САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районның атна шәхесе – Альбина Әмирова

Бы­ел­гы "Ел та­би­бы - Ак чә­чәк­ләр" рес­пуб­ли­ка кон­кур­сын­да "Ел­ның ме­ди­ци­на хез­мәт­кә­ре" но­ми­на­ци­я­сен­дә Ис­ке Кә­шер фельд­шер-аку­шер­лык пунк­ты мө­ди­ре Аль­би­на Әми­ро­ва җи­ңеп чык­ты һәм "Ла­да-гран­та" ав­то­мо­би­ле­нә ла­ек бул­ды. Ту­мы­шы бе­лән - Ис­ке Мин­зә­лә­баш авы­лын­нан ул. Бө­гел­мә ме­ди­ци­на учи­ли­ще­сын тә­мам­ла­ган­нан соң, бү­ле­неш бу­ен­ча бер ел Бат­как авы­лын­да шәф­кать ту­та­шы бу­лып эш­ли. Ан­нан бү­ген­ге...

Бы­ел­гы "Ел та­би­бы - Ак чә­чәк­ләр" рес­пуб­ли­ка кон­кур­сын­да "Ел­ның ме­ди­ци­на хез­мәт­кә­ре" но­ми­на­ци­я­сен­дә Ис­ке Кә­шер фельд­шер-аку­шер­лык пунк­ты мө­ди­ре Аль­би­на Әми­ро­ва җи­ңеп чык­ты һәм "Ла­да-гран­та" ав­то­мо­би­ле­нә ла­ек бул­ды. Ту­мы­шы бе­лән - Ис­ке Мин­зә­лә­баш авы­лын­нан ул. Бө­гел­мә ме­ди­ци­на учи­ли­ще­сын тә­мам­ла­ган­нан соң, бү­ле­неш бу­ен­ча бер ел Бат­как авы­лын­да шәф­кать ту­та­шы бу­лып эш­ли. Ан­нан бү­ген­ге көн­гә ка­дәр Ис­ке Кә­шер авы­лы хал­кы­на ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тә. Бу өл­кә­дә эш­ли баш­ла­вы­на да ин­де 35 ел бул­ган. Эшен кү­ңел би­реп, яра­тып баш­ка­ра. Ха­лык бе­лән дә ур­так тел­не тиз тап­ты. Олы­ны-олы, ке­че­не ке­че итә бел­гә­не өчен аны яра­та­лар, хөр­мәт итә­ләр, без­нең та­би­бә­без, дип йөр­тә­ләр. Пункт­ка кос­ме­тик ре­монт ясау, ти­рә-юнен тө­зек­лән­де­рү эш­лә­рен­дә дә бу­лы­шыр­га, яр­дәм итәр­гә әзер то­ра­лар. "А­выл­даш­ла­рым ха­кын­да нин­ди ге­нә җы­лы сүз­ләр әйт­сәм дә, аз. Ос­та­зым Ра­зыя апа Йо­сы­по­ва­га да мин бик рәх­мәт­ле. Га­җә­еп тө­гәл ке­ше­ләр­нең бер­се иде. Ми­не күп нәр­сә­гә өй­рәт­те. Рес­пуб­ли­ка бәй­ге­сен­дә җи­ңү­ем бе­лән мин аңа да бу­рыч­лы, - ди ул. - Тор­мыш ип­тә­шем Ра­зим бе­лән ки­ңәш­ләш­тек тә, бы­ел­гы бәй­ге­дә мин дә кат­на­шыр­га бул­дым. 15 көн эчен­дә өч ел­лык эш нә­ти­җә­лә­рен җы­еп, пункт эш­чән­ле­ге, шәх­си тор­мыш­ны ча­гыл­дыр­ган фо­то­аль­бом, ви­део­яз­ма әзер­ләп, кон­курс ко­мис­си­я­се­нә юл­ла­дык. Рес­пуб­ли­ка бу­ен­ча 60 эш тап­шы­рыл­ган бул­са, шу­ның 18е фи­нал­га үт­те. Җи­ңү­че­ләр та­выш би­рү тәр­ти­бе бу­ен­ча бил­ге­лән­де. Ми­ңа та­выш бир­гән бар­лык сар­ман­лы­лар­га, авыл­даш­ла­ры­ма, та­выш би­рү­не оеш­тыр­ган үзәк боль­ни­ца баш та­би­бы Ирек Би­ла­лов­ка эч­кер­сез рәх­мә­тем­не бел­де­рәм. Ра­йон­даш­ла­рым­ның та­вы­шы ми­ңа җи­ңү ки­тер­де. Та­тарс­тан Премь­ер-ми­нист­ры Ил­дар Ха­ли­ков төп приз ия­се дип, ми­нем исем­не ата­ды. Мо­ны ук көт­мә­гән идем. Ме­ди­ци­на фән­нә­ре про­фес­сор­ла­ры, до­цент­лар, ка­фед­ра мө­дир­лә­ре ара­сын­нан ми­нем төп приз­га ла­ек бу­лу­ым, бер­мәл­гә, әки­ят­тә­ге ке­бек то­ел­ды. Бү­ләк­ләү тан­та­на­сы "Пи­ра­ми­да" кү­ңел ачу үзә­ген­дә үт­те. Ул тә­мам­ла­ну­га, урам як­та район баш­лы­гы Нә­фис Ка­сый­мо­вич За­ки­ров­ның кар­шы алуы үзе бер ку­а­ныч бул­ды. Бу җиңүем ми­ңа 55 яше­мә Ал­лаһ­ның бү­лә­ге ке­бек бул­ды", - ди Аль­би­на, шат­лы­гы бе­лән ур­так­ла­шып. Аның сөенечен без - редакция хезмәткәр-ләре дә уртаклашабыз, зур җиңүенә безнең өлеш тә керү - газета көчен күрсәтә торган тагын бер дәлил. 23 июнь­дә Аль­би­на үзе­нең юби­ле­ен бил­ге­ләп үт­те. Аңа ал­га та­ба да сә­ла­мәт­лек, га­и­лә бә­хе­те, эшен­дә уңыш­лар те­ләп ка­ла­быз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X