САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Район судының әйдәүче белгече Резидә Кәлимуллина махсус медальгә ия булды

Ре­зи­дә Кә­ли­мул­ли­на­ның ра­йон су­дын­да эш­лә­ве­нә утыз биш ел­дан ар­тып кит­кән. Би­ре­гә ул ур­та мәк­тәп­не тә­мам­лау бе­лән ки­леп, эшен суд уты­ры­шы сек­ре­та­ре ва­зи­фа­сын­да баш­лый. Бе­раз эш­лә­гәч, суд эш­лә­ре баш­ка­ру­чы­сы итеп кү­че­ре­лә. Хә­зер­ге ва­кыт­та ул - ра­йон су­ды­ның әй­дәү­че бел­ге­че. Шу­шы көн­нәр­дә Ре­зи­дә Ка­мил кы­зы өчен шат­лык­лы зур ва­кый­га бул­ды - аңа...

Ре­зи­дә Кә­ли­мул­ли­на­ның ра­йон су­дын­да эш­лә­ве­нә утыз биш ел­дан ар­тып кит­кән. Би­ре­гә ул ур­та мәк­тәп­не тә­мам­лау бе­лән ки­леп, эшен суд уты­ры­шы сек­ре­та­ре ва­зи­фа­сын­да баш­лый. Бе­раз эш­лә­гәч, суд эш­лә­ре баш­ка­ру­чы­сы итеп кү­че­ре­лә. Хә­зер­ге ва­кыт­та ул - ра­йон су­ды­ның әй­дәү­че бел­ге­че.

Шу­шы көн­нәр­дә Ре­зи­дә Ка­мил кы­зы өчен шат­лык­лы зур ва­кый­га бул­ды - аңа "Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се­нең суд сис­те­ма­сы ал­дын­да­гы хез­мәт­лә­ре өчен" ме­да­ле тап­шы­рыл­ды. Ул, ра­йон су­ды кол­лек­ти­вы һәм җә­мә­гать судь­я­ла­ры кат­на­шын­да, тан­та­на­лы шарт­лар­да үт­те. Ре­зи­дә Кә­ли­мул­ли­на­га ме­даль тап­шы­рып, ра­йон су­ды рә­и­се Ри­нат Хәйб­рах­ма­нов из­ге те­ләк­лә­рен җит­кер­де, хез­мәт­тәш­лә­ре дә аның шат­лы­гын ур­так­лаш­ты­лар.

- Мин сең­лем өчен бик сө­ен­дем, - ди үзе дә бар го­ме­рен­ суд сис­те­ма­сын­да хез­мәт­кә ба­гыш­ла­ган Рәй­ха­на Миң­нул­ли­на. - Бу хез­мәт­нең ни­ка­дәр авыр, җа­вап­лы бу­лу­ын шу­шы сис­те­ма­да эш­лә­гән ке­ше ге­нә аң­лый. Суд­та нин­ди ге­нә эш­ләр карал­мый да, ан­да нин­ди ге­нә ке­ше­ләр бе­лән оч­раш­мый­сың. Суд уты­ры­шы - сәх­нә ке­бек, лә­кин би­ре­дә об­раз­лар ту­ды­рыл­мый, ә тор­мыш­ның бө­тен чын­бар­лы­гы, ачы­лы­гы күз ал­ды­на ки­леп ба­са. Мон­да ишет­кән һәр сүз кү­ңел аша уза.

Реклама

Ре­зи­дә чит­тән то­рып юга­ры бе­лем ала. Кә­ли­мул­лин Әнүр бе­лән га­и­лә ко­рып, ике ба­ла тәр­би­я­ләп үс­те­рә­ләр. Олы кыз­ла­ры Ре­ги­на - юга­ры бе­лем­ле юрист, әни­се янын­да ра­йон су­дын­да эш­ли. Ке­че кыз­ла­ры - Тү­бән Ка­ма шә­һә­рен­дә укы­ту­чы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X