САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Карамалыда яшәүче Роза апа белән Рәис абый Фазлыевлар бакчасында кунакта

Беркөнне Татар Карамалысында яшәүче туганыбыз Роза апа, шалтыратып: "Апаем, гәҗитегездә гүзәл бакчалар турында матур язмаларыгыз күп чыга. Безнең авылга да килегез әле. Бездә дә тырыш, күп итеп чәчәген-гөлен үстереп, гүзәллеккә күмелеп яшәүчеләр күп", - дигәч, юлга кузгалдык. Чыннан да, хәзер һәр авылда андый уңган-булганнар, бакчаларыннан, ихаталарыннан оҗмах бакчасы ясап яшәүчеләр...

Беркөнне Татар Карамалысында яшәүче туганыбыз Роза апа, шалтыратып: "Апаем, гәҗитегездә гүзәл бакчалар турында матур язмаларыгыз күп чыга. Безнең авылга да килегез әле. Бездә дә тырыш, күп итеп чәчәген-гөлен үстереп, гүзәллеккә күмелеп яшәүчеләр күп", - дигәч, юлга кузгалдык.
Чыннан да, хәзер һәр авылда андый уңган-булганнар, бакчаларыннан, ихаталарыннан оҗмах бакчасы ясап яшәүчеләр күп. Алар хакында ишетеп тә, язып та торабыз, без игътибарга алмаган, күреп бетермәгәннәре дә бихисап. Берничә ел дәвамында "Иң зәвыклы бакча" сәхифәсендә үрнәк бакчалар хакында язмалар чыгып килә, киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.
Карамалыга баргач, иң беренче булып Роза апа белән Рәис абый Фазлыевлар йортына тукталдык. Капка төбеннән үк безне чәчәкләр каршы алды. Ихатага үтеп керүгә, зәвык белән эшләнгән чәчәклекләр күзне иркәләде.
- Кызыбыз Раилә утырта, шул үстерә, без шуңа куанып, матурлыкка сокланып яшибез, - диде хуҗабикә тыйнак кына.
Ясалма күллекләр янәшәсендә үсеп утыручы гөлләрнең шау чәчәктә чакларын күрмәсәк тә, әле дә гүзәллек өстәүче петуния, бәрхет гөле, лилияләргә, циния, розаларга карап сокландык. Күлләвектәге үрдәкләр, бака, крокодил, ташбакалар да - үз урыннарында. Кулларына эш коралы тоткан гномнар да күңеллелек өстиләр. Ә менә тәпәне белән бал тоткан аюны хуҗалар, мөгаен, юкка гына куймаганнардыр. Аларның хәтта ишегалларында да бал исе килә. Фазлыевлар илле еллап умарталар тоталар. Әлеге шөгыль аларның нәселдән килә - әтиләре дә умартачы булган. Бу - бик төгәллек, пөхтәлек сорый торган хезмәт.
- 1967 елны шушы нигезгә салам түбәле өйгә күченгән идек, биш елдан үзебез йорт салып чыктык. Аллага шөкер, тормышыбыздан бик канәгать. Балалар, оныклар еш кайталар. Сездә һава чиста, күңелгә рәхәт, диләр. Алар кунакка кайткач, без тагын да ныграк сөенәбез. Балаларыбыз үзара бик тату, бер-берсенә ярдәмчел - шунысы олы куаныч, - диләр Роза апа белән Рәис абый.
Кичләрен, эштән бушаган арада ял итәр өчен, атынгыч-утыргычлары, балаларга уйнарга комлыклары бар. Кияүләре өйләренә заманча ремонт ясап, өлкәннәргә көнкүрешләрен җиңеләйткән. Гомер буе мал карап гомер кичергән авыл кешеләре бүгенге көндә дә, абзар бикләнмәсен, дип, сарык асрыйлар. Бакчаларында алмагачы, виноград, миләш-баланын үстерәләр. Алары да гади генә түгел. Виноградны төштән утырттык, дип гаҗәпләндерде Роза апа. Алмагачлары да - 9 сыйныфны тәмамлаган оныклары Румил кечкенә чакта, алмасын ашап, орлыгын җиргә төртеп куйганнан соң үскән агач. Менә мичуринчылар кайда ул!
Гаилә башлыгы Рәис абый 12 ел авылда имам-хатыйп вазифасын башкара. Озак еллар укытучы булып эшли, берничә ел авыл Советын җитәкли. Лаеклы ялга чыккач, ул вакыттагы колхоз рәисе Яхъя Фәсхетдинов аны төзелешкә прораб итеп чакыра. Шул чакларда рәис ярдәме белән Рәис абый мәчет салдыруда башлап йөри. Җор теллелеге дә юктан түгел икән. Заманында үзе пьесалар язып, сәхнәдә театрлар куеп йөргән, язучылар берлегенә кергән. Ә Роза апа фермада сыерлар сауган, даруханәдә санитарка хезмәтен башкарган. Алар белән аралашуы җиңел, күптәнге танышлар кебек, нәсел җепләрен барладык. Нәсел, дигәннән, авылда Фазлыевларның соңгы елларда матур традициясе барлыкка килгән. Менә ике ел инде Сабантуена кайткач, берничә буын - олысы да, кечесе дә, чишмә буенда нәсел бәйрәме оештыралар икән. Менә шундый күркәм кешеләре белән горурланып яши авыл халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев