САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Красноярск өлкәсендә хәрби хезмәт үтүче Рамил Шәрифуллин – Сөлек авылының сөлектәй егете

Сө­лек авы­лы еге­те Ра­мил Шә­ри­фул­лин мәк­тәп­тә укы­ган­да ук үзе­нең ты­рыш­лы­гы, кеч­ке­нә­ләр­гә яр­дәм­чел­ле­ге, өл­кән­нәр­гә их­ти­рам­лы бу­луы бе­лән ае­ры­лып тор­ды. Тәр­тип­ле, һәр сү­зен, һәр эшен уй­лап, ахы­ры­на ка­дәр тө­гәл баш­ка­ру­чы егет ул. Бу күр­кәм сый­фат­лар, әл­бәт­тә, га­и­лә­дә тәр­би­я­лә­нә. Ра­мил өз­де­реп гар­мун­да да уй­ный, бик те­ләп авыл бәй­рәм­нә­рен­дә кат­на­ша. Нөр­кәй ур­та мәк­тә­бен тә­мам­ла­гач,...

Сө­лек авы­лы еге­те Ра­мил Шә­ри­фул­лин мәк­тәп­тә укы­ган­да ук үзе­нең ты­рыш­лы­гы, кеч­ке­нә­ләр­гә яр­дәм­чел­ле­ге, өл­кән­нәр­гә их­ти­рам­лы бу­луы бе­лән ае­ры­лып тор­ды. Тәр­тип­ле, һәр сү­зен, һәр эшен уй­лап, ахы­ры­на ка­дәр тө­гәл баш­ка­ру­чы егет ул. Бу күр­кәм сый­фат­лар, әл­бәт­тә, га­и­лә­дә тәр­би­я­лә­нә. Ра­мил өз­де­реп гар­мун­да да уй­ный, бик те­ләп авыл бәй­рәм­нә­рен­дә кат­на­ша.

Нөр­кәй ур­та мәк­тә­бен тә­мам­ла­гач, ул Ала­бу­га дәү­ләт пе­да­го­гия инс­ти­ту­ты­на укыр­га кер­де. Был­тыр аны тә­мам­ла­гач, үзе те­ләп, ар­мия саф­ла­ры­на кит­те. Авыл һа­ва­сын ис­нәп, җәй­лә­рен пе­чән ча­бып, авыл ху­җа­лы­гы эш­лә­рен­дә кат­на­шып, фи­зик як­тан чы­нык­кан егет хәр­би хез­мәт­тә дә сы­нат­мый. Аны Ра­мил Пс­ков өл­кә­се­нең Ост­ров шә­һә­ре­нең 35700 нче хәр­би час­тен­дә баш­лап җи­бә­рә. Ан­да алар 4 ай өй­рә­нү­ләр үтә­ләр. Ан­нан соң Крас­но­ярск өл­кә­се­нең Ужур шә­һә­рен­дә­ге 62 нче ра­ке­та (РВСН) гас­кәр­лә­ре ди­ви­зи­я­се­нең 54093 нче хәр­би час­те­нә кү­че­ре­лә. Бү­ген­ге көн­дә ул шун­да уңыш­лы гы­на хез­мәт итә.

Бу ара­да Ра­мил­нең әти­се Фа­им­ның һәм әни­се Гү­зәл­нең - иң шат­лык­лы көн­нә­ре. Алар Ра­мил хез­мәт ит­кән часть ко­ман­ди­ры пол­ков­ник Д.Кле­пал­ка­дан рәх­мәт ха­ты ал­ды­лар. Ан­да: "Сез­гә, улы­гыз­ны Ту­ган иле­без­нең ла­ек­лы сак­чы­сы итеп тәр­би­я­лә­ве­гез өчен хәр­би часть ко­ман­до­ва­ни­е­се исе­мен­нән рәх­мә­те­без­не бел­де­рә­без. Ра­мил хәр­би бу­ры­чын на­мус­лы үтәп, хез­мәт­тәш­лә­ре­нә үр­нәк бу­лып то­ра. Ул һө­нә­ри як­тан нык­лы бе­лем­гә ия, прак­тик кү­нек­мә­ләр­не үс­те­рү өс­тен­дә эш­ли. Ко­ман­дир­лар, ип­тәш­лә­ре ара­сын­да аб­руй ка­зан­ды. Үзе­нә йөк­лән­гән бу­рыч­ны, эш­ләр­не үз ва­кы­тын­да бик ях­шы баш­кар­га­ны өчен ко­ман­до­ва­ни­е­нең бер­ни­чә тап­кыр рәх­мә­тен яу­ла­ды. Сез улы­гыз бе­лән го­рур­ла­на ала­сыз. Сез­гә сә­ла­мәт­лек, ты­ныч­лык, мул­лык те­ли­без", - ди­е­лә.

- Тиз­дән җәй. Ал­ла­һы бо­ер­са, кай­ты­ры­на да күп кал­ма­ды. Исән-сау, сә­ла­мәт бу­лып ту­ган як­лар­га өй­лә­неп кайт­сын, - дип, үзе­нең бел­гән до­га­ла­рын укып кө­тә аны әни­се.

Си­ңа хәр­би хез­мә­тең­не ях­шы гы­на тә­мам­лап кай­тып, та­гын гар­му­ның­ны сыз­ды­рып, Сө­лек авы­лы урам­на­рын­нан йө­рер­гә яз­сын, Ра­мил.

Фә­ри­дә Әх­мә­тши­на. Сө­лек авы­лы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев