САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районда атна шәхесләре билгеле булдылар

Илшат Кушаев Ил­шат Ку­ша­ев Сар­ман авы­лын­да ту­ып үсә. Ка­зан дәү­ләт уни­вер­си­те­тын тә­мам­ла­гач, ра­йон­га кай­та, төр­ле җа­вап­лы тар­мак­лар­да эш­ли. Ә 1992 ел­дан аның хез­мәт юлы җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­ры бе­лән бәй­лә­нә. Би­ре­дә эш­ләү дә­ве­рен­дә ул ра­йон ха­ки­ми­я­те­нең әй­дәү­че бел­ге­чен­нән ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның го­му­ми бү­ле­ге на­чаль­ни­гы­на ка­дәр­ле озын юл үтә. "Э­ру­ди­ци­я­ле, киң бе­лем­ле,...

Илшат Кушаев

Ил­шат Ку­ша­ев Сар­ман авы­лын­да ту­ып үсә. Ка­зан дәү­ләт уни­вер­си­те­тын тә­мам­ла­гач, ра­йон­га кай­та, төр­ле җа­вап­лы тар­мак­лар­да эш­ли. Ә 1992 ел­дан аның хез­мәт юлы җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­ры бе­лән бәй­лә­нә. Би­ре­дә эш­ләү дә­ве­рен­дә ул ра­йон ха­ки­ми­я­те­нең әй­дәү­че бел­ге­чен­нән ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның го­му­ми бү­ле­ге на­чаль­ни­гы­на ка­дәр­ле озын юл үтә. "Э­ру­ди­ци­я­ле, киң бе­лем­ле, га­җә­еп тө­гәл", - ди­ләр аның ха­кын­да хез­мәт­тәш­лә­ре. Ил­шат Ку­ша­ев ха­ки­ми­ят ап­па­ра­тын, оеш­ма, уч­реж­де­ни­е­ләр­не компь­ю­тер­лаш­ты­ру­га, элект­рон до­ку­мент әй­лә­не­шен га­мәл­гә ашыруга зур өлеш кер­тә. Ул - ком­пе­тент­лы җи­тәк­че дә. Ида­рә эшен­дә да­и­ми рә­веш­тә за­ман­ча алым­нар­ны кул­ла­на, бе­ле­мен кү­тә­рү өс­тен­дә эш­ли. Ра­йон­да дәү­ләт һәм му­ни­ци­паль ида­рә ор­ган­на­ры­ның яңа ст­рук­ту­ра­сын тор­гы­зу һәм ка­мил­ләш­те­рү аның кат­на­шын­да га­мәл­гә ашы­рыл­ды. Ра­йон­ның иҗ­ти­ма­гый тор­мы­шын­да ак­тив кат­на­ша. Хез­мәт сө­ю­чән­ле­ге, га­дел, ке­ше­ләр­гә игъти­бар­лы бу­луы бе­лән хез­мәт уры­нын­да, ха­лык ара­сын­да зур аб­руй яу­ла­ды. Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­ры эш­чән­ле­ге­нең нә­ти­җә­ле­ле­ген кү­тә­рү­гә керт­кән ла­ек­лы өле­ше һәм күпь­ел­лык ты­рыш хез­мә­те өчен аңа Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Пре­зи­ден­ты­ның Рәх­мә­те бел­де­рел­де.

Валерий Афанасьев

Ва­ле­рий Афа­нась­ев Лә­ке авыл җир­ле­ге баш­лы­гы ва­зи­фа­сын 2010 ел­ның ав­гус­тын­нан бир­ле баш­ка­ра.

Җир­лек дүрт авыл­ны бер­ләш­те­рә, 210 ху­җа­лык­та 453 ке­ше яши. Авыл җир­ле­ге баш­лы­гы­на алар бе­лән бәй­ле бар­лык көн­дә­лек мә­шә­кать­ләр­не хәл итәр­гә, көн са­ен нин­ди дә бул­са проб­ле­ма бе­лән оч­ра­шыр­га ту­ры ки­лә. Җир­лек тер­ри­то­ри­я­сен­дә­ге оеш­ма­лар­ның эше көй­ле ба­ра­мы, ба­ла­лар бак­ча­ла­ры җы­лы­мы, мәк­тәп­ләр­дә уку­чы­лар­га бе­лем һәм тәр­бия алу өчен шарт­лар җи­тәр­лек­ме, авыл эчен­дә, авыл­лар ара­сын­да юл­лар бар­мы, су ки­леп то­ра­мы һәм баш­ка­лар, һәм баш­ка­лар... Бо­лар яны­на за­ман та­ләп ит­кән яңа проб­ле­ма­лар да өс­тә­лә. Әй­тик, җир­лек тер­ри­то­ри­я­сен­дә­ге күп кат­лы йорт­ның тү­бә­сен ябып, до­ку­мент эш­лә­рен җай­га сал­ган­нар. Аңа ике кон­тур­лы ко­тел­лар ур­наш­ты­ру өчен әзер­лек эш­лә­ре алып ба­ры­ла. Шу­шы ара­лар­да мәк­тәп тү­бә­сен тө­зек­лән­де­рә баш­ла­ган­нар. Яңа гы­на ачыл­ган ян­гын де­по­сы­на да тех­ни­ка кай­та­ры­ла­чак. Эш ке­нә тү­гел, авыл хал­кы­ның ялы, ру­хи ягы ту­рын­да да уй­лар­га ки­рәк.

Шу­шы көн­нәр­дә Ва­ле­рий Афа­нась­ев Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­ры эш­чән­ле­ге­нең нә­ти­җә­ле­ле­ген кү­тә­рү­гә керт­кән фи­да­карь хез­мә­те өчен Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр Со­ве­ты­ның Рәх­мәт ха­ты бе­лән бү­ләк­лән­де.

Гөлшат Нургалиева

Сар­ман сән­гать мәк­тә­бе­ бию укы­ту­чы­сы Гөл­шат Нур­га­ли­е­ваны би­ю­гә мә­хәб­бә­те бү­ген­ге көн­гә­чә оза­та ки­лә. Ту­ган ягы Пермь өл­кә­се Ок­тябрьс­кий ра­йо­нын­да ур­та мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач, Ала­бу­га мә­дә­ни­ят-агар­ту учи­ли­ще­сы­на укыр­га керә. Шун­да бу­ла­чак тор­мыш ип­тә­ше Ле­нар бе­лән та­ны­ша. Бер­гә­ләп аның ту­ган ягы Ак­та­ныш­ка кай­та­лар, му­зы­ка мәк­тә­бен­дә эш­ли­ләр. Ә 1999 ел­дан алар - Сар­ман­да. Гөл­шат ха­ным җи­де ел Сар­ман гим­на­зи­я­сен­дә "Бә­хет­ле ба­ла­чак" бию ан­самб­лен җи­тәк­ли. Со­ңын­нан сән­гать мәк­тә­бе­нә ки­лә. Ул би­ер­гә өй­рәт­кән ба­ла­лар ра­йон кү­лә­мен­дә­ге төр­ле ча­ра­лар­да ак­тив кат­на­ша­лар, "Ал­ло, мы ищем та­лан­ты!", "Вих­ри тан­ца", "Сан­ду­гач сай­рар илем", "Йол­дыз­лык" ке­бек рес­пуб­ли­ка һәм тө­бәк бәй­ге­лә­рен­дә уңыш­лар­га ире­шә­ләр. Әй­тик, уз­ган ел "У­мыр­за­я" "Йол­дыз­лык"­та һәм бы­ел "Сан­ду­гач сай­рар илем""дә II урын­ны яу­лый. Күп­тән тү­гел "Йол­дыз­лык" фес­ти­ва­ле­нең Зәй­дә үт­кә­рел­гән зо­на бәй­ге­сен­дә бу кол­лек­тив та­гын сө­ен­дер­де - I урын­га ла­ек бул­ды. Бу ат­на­да "У­мыр­за­я" әле­ге бәй­ге­нең Ка­зан­да уз­ды­ры­ла тор­ган га­ла-кон­цер­тын­да чы­гыш ясый.

Гөл­шат Нур­га­ли­е­ва ты­рыш хез­мә­те өчен мә­дә­ни­ят бү­ле­ге­нең, ра­йон Со­ве­ты­ның Мак­тау кә­газь­лә­ре бе­лән бү­ләк­лән­гән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев