САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Асия апа агач кайрысы җыярга киңәш итә

“Үлән белән дәвалауны медицина дәвалавы белән параллель рәвештә алып барырга кирәк. Үлән – рәсми медицинага ярдәм чарасы гына”, - дип саный Иске Кәшер авылында яшәүче үләнче Асия апа Черемисова.

Ул менә күп еллардан бирле инде үләннәрнең дәвалау үзлекләрен өйрәнә, алардан шифалы чәйләр әзерли. Ярдәм сорап килүчеләргә үләннәрдән төрле авыруларга каршы ясалган рецептлары белән ярдәм итә, шифалы катнашмалар ясый.
- 90 нчы елларда үләннәр белән кызыксына башладым. Иң беренче булып үләннәрдән чәй әзерләдем. Аннан үзем генә түгел, башкалар да шифа тапты, файдасын күрде. Үлән чәен сорап та килә башладылар. Хәзерге вакытта күпчелек онкологик авырулар белән эшлим. Алар рәсми медицина дәвалары белән бергә халык медицинасыннан да файдаланалар һәм шифасын күрәләр, - ди ул.
Асия апа үләннәрне вакытын белеп җыярга киңәш итә. Ә хәзерге вакытта “Агач кайрысы җыю чорына кердек”, - ди ул. Зирек, өрәңге, балан, шомырт, тирәк һәм башка агачларның кайрылары һәркайсы нинди дә булса авырудан шифа бирә, дип саный ул. 

Асия апа хакындагы тулырак язманы газетабызның 18 март санында укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев