САРМАН
  • Рус Тат
  • Таныш булыгыз: Талант!

    Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы Фәретдинова Рәйсәне төрле кичә-очрашуларда күргәнем булса да, ныгытып белми идем. Быел җәй азакларында минем шигырьгә язылган җырны конкурска алып барырга рөхсәт сорап шалтыратты. Бирмимме соң инде! Шигырь бит ул күңелдә бер төрле булып туа да, басылып чыккач, икенче төсмер ала, ә инде аңа көй язып, матур...

    Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы Фәретдинова Рәйсәне төрле кичә-очрашуларда күргәнем булса да, ныгытып белми идем. Быел җәй азакларында минем шигырьгә язылган җырны конкурска алып барырга рөхсәт сорап шалтыратты. Бирмимме соң инде! Шигырь бит ул күңелдә бер төрле булып туа да, басылып чыккач, икенче төсмер ала, ә инде аңа көй язып, матур итеп башкаручы да табылса, өр-яңа тормыш белән яши башлый. Җыр язган кешегә рәхмәттән башка сүз юк. Инде ничә еллар кемнәрдер язган җырларны балаларга өйрәтеп яшәгән Рәйсә ханымның, финишка җитәрәк икенче тыны ачылган спортчы кебек, яңа сәләте шулай ачылып китте. Минем балалар өчен язган дистәләгән шигырьләрем аның тарафыннан җырга әйләнде.

    - Минем татарчам әйле-шәйлерәк инде, - диде ул, татар телен төгәл белеп җиткермәвен яшермичә. Магнитогорск шәһәренә тормышның ачы җилләре куып алып киткән атасы - дин әһеле Ибраһим белән, тегермәнче, 4 сыерлы һәм 1 дистә балалы кулак кызы - әнисе шунда очрашкан, кавышкан һәм Рәйсә шунда дөньяга килгән. Урыс мохитында яшәсә дә, татар җанлы булып калган, күңеленә татар моңын сеңдереп үскән, милләтенә, ата-баба туфрагына булган мәхәббәте аны Сарманга тартып кайтарган. Әдәби телне бик эчкәре үтеп белмәсә дә, Рәйсә ханым шигырь аһәңен, нечкәлеген, музыкасын, хисен бик яхшы тоя, аңламаган чагыштыруларны, сүзләрне сорарга оялып тормый. Инде балалар өчен язылган гади шигырьләрдән ул Әнәс Ибәтуллинның фәлсәфи, тирән мәгънәле шигырьләренә дә үрелә. Шулай итеп, өлкәннәр өчен дә җырлар иҗат итә башлый. Ә иҗат кешесе үз кабыгына бикләнеп кенә яши алмый, аның җырларына бәя аласы, тирә-юньгә ишеттерәсе, шигырь авторларының фикерен беләсе килә. Уйланып йөри торгач, Сарман ветераннар советында мәдәни эшләрне җитәкләүче Нурсинә Хәйруллинага серен чишә. Менә шулай алар җыр кичәсе - Рәйсә Фәретдинова җырларын тәкъдир итүне оештыру фикеренә киләләр.
    Кичә олы кубып оештырылмаган, тыйнак һәм җыйнак иде. Әле бит чирканчык кына алу, күп кеше дә җыю куркыта. Рәйсә Фәретдинованың якыннары, укучыларының әти-әниләре, районның төрле авылында яшәп, төрле өлкәдә, иҗатта янып яшәүчеләр, җырга битараф булмаган кешеләр килгән иде.
    Үз гомеремдә концертларны күп күрдем, ләкин иң яратканым - балалар чыгышлары. Никадәр самимилек, җырга мәхәббәт, апалары әйткәнне төгәл үтәргә тырышу, эчке дулкынлану нәни артистларда! Ә бит кечкенә булсалар да, олы-олы, дәрәҗәле конкурсларның лауреатлары алар. Рузана Гайнемова, Гүзәл Лотфиева, Агыйдел Миңнуллинаның сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары инде формалашып җиткән артистлардан һич ким түгел. Әби-әниләр исә түбәндә балаларыннан да ныграк дулкынланалар, җыр саен кием алыштырырга булышалар. Өлкән сыйныфларда укучы Эмилия Миңнуллина, Петровка кызы Индира Әгъләмова инде өлгереп җиткән җырчылар, оялмыйча, теләсә кайсы сәхнәгә менгереп куярлык. Алар, Әнәс Ибәтуллин сүзләренә язылган җырларны башкарып, күңелләрне әсир иттеләр. Сүзләр авторы «иске-яңа» таныш булып чыкты. Шактый еллар каләмен кулга алмыйча «түл җыеп» кына яткан да өр-яңадан иҗат дулкынына чумган. Җәлил бистәсе музыка укытучылары белән дә элемтәдә торып, шактый җырларын яздырган, машинасында илһамланып шуларны тыңлап йөри, «Күңел» радиосына да биргән. Бик мәгънәле кеше икән, яшь артистларга Кыш бабай бүләге дә таратты.
    Әйткәнемчә, кичә җыйнак кына иде. Килгән һәр кеше үз сүзен, үз теләген җиткерде. Рәйхана Мирсәетова, Гөлнара Якупова, Әнисә Минһаҗева һ.б., авторларның иҗатына үз карашларын әйтеп, бик җылы чыгыш ясадылар. Район халкына яхшы таныш Шәйхелмәрдән, Валентин Кузьминнар гармуннарын да алып килгәннәр, үз сүзләренә язылган җырларын бүләк иттеләр. Нәфис сүз осталары Роза Шәйгәрданова, Гөлфия Сәетшина шигырьләр укып сөендерделәр. Гөлфия минем әллә кайчан язылган, инде үзем оныткан шигырьне исемә төшерде, рәхмәт аңа. Кичәдә чыгыш ясарга теләгән һәр кешегә вакыт табылды. Кичәнең программа авторы һәм алып баручысы Нурсинә ханым һәр чыгыш ясаучы хакында тәмле сүзен кызганмады. Һәркайсының яшәгән авылы, эшләгән эше, кулыннан килгән һөнәре турында тәфсилләп сөйләде. Гомумән, чын оста алып баручы, дип, сокланып утырдык.
    Сарман ягының иҗади байлыгына, аның кешеләренең сәләтлелегенә исең китәрлек. Сүз алган һәр райондаш, авылда гына яшәсә дә, зур аудиторияләр алып, иҗат кичәләре, очрашулар уздырырлык кыю, бай кесәле булмаса да, рухи күтәренкелек, үз төбәкләрен ярату белән сугарылган. Аларның күңеле бай, алар иҗат итүче һәркем өчен сөенә, Рәйсә ханым белән дә, башкалар белән дә горурлана беләләр. Ә бу - кешеләрдәге иң асыл сыйфат. Һәркайсының фикере уртак булды: Рәйсә Ибраһимовна искиткеч талантлы белгеч, үз эшенең остасы, Гөлнара Якупова кебек сәләтле укытучы һәм композиторның мөгаллиме, акыллы, зирәк ханым. Аның иҗаты әле бөредән ачылып кына килә, алда әле аны иҗади чәчәкләр көтә.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: