САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Аккалфаклылар шагыйрәне зурладылар

Татар шагыйрәсе, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, Сарман районының мактаулы гражданы Клара Гариф кызы Булатованың бүген – туган көне.

Ул хәзерге вакытта район үзәгенең “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итә. Гомер бәйрәме уңаеннан үзәктә бик җылы чара үтте. Аны “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Сарман бүлекчәсе оештырды. Кичәне аның җитәкчесе Ильмира Салихова алып барды. Иң элек шагыйрәне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде. Ул, матур теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән Котлау хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.
Татар дөньясында дистәләгән еллар буена хатын-кыз шагыйрәләр исемлегенең иң башында торган, халык күңеленең иң түрендә булган Клара Булатованы белмәгән, аның шигырьләрен укымаган кеше юктыр. Үзәк директоры Гөлнара Хуҗина, күренекле шагыйрь Әзһәр Габидинең улы Маннур Габидуллин, иҗатташ дуслары Рәйханә Мирсәетова, Роза Шәйгарданова, Әнисә Минһаҗева, Айсылу Кәлимуллина, үзәк китапханә директоры Лилия Афзалетдинова, библиограф Гөлнур Мәдьярова, Гөлфирә Сафина, Рамил Талибуллин да Клара апага сәламәтлек, кадер-хөрмәт теләп, шигьри сәламнәрен, шагыйрә сүзләренә язылган дәртле җырларын бүләк иттеләр.
- Мин бик бәхетле. Мин Сарманыма килмим, ә кайтам бит. Рәхмәт туган төбәгемә, сез мине иманлы дөньяга чакырдыгыз, - диде шагыйрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев