САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Илексазда 96 яшьлек Лотфинур әби Миңнегалиева гыйбрәтле тормыш юлы үткән

Насыйп булсын сиңа тагын бик күп язлар... Зәп-зәңгәр күзле, матур күлмәкләрен, чәчәкле яулыкларын бәйләгән бер гасырга якын яшәгән Лотфинур әби Миңнегалиева елмаеп каршы алды мине Илексаз авылында. Аларның өйләренә аяк басуга яктылык, җылылык, ниндидер рәхәтлек биләп алды мине. Мондый олы яшьтәге ачык күңелле, әйбәт зиһенле, "Алланың биргәненә шөкер" дип кенә...

Насыйп булсын сиңа тагын бик күп язлар...

Зәп-зәңгәр күзле, матур күлмәкләрен, чәчәкле яулыкларын бәйләгән бер гасырга якын яшәгән Лотфинур әби Миңнегалиева елмаеп каршы алды мине Илексаз авылында. Аларның өйләренә аяк басуга яктылык, җылылык, ниндидер рәхәтлек биләп алды мине. Мондый олы яшьтәге ачык күңелле, әйбәт зиһенле, "Алланың биргәненә шөкер" дип кенә торучы әби белән очрашу рәхәтлеге ул. Оныгы белән яшәүче апрель аенда 97 яшен тутырачак сабырлык үрнәге булган Лотфинур әби белән күрешеп сөйләшкәч, "күз тимәсен" дип кенә әйтәсе килә.

Аның гыйбрәтле язмышы турында тулырак язманы газетабызның чираттагы саннарының берсендә укырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев