САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Райондашыбыз медаль белән бүләкләнгән

Ватан алдында хәрби бурычларын үтәүче егетләребез хакында район җитәкчелеге, солдатларның әти-әниләре исеменә Рәхмәт хатлары еш килә. Шундый патриот егетләребез белән без лаеклы горурланабыз. Сарман егете Айдар Мәҗит улы Шәехов Казан дәүләт инновация университетының юридик факультетына укырга керә, шуннан армия сафларына алына. Ул Казанда Россия эчке эшләр министрлыгының "Барс" махсус эш...

Ватан алдында хәрби бурычларын үтәүче егетләребез хакында район җитәкчелеге, солдатларның әти-әниләре исеменә Рәхмәт хатлары еш килә. Шундый патриот егетләребез белән без лаеклы горурланабыз. Сарман егете Айдар Мәҗит улы Шәехов Казан дәүләт инновация университетының юридик факультетына укырга керә, шуннан армия сафларына алына. Ул Казанда Россия эчке эшләр министрлыгының "Барс" махсус эш йөкләнгән отрядында 5598 нче хәрби частьтә хезмәт итә. Шушы көннәрдә райондашыбыз, отрядның 15 еллык юбилее уңаеннан, медаль белән бүләкләнгән.

Бу отрядта хәрби әзерлек көчле. 2003 елның маенда беренче квалификацион сынаулардан соң, өч хәрбигә "спецназ"ның югары билгесе - һәлак булган солдатлар истәлегенә кан төсендә берет кию хокукы бирелә. 2004 елда отряд тулы составта Чечня республикасына кертелә, торак пунктларны тикшерү буенча чаралар үткәрә. Беренче хәрби чыныгуны Грозный шәһәрендә алалар.

- Мин көнемне спортка багышлыйм. Йөгерәм, бокс, кул көрәше белән шөгыльләнәм. Башка төрле чыныктыру шөгыльләре дә үтә, күнекмәләр ясыйбыз, - ди Айдар.

Солдат егетебез, Алла боерса, ноябрь ахырында хезмәт срогын тутырып кайтырга әзерләнә. Аны әнисе Наилә апа, абыйлары, дуслары сагынып көтәләр. 4 ноябрьдә - Айдарның туган көне. Без аны чын күңелдән яшьлек бәйрәме һәм дәрәҗәле бүләге белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, тормышында уңышлар, чыдамлыкка чыныгу үтеп, сынаулар алдында сынатмаслык көч, акыл туплап, исән-имин кайтуын телибез. Сөенечле күрешүләр насыйп булсын, Айдар.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев