмәттәшләре. "Җәлил" агрофир- масы хезмәттә югары күрсәткечләргә ире- шә икән, монда аның да өлеше бар. Тәслия Шакирова тормыш иптәше Әз- һәр абый белән ике ул, бер кыз үстерә. Күптән түгел ул авыл хуҗалыгы тарма- гындагы күпьеллык тырыш хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан район Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Вәсил Ихсанов

Ихсанов Вәсил Борһан улы 1956 елда Магнитогорск шәһәрендә туа. Соңрак аларның гаиләсе Сарманга кайта. Янурыста - сигезьеллык, Аза- лакта урта мәктәпне тәмамлагач, ягъни 1973 елда Казан дәүләт университе- тының тарих-фило- логия факультеты тарих бүлегенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, хезмәт юлын Петровка Завод мәктәбендә башлый. Та- гын бер елдан Сарман гимназиясенә эш- кә килә. Инде биредә хезмәт куя, укучы- ларга тарих фәненең нечкәлекләрен өй- рәтә башлавына да - 36 ел. Бу вакыт эчендә укучыларга төпле белем бирү өс- тенә алар өчен төрле кызыклы чаралар үткәрә, мавыктыргыч сәяхәтләргә алып ба- ра. Аның укучылары бердәм дәүләт им- тиханнарын уңышлы тапшыралар. Ел са- ен берничә укучысы Казан дәүләт универ- ситетының, аның филиалларының юри- дик факультетына укырга керә. Күптән тү- гел бер укучысы Татарстан тарихы буен- ча үткәрелгән олимпиадада республика күләмендә I урынны алды. Вәсил Борһан улы - безнең актив хә- бәрчебез дә. Аның туган як тарихы, истә- лекле урыннарына багышланган язмала- рын газета укучыларыбыз яратып укый. Вәсил Ихсанов - районның иң кызык- сынучан, иң күп укучы, иң күп белүче шә- хесләреннән, дисәк, һич кенә дә ялгыш булмас. Ул китапханәчеләр көне уңаен- нан үткәрелгән бәйрәмдә вакытлы матбу- гатны иң күп укучы булып танылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев