САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Район мәдәният бүлегенең баш белгече Роза Гилева иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләре санына керә

Республикада хокук бозуларны кисәтү буенча кабул ителгән комплекслы программаны тормышка ашыру кысаларында, ел саен бәйге игълан итеп, балигъ булмаганнар белән эшләүче иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләрен билгелиләр. Районнарда иң яхшы дип табылганнар республика күләмендә ярыша. Быел районнан бу конкурста мәдәният бүлегенең баш белгече Роза Гилева катнашты һәм «Защита детства» номинациясендә II...

Республикада хокук бозуларны кисәтү буенча кабул ителгән комплекслы программаны тормышка ашыру кысаларында, ел саен бәйге игълан итеп, балигъ булмаганнар белән эшләүче иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләрен билгелиләр. Районнарда иң яхшы дип табылганнар республика күләмендә ярыша. Быел районнан бу конкурста мәдәният бүлегенең баш белгече Роза Гилева катнашты һәм «Защита детства» номинациясендә II дәрәҗә Дипломга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Казанда узган бүләкләү тантанасыннан кайткач, без Розаның үзе белән сөйләшеп алдык.

- Мин балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзасы булып - ике ел, ә җәмәгать тәрбиячесе булып ел ярым эшлим, -ди ул.- Минем кебек тәрбиячеләр районда унөч кеше, алар арасында төрле өлкәдә хезмәт куючы төрле һөнәр ияләре бар. Без, комиссиядә исәптә торучы балигъ булмаган балалар белән шәхси эшләп, аларның төзәлүләренә - яңадан җәмгыятькә, әйләнә-тирәдәгеләренә зыян китерердәй гамәлләр кылмауларына, тәртипләре яхшыруга ирешергә тиешбез. Аларның өйләренә дә, уку урыннарына да барырга туры килә. Кирәккәч, ияреп тә йөргән бар. Нинди алым үтемлерәк, шуны сайлыйсың инде, аңлатасың, юмалыйсың, инандырасың. Төрле балалар бар бит. Әти-әниләре үзләре тәртипсезлек "үрнәге" күрсәткән гаиләдә үскәннәрдә, гел әйбәт, җитеш тормышлы гаиләдә тәрбияләнгәннәре дә туры юлдан читкә тайпылырга мөмкин. Бер генә баланы булса да "кыек" юлдан чыгарабыз икән, бу инде зур эш, дип исәплим. Мин үзем быел ике бала белән эшләдем.

Реклама

Районда балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау эше үз югарылыгына куелган, дияр идем. Комиссияне муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева җитәкләве дә күпне сөйли. Аның һәм комиссия секретаре Айгөл Мәхмүтова җитәчелегендә утырышлар даими үткәрелә, урыннарга барып та эшлибез. Дөрес карарлар чыгарырга тырышабыз.

Конкурска килгәндә, ул Министрлар Кабинеты каршындагы Республика балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе тарафыннан, Эчке эшләр, Мәгариф һәм фән,Яшьләр эше, спорт һәм туризм, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары булышлыгында үткәрелә. Быел эшләр биш номинациядә бәяләнде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә булды. Мин "Защита детства" номинциясендә катнашып, II дәрәҗә Дипломга лаек булдым, телевизор бүләк иттеләр. Мондый бәйгеләр республиканың караучысыз калучыларны булдырмау, балигъ булмаганнарның хокуклары бозуларны кисәтү сәясәтен тормышка ашыруга булышлык итә, дип уйлыйм мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X