САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Нәҗибә апа эшләгән эшләргә тимер дә чыдамас иде

“Эшләү кирәк, эш ныгыта” – ди Яңа Әхмәт авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Нәҗибә Хаҗиева

Зәки абыйныкылар турында элек-электән: “Тырыш, эшчән нәсел”, - дигән сүзләр йөри. Әлмәт авылында җиде балалы гаиләдә иң өлкәне булган Нәҗибә апага икеләтә туры килә бу сүзләр. Сугыштан гарипләнеп кайткан әтисе Зәки абый 1943 елда кабат фронтка киткәч, тормышка тагы да чытырдабрак ябышырга туры килә. Хәер, сугыш болай да ун-унбер яшьлек балаларның да җилкәләренә ныклап кунаклый.
- Илебезгә дошман бәреп кергәндә, миңа ун яшь иде. Сугыш хәбәре килүгә үк, авылда ыгы-зыгы башланды. Авыл өйләре елау авазлары, күз яшенә күмелде. Әтиләрне фронтка ала башлауга, безнең кебек балаларны да эшкә йөртә башладылар. Дүрт-биш сыйныфтан ары укый да алмадым. Чөнки ашарга да, кияргә дә юк. Ә менә эшләмәгән эш калмады. Утавын да утадым, башак та җыйдым, тырмага да йөрдем, тубал белән икмәк чәчү дә эләкте. Янурыстан, анда глубинка бар иде, Петровка Заводтан өчәр чиләк чәчүлек орлык салынган капчыкларны җәяүләп күтәреп кайта идек. Прицепщик та булып эшләдем. Исәя төшкәч, ике ел рәттән Горькийга торф чыгарырга бардым. Кияүгә киткәнче, Сүбәләктә урман кистем, ат җигеп, урман ташыдым. Әле дә ярый әнкәй сугыш елларында сыерны бетермәде. Безне ул авыр еллардан исән-сау килеш шул сыер алып чыккандыр инде. Ә әткәй сугыштан әйләнеп кайтмады, - дип искә ала Нәҗибә апа.
Сугыш беткән көнне дә яхшы хәтерли ул. Бәрәңге җирен казыган, бәрәңге утыртырга әзерләнгән чаклары була. Аннан соң – Бөек Җиңү, Сталинның вафат булуы...
Нәҗибә Хаҗиева турындагы тулы язманы газетабызның 25 ноябрь санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев