САРМАН
  • Рус Тат
  • Язмышны үзебез сайладык

    Якташыбыз - Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының әйдәп баручы, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Фәридә Сафина быелгы сезонда 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Халкыбызның театр сәнгате сәхифәсенә кабатланмас үз эзен салган Фәридәбезнең гомер һәм иҗат бәйрәме - без, сарманлылар, өчен дә олы вакыйга. Безнең өчен шунысы да зур горурлык -...

    Якташыбыз - Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының әйдәп баручы, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Фәридә Сафина быелгы сезонда 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Халкыбызның театр сәнгате сәхифәсенә кабатланмас үз эзен салган Фәридәбезнең гомер һәм иҗат бәйрәме - без, сарманлылар, өчен дә олы вакыйга. Безнең өчен шунысы да зур горурлык - якташыбыз республика сәнгатен үстерүгә икеләтә өлеш кертте - балет сәнгатендә прима-балерина булырдай сәләтле кыз үстерде. Айсылу хореография училищесын кызыл дипломга тәмамлап, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында беренче сезонын уңышлы гына төгәлләде, инде яңа - икенче сезонын башлап җибәрде. Яшь балерина Айсылу Галиуллина үзе катнашкан беренче спектакльләрдә үк шактый күләмле партияләрне башкарды, биюләре белән тамашачының игътибарын җәлеп итте. Бүген алар - Айсылу һәм Фәридә ханым бездә кунакта.

    - Фәридә, белгәнебезчә, син сәхнәгә урау юллар аша килгәнсең. Артистка булу балачак хыялың идеме?
    - Мәктәптә укыган елларда ук сәнгатькә тартылдым, төрле чараларда бик актив идем. Бию түгәрәгенә йөрдем, музыка мәктәбендә Венера ападан фортепьянода дәресләр алдым. Мәктәпнең волейбол, баскетбол җыелма командасында иң көчле уенчылардан саналдым. Чаңгыда шууда, граната атуда, биеклеккә сикерүдә һәрвакыт беренче булдым. Мәктәпне тәмамлаган көннәрдә Сарманга мәдәният министрлыгы юлламасы килеп төште. Тиз генә җыенып, Ленинград шәһәренә киттем. Казанга килеп төшкәч үк, башым әйләнеп киткәндәй булган иде. Ә монда бигрәк тә шүрләтә башлады. Җитмәсә, юлламаны мәдәният институтына дигәннәр иде, Казанда аны курчак театры артистлары әзерләүче факультетка үзгәрттеләр.
    Ленинградка очучы самолет тоткарлану сәбәпле, Невадагы шәһәргә ике сәгатькә соңарып төштек. Кая барырга белми аптырап торганда, очраклы бер ханым үзләренә кунарга алып китте. Каенанасы чегән хатыны икәнлеген, тупсаларын атлап кергәнче үк, әйтеп куйган иде. "Артист язмышы чыга бит кызчыкка», - дип юрагач, куркып та, канатланып та алдым.
    Мин керәсе уку йорты Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институты иде. Имтиханнарны тапшыргач, миңа кино артистлары әзерли торган факультетка күчәргә тәкъдим иттеләр. Ләкин кинәт ясалган тәкъдимне кабул итәргә әзер түгел идем, куркып, югалып калдым. Казанга кайттым да, документларымны мәдәният институтына тапшырдым. Анда мәдәни чараларны оештыручылар әзерли торган яңа факультет ачканнар иде. Артист буласы килү теләге уку чорында көчәйгәннән-көчәйде генә. Җәлил поселогы мәдәният сараенда сәнгать җитәкчесе булып эшләгәндә, бу фикер тагы да ныгыды гына. Күңел, үкенеп, гүзәл шәһәр Ленинградны сагынды, ә акыл ничек тә артист булу турындагы хыялны тормышка ашыру юлын эзләде. Тик ун еллардан соң гына тормышка ашты чегән хатынының юравы.
    - Синең хезмәт юлыңны Җәлилдә башлавың турында беләбез.
    - Институтны тәмамлап, поселокта үзешчән сәнгатьне күтәрәм дип, жиң сызганып эшли дә башладым. Беренче җитәкчеләрем бик таләпчәннәр иде, эшне табып кына тордылар. Үземнең дә һөнәри яктан чыныгасым, эшкә өйрәнәсем килде. Үзебезнең район күләмендә үткәрелгән смотрларда беренче урыннарны яуладык. "Җәлилнефть" идарәсе белән ул елларда Ш.Ф.Тәхаутдинов җитәкчелек итә иде. 2,5 ел эчендә тырыш хезмәтем өчен премияләр, ял итәргә комсомол путевкалары белән еш бүләкләделәр. Тик мине яңа биеклекләр ымсындырды. Режиссерлыкка укып, кире Җәлилгә кайтырмын дип, Мәскәүгә юл алдым. Әмма 1980 нче елда, Олимпия уеннары үткәрелү сәбәпле, августка күчерелгән имтиханнар 1981 нче елда кире июльгә күчерелгән булып чыкты. Шулай итеп, Казанда тукталып калдым, дикторлар конкурсында җиңү яуладым, әмма радиокомитетның баш редакторы Госман Әхмәтҗанов укырга киңәш итте. Ул елны август айларында театр училищесына өстәмә конкурс игълан иткәннәр иде, мин шул конкурс аша үтеп, укырга кабул ителдем. Бик яратып укыдым, училищены кызыл дипломга тәмамладым. Марсель Сәлимҗанов тарафыннан курсташларым арасыннан берүзем театрга эшкә чакырылу минем иң бәхетле мизгелем булды.
    - Сиңа фатиханы күренекле сәнгать осталарыбыз Асия Хәйруллина, Гали Хөсәенов, Мәсгуть Имашев, Шамил Бариев биргән. Нәтиҗәдә, өч дистәгә якын ел эчендә бай сәхнә юлы үткәнсең. Синеңчә, артист өчен кирәкле сыйфатлар ниндиләр?
    - Училищеда мине курс җитәкчесе Роберт Батуллин, бию буенча Анна Гацулина укытты. Сәхнә хәрәкәте серләренә Роза Филиппенко, сәхнә теленә Асия Хәйруллина, җыр нечкәлекләренә Мәсгуть Имашев, театр һәм сәнгать тарихына Илтания Илалова төшендерде. Әмма эшкә алыну ул әле авыр хезмәтнең башы гына булган. Мин моны эшли-эшли аңладым. Ә артист өчен иң кирәкле сыйфатлар - образны эчке тоемлау, характерны ача алу сәләте. Алар кеше күңеленә, мөгаен, табигать тарафыннан салынадыр. Интуиция күзәнәкләре булмаса, артист булып булмыйдыр ул. Марсель абый артистны төрле яклап ачарга омтыла торган бөек режиссер иде. Беренче ролемне мин нәкъ менә аның белән эшләдем, Виктория исемле кыз ролендә сәхнәгә чыктым. "Булмас димә, дөнья бу" дигән бу спектакльдә баш рольләрдә Шәүкәт Биктимиров, Әзһәр Шакиров иделәр. Алар белән уйнау миңа ул вакытта бик катлаулы булып тоелды. Әмма мин режиссерның үземнән нәрсә таләп иткәнен, нәрсә көткәнен аңладым һәм аның ышанычын аклый алдым. Аннан «Зәңгәр шәл»дә Мәйсәрә ролен башкардым, "Акбаш вакыйгасында" тагын Шәүкәт Биктимиров белән туры килдем. Миңа аның хатынын Дания Нурлы белән бергә башкарырга туры килде. "Сафина апаларны, хатыннарны уйнарга бик яшь икән әле, кызларны уйнасын", - дигән бу спектакльдән соң Марсель абый. Бар рольләрне дә яратып башкардым. "Хуҗа Насретдин"дә Зөбәрҗәт идем, "Казан егетләре"ндә көлкеле Фәүзия ролендә бөтенләй капма-каршы характерда яңа яктан ачылдым. Моны Марсель абый да билгеләп үтте.
    - Мөгаен, бер амплуадан икенчесенә күчә алу сәләте артист өчен бик мөһимдер.
    - Ул бик кирәкле сыйфат. Аннан соң артист өчен күзәтүчәнлек, һәр образ өчен үзенә генә хас үзенчәлекле холык тудыра алу, шул образга гына хас сыйфатны таба, ачып сала белү роль өстендә эшләгәндә бик ярдәм итә. "Казан егетләре"ндәге Фәүзия ролен эшләгәндә, күрше Галимә апабызны искә төшердем. Фәүзиянең кыю холкы, калын тавышы - аннан, ә җиргә нык басып атлавы - тавышы Чәүкә тавы башыннан бөтен Сарманга яңгырый торган Фәрдәнә ападан. Алар миңа бик ярдәм иттеләр, урыннары оҗмахта булсын. Ә инде еллар үтү белән, яшь кызлар ролен башкару мөмкинлеге чикләнә баруын аңлыйсың. "Гөргөри кияүләре"ндәге Анукны 15 елдан артык уйнагач, уңайсызлана да башладым. Мин күз атып йөргән Җаграпны башта Рамил Төхфәтуллин башкара иде, аннан инде - Искәндәр Хәйруллин. Арабыз 18 яшьләп бардыр. Ничек үзеңнән 20 яшькә яшьрәк егетне сөяргә була инде?
    - Фәридә, без сине "Язгы аҗаган", "Шәфкать", "Капка", " Могҗиза", "Яшисе килә" кебек телевизион спектакльләр, кинотеатрларда барган тулы метражлы "Бибинур" фильмы аша да беләбез.
    - Шактый телевидение тапшыруларында катнаштым, соңыннан режиссер Әхтәм Зарипов телевизион фильмнарда катнашырга чакыра башлады. Телевизион спектакльләрдә бик теләп катнаштым, күбрәк - Әхтәм абый Зариповта, аннан - Камил Зәйнуллинда. Язмыш шаяруымы, "Яшисе килә"дә баш рольне башкаручы Илдус Фәиз ул спектакльдә "минага эләгеп" шартлады. Кызганычка каршы, сәхнәдәге вакыйгалар кайчак тормышта да кабатлана.
    Әлбәттә, татар театры артистларына Мәскәү, Ленинград киностудияләре фильмнарында төшү бәхете сирәк эләгә. Шуңа күрә Ю.Фетингның кастингта "Бибинур" фильмына мине дә сайлап алуы куандырды. Анда мин Матур апа идем. Бу кыска, ләкин бик истә кала торган эпизод иде. Без - "авыл кешеләре" Бибинурның дөньядан киткәндә туган-тумачасы җыелган шәҗәрә агачында утырдык. Шунысы кызганыч, Бибинурны башкарган Фирдәвес апабыз да арабыздан шул шәҗәрәләр дөньясына мәңгелеккә китеп барды.
    - Сәнгать ул - халыкны тәрбияләү чарасы да. Репертуар сайлаганда, аның зәвыгын истә тотасызмы? Гомумән, тамашачы белән үзара элемтәне ничек урнаштырасыз?
    - Гадәттә, тамашачыга төрле катлам вәкилләре зәвыгына туры килә торган, заманча яңгырашлы әсәрләр тәкъдим итәргә тырышабыз. Татар һәм башка халыклар әдәбиятында мәңге искерми торган рухи кыйммәтләребезне, яшәү мәгънәсе, мәхәббәт, әхлак кебек мәңгелек темаларны чагылдыручы әсәрләр бик күп. "Галиябану", "Ромео һәм Джульетта" - шундыйлардан. "Искән җилләр көенә" дигән яңа спектаклебез дә тамашачыга бик ошый. Җиңелчә эчтәлекле "касса спектакльләре"ндә дә уйнарга туры килә. Шунысы да бар: театр - җәмгыятьнең чагылышы ул. Ә тормышта һәртөрле күренешкә урын бар, димәк, аны сәхнәгә менгерү дә хата түгел.
    - Фәридә, тынгысыз сәхнә эшчәнлеге белән беррәттән, син вокал буенча да осталыгыңны камилләштердең.
    - Рольләр сирәгәйгәч, буш вакытым күбәйде. Җыр буенча белемемне арттырырга күптән хыяллана идем, мөмкинлек тууга, кабат мәдәният университетына укырга кердем. Диплом алуга, кафедра мөдире, профессор В.Ганиева тәкъдиме белән җыр кафедрасында укытырга калдым, булачак җырчыларга актерлык осталыгы буенча дәресләр бирдем. Спектакльләрдән өзекләр дә куйдык. Җырларга бик яратам. Бәхетемә каршы, театрда җырлы рольләр башкарырга да туры килде. "Җырчы юлыннан киткән булсаң, синнән көчле тавышлы опера җырчысы чыккан булыр иде", - диючеләр булды. Ләкин үкенмим.
    - Айсылу, балет сәнгатенә яңа гына аяк басуыңа карамастан, сиңа беренче сезонда ук зур роль - Олимпия партиясен ("Дама с камелиями") ышанып тапшырганнар. Сәхнәне яратуың әниеңнән күчкәндер инде. Ә ни өчен нәкъ менә балет сәнгатен сайладың?
    - Кечкенәдән үк биергә яраттым, гимнастика, спорт биюе белән дә шөгыльләндем. Аннан соң музыка мәктәбенә хорга йөрдем, фортепьянода уйнарга өйрәндем. Бишенче классны тәмамлагач, хореография училищесына күчтем. Әниемнән миңа максатчанлык, тырышлык, җаваплылык, һәрвакыт алга омтылу хисе дә күчкәндер дип уйлыйм. Мәктәптә дә, училищеда да бишле билгеләренә генә укыдым. Узган ел училищены тәмамладым. Диплом эшем итеп, "Гаяне", "Корсар", "Кармен-Сюита" балетларыннан өзекләр әзерләдем, "Дон Кихот"тан чегән биюен башкардым. Ошаттылар, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе дәүләт имтиханнарыннан соң балет труппасына эшкә чакырды.
    Беренче айларда кордебалет башкарган барлык партияләрне дә өйрәнергә туры килде. Аннан "Аида" операсында, "Спартак", "Щелкунчик", "Тысяча и одна ночь", "Тщетная предосторожность" һәм башка балетларда төрле пландагы характерлы партияләрне биедем. Сезон беткәндә, "Дама с камелиями" балетында икенче пландагы төп рольне - Олимпия партиясен башкардым.
    - Айсылу, яшьлек - матур хыяллар чоры, әлбәттә, кумирларың да бардыр.
    - Тагы да үсәргә, камилләшергә телим. Биюне бернинди уйсыз, хиссез башкарырга, киресенчә, бөтен күңелеңне биреп биергә дә мөмкин. Ә минем хыялым - бию аша яңа образлар тудыру. Сәнгатьнең иң тирән серләрен ачып, аның матурлыгын кешеләргә җиткерергә телим. Читтән торып, Казан федераль университетеның филология һәм сәнгать институтына укырга кердем. Әлбәттә, кумирларым да бар. 20 нче гасыр биючеләре Майя Плисецкая, Галина Уланова, бүгенге көн балериналары Диана Вишнева, Ульяна Лопаткинага сокланмыйча мөмкин тугел.
    - Син инде узган елда ук театр коллективы белән Германия, Франция, Голландия, Австрия, Швейцария һәм башка илләрдә гастрольләрдә булгансың. Чит ил тамашачысының сезгә карата мөнәсәбәте нинди? Репертуарыгызда татар әсәрләре бармы?
    - Чит илләрдә рус балетын бик яраталар. Россиядән булгач, безгә дә рус балеты дип карыйлар - залда һәрвакыт аншлаг була. Классик әсәр "Лебединое озеро"ны аеруча алкышларга күмәләр. Быел мин "Дама с камелиями" балетында чит ил тамашачыларына Олимпияне тәкъдим итәчәкмен, заманча яңгыраштагы "Спартак" балетын да алып барачакбыз, башка яңа әсәрләребез дә бар. Казан тамашачысы "Шүрәле" әсәрен яратып карый. Киләчәктә белемемне тагы да арттырып, балетмейстер һөнәрен үзләштерәсем, милли балетны үстерүгә үз өлешемне кертәсем килә. Бу минем - иң зур хыялым.
    - Айсылу, син безнең - сарманлылар күз алдында үстең. Монда бакчага йөрдең, җәйге ялларны биредә үткәрдең. Сармандагы танышларың, дусларың, туганнарың һәрвакыт синең белән кызыксынып тордылар. Ә синең күңелеңдә тамырларың калган Сарман турында нинди истәлекләр саклана?
    - Мин үземне Сарман кызы дип саныйм. Һәрвакыт диярлек шундый төш күрәм: үзем үскән урамда, бакчабызда йөрим. Балачагым шулкадәр рәхәт үтте. Шәһәрнең күңелле шау-шуыннан соң авылга кайткач, күп вакытымны иптәш кызларым белән үзебезнең бакчада уйнап үткәрә идем. Ул бакча минем өчен дөньядагы иң сихри урыннарның берсе булып тоела иде. Кызганыч, әби-бабай нигезе искерде. Киләчәктә мин аны яңартырга телим. Балачагымда бик теләп Зәйтүнә әбиемнән догалар да өйрәндем. Сәхнәгә чыгар алдыннан, күңелдән шул догаларны укыйм. Алар миңа һәрвакыт ярдәм итәләр. Әбием, Равия апам янына, Сарманга сагынып кайтам. Кызганыч, бабам Мирхафизанны күрергә насыйп булмады. Ул бик зыялы укытучы, тарихчы булган, китап язарга хыялланып, Сарман турында бик зур мәгълүмат туплаган. Аның бу теләген әнием тормышка ашырды. Безнең шәҗәрәбез бик киң һәм бик борынгы. Туган ягымда туганнарым - абыйларым, апаларым күп, мин аларны сагынып яшим. Гомумән, Сарманга, мине рухландырып торучы сарманлыларга бик рәхмәтлемен.
    - Фәридә, Айсылуның әле бөтен киләчәге алда булса, син - инде тәҗрибәле артистка. Барлык теләкләрең дә чынга аштымы? Киләчәгеңне ничегрәк күз алдына китерәсең?
    - Бу яшькә җитү мине аз гына да борчымый, сәхнә кешесе өчен иҗат - гомерлек. Югарыда телгә алынган юбилеем - билгеле бер этапны билгеләп үтү, яшь рольләрнең урта яшьтәгеләргә алышынган чоры гына. Алда эшнең очы-кырые күренми кебек. Мин кызлар рольләрен уйнаудан яңа гына туктап киләм. Хәзер урта яшьләрдәге ханымнарны уйнарга кызыклы рольләр көтәм. Юбилейга, ягъни иҗат кичәсенә килгәндә, ул 24 нче ноябрьдә Г.Камал исемендәге академия театры сәхнәсендә үткәреләчәк. Соңыннан тамашачылар игътибарына "Зәңгәр шәл" спектакле тәкъдим ителәчәк. Мин анда - Хәдичә ролендә. Якташларым да катнаша алсын өчен, бәйрәмне махсус шимбә көнне үткәрергә булдык. Ул кичке алтыда башлана. Тамашачылар арасында үземнең якташларымны да күрәсем килә. Чөнки, нинди генә уңышларга ирешсәм дә, күңел - туган якта. Җанга Сарманнан да рәхәтрәк җир юктыр сыман. Гомумән, туган ягым белән якын, җылы мөнәсәбәт - минем өчен бик кирәк.
    - Артистлар арасында юбилейларны туган ягыңда үткәрү гадәте дә бар. Сарманлыларның да әниле-кызлы артист якташларын сәхнәдә бергә күрәселәре киләдер.
    - Сарман сәхнәсендә дә бу чараны ижади очрашу итеп үткәрәсе иде. Ләкин якташларым үзләре дә минем фикергә кушылмасалар, театр коллективы белән туган якка кайту теләге хыял гына булып калырга мөмкин.
    Якташларым, якыннарым белән, сирәк кенә булса да, күрешеп торабыз. Сармандагы уңай үзгәрешләргә шатланам. Безнең урамда су проблемасы бар иде. Хәзер ул да вакытында ага, рәхмәт су өчен җаваплы кешеләргә. Хәзер Казанны Универсиадага әзерлиләр, матурлыйлар. Бездә дә тәртипкә китерәсе подъезд төпләре бар. Безнең йортта балалар күп. Алар өчен уен мәйданчыгы булса, яхшы булыр иде.
    Әлбәттә, спектакльләр белән кайтасы килә, Сабантуйларга да... Якташлар җәмгыятенең эшчәнлеге соңгы елларда сүрелде.
    - Фәридә, без сине яратабыз һәм синең уңышларыңа куанабыз. Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз, сиңа да, Айсылуга да иҗади уңышлар, яңа биеклекләр телибез һәм яңа очрашулар көтеп калабыз.
    РӘСЕМНӘРДӘ: Ф.Сафина; Айсылу - Олимпия партиясен башкарганнан соң; якташыбыз - "Зәңгәр шәл" спектаклендә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: