САРМАН
  • Рус Тат
  • Синнән әле яшьлек үтмәгән

    Гомер үткән саен, якты, изге, моңсу һәм сагышлы хатирәләрне барлыйсың, әйтелми калган сүзләр, кылган яки кылынмый калган гамәлләр, мөмкин булып та, башкарылмаган эшләрне уйлый-уйлый, хәтердә үткәннәргә кайтып киләсең. Гомернең бит аның шундый мизгелләре була: вакыт агышы кинәт туктап калгандай тоела да, яшьлеккә кайткандай буласың. Әле яңа гына сине борчыган вакыйгалар...

    Гомер үткән саен, якты, изге, моңсу һәм сагышлы хатирәләрне барлыйсың, әйтелми калган сүзләр, кылган яки кылынмый калган гамәлләр, мөмкин булып та, башкарылмаган эшләрне уйлый-уйлый, хәтердә үткәннәргә кайтып киләсең.
    Гомернең бит аның шундый мизгелләре була: вакыт агышы кинәт туктап калгандай тоела да, яшьлеккә кайткандай буласың. Әле яңа гына сине борчыган вакыйгалар арткы планга күчә, алар урынын тормыш белән бәйле тирәнрәк фикерләр ала. Яшәүнең мәгънәсе, кеше бәхете, язмышы безнең өчен һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Минем бүгенге язмамның герое да - игътибарга, ихтирамга лаек шәхес - Азалак авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Тәзбир Мөлих улы.
    Көзнең иң матур, бай чорында Түбән Ләшәү авылында Мөлих абый белән Дөлкаһедә апа гаиләсендә дөньяга килә ул. Гаиләдә алар ике малай үсәләр. Икесендә дә олыларга хөрмәт һәм ихтирам, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләнә. Тәзбир кечкенәдән зирәклеге, күп белергә омтылуы белән аерылып тора. Авылда - башлангыч, Ләшәү Тамакта сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. 9нчы -10нчы классларны Иске Минзәләбашка йөреп укый. Мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлаган егет киләчәген агроном һөнәре белән бәйләргә уйлый. Аның бу адымын әти-әнисе дә хуплыйлар, хәер-фатыйхаларын бирәләр. Егет Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Кызыклы һәм мавыктыргыч вакыйгаларга бай студент тормышында да сынатмый Тәзбир: җәмәгать тормышында актив катнаша, курсның комсомол оешмасы секретаре һәм профком рәисе була.
    Студент еллары артта кала, дипломлы егет Мортамак авылына агроном булып эшкә кайта. Куйган максатына ирешүчән, таләпчән, аралашучан, эшне тиешле югарылыкта алып барырга сәләтле белгеч итеп таныта ул үзен. Аның эш сәләтен күреп, 1978нче елда райкомга инструктор итеп алалар. Ике елдан «Искра» колхозына партком секретаре итеп күчерәләр. 1987нче елдан ул «Нөркәй» совхозының партия оешмасы секретаре булып эшли башлады. Без аның белән 25 ел кулга-кул тотынып эшләдек. Бер караганда, таләпчән, кырыс, икенче караганда, гади, аралашучан кеше. Ул мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә торды. Бөтен агитация-масса эше, бәрәңге алу, чөгендер эшкәртү алар белән бергә алып барылды. Әле дә хәтеремдә, ничек оештыргандыр, 100 кешелек хор белән чыгыш ясап, район смотрында I урынны алдык. "Искра" колхозы да, ул эшләгән чорда сәнгать ярышларында I-II урыннардан төшми. Гомумән, кайда гына эшләмәсен, аның искә алырдай, мактауга лаек гамәлләре бик күп. Ул - һәр эшен җиренә җиткереп башкара торган тынгысыз җан.
    Әле "Таң" совхозы директоры булып, Шәрләрәмәдә эшләгән чакларын искә төшереп алды. Авылга мәдәният йорты төзетү, газ кертү, склад төзү, техникалар, станоклар кайтарту - барысы да зур көч сорый торган эшләр. Аларны булдыру өчен күпме тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр киткәндер. "Авангард" предприятиесендә эшләгән чорын, коллективны да сагынып искә ала, аңлашып эшләүләре өчен рәхмәт белдерә. Аннан соң "Нөркәй" совхозын җитәкләде ул. 2007нче елдан Тәзбир Мөлихович - Азалак авыл җирлеге башлыгы. Авылны чиста тоту, зиратлар, юлларны карап тору, дисеңме, клублар, мәктәп, өч авыл белән эшләргә дә көч кирәк. Азалакта киселгән карт агачлар гына ни тора! Су скважиналары лицензияләнде, авылларны су белән тәэмин итүдә проблемалар хәл ителә килә. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар күрелә. Менә Азалакта фельдшерлык-акушерлык пункты да төзелеп бетте. Ветераннарның торак шартларын яхшырту программасына кушылып, 17 сугыш ветераны һәм аларның тол хатыннарына субсидияләр бирелде. Мәгариф бүлеге ярдәме белән мәктәп, балалар бакчаларына су җылыткычлары, ванналар һ.б.алынды, Юлтимер мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, Азалак авылы клубының түбәсе ябылды.
    Авылда тынгысыз эш-мәшәкатьләр арасында бәйрәмнәре дә бик кирәк. Мәдәният, китапханә хезмәткәрләре, укытучылар ярдәме белән матур гына үткәрелеп килә алар. Сабантуйлар, Өлкәннәр көне, башка бәйрәмнәрне уздырганда, "Нөркәй" агрофирмасы зур ярдәм күрсәтә.
    Тәзбир Мөлихович - гомер юлын якты өлге итеп алырлык, бик күпләргә үрнәк булырлык шәхес. Әти-әниләреннән үк килгән зыялылык та, эчкерсезлек тә, булганлык та бар анда. Яшь буын өчен - остаз, абруйлы киңәшче дә ул. Тәзбир әфәнденең бәхетен үзе кебек тырыш сөекле хатыны Фәүзия, төпле белемле кызлары Гөлшат белән Ландыш, менә дигән кияүләре Салават белән Фәнил һәм дүрт оныгы бербөтен итәләр. Ул бу көннәрдә түгәрәк юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, бәрәкәтле, тигез озын гомер телим. Алдагы еллар да тормыш дәфтәренә изге сәхифәләр генә язсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: