САРМАН
  • Рус Тат
  • Күңел сине әле дә юксына

    Бу көннәрдә безнең күңелләрдә - моңсулык. Авылыбызның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе - 30 елга якын колхоз рәисе булып эшләгән, аның данын бөтен республикага таныткан, сугышның утлы юлларын кичкән, күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек булган Вилдан ага Рамазановның вафатына 22 нче июньдә 10 ел була. Вилдан ага 1922 нче елның 16...

    Бу көннәрдә безнең
    күңелләрдә - моңсулык. Авылыбызның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе - 30 елга якын колхоз рәисе булып эшләгән, аның данын бөтен республикага таныткан, сугышның утлы юлларын кичкән, күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек булган Вилдан ага Рамазановның вафатына 22 нче июньдә 10 ел була.
    Вилдан ага 1922 нче елның 16 нчы августында Азалак авылында туа. Яшьтән үк тормыш арбасына җигелә. Каранда җидееллык мәктәпне тәмамлый. Максатчанлыгы, һәр эшне ахырына җиткерүе белән аерылып тора.
    1940 нчы елда армиягә алына, сугышның башыннан алып ахырына кадәр катнаша. Сугыштан соң да бер ел ярымга якын Германиядә хезмәт итә. I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, "Батырлык өчен" медале һәм башка бүләкләр ала. Туган якларына кайтып, тырыш хезмәт куя. 1947 нче елда аңа парторг вазифасы йөкләнә. Төпле акыллы, булдыклы, сугышның утлы юлларын үткән фронтовикны 1949 нчы елда, зур ышаныч белдереп, "1 Май" колхозына рәис итеп сайлыйлар. Күмәк хуҗалыкка Юлтимер авылын, 1963 нче елда Шыгайны кушкач, эшләр тагын да авырая. Ләкин тәвәккәл, батыр йөрәкле авылдашыбыз югалып калмый. Эшне җиренә җиткереп башкара, авыл кешесен дә ач-ялангач итми.
    Авылда зур төзелешләр башлап җибәрәләр. 1963 нче елда су кертелә. Бу торбаларның юк чагы, аны Табеевның үзеннән сорап алалар. Шул ук елларны җидееллык мәктәп салына, клуб ачыла. Ике катлы мәктәп тә Вилдан ага җитәкчелек иткән елларда калкып чыга. Терлек тораклары елдан-ел арта, аларның күбесен үзебездә чыга торган таштан салалар. Районда беренчеләрдән булып, авылга газ кертелә. 25 гектарлы алма бакчасында күптөрле җиләк-җимеш агачлары утыртыла, умарталык булдырыла һәм башкалар. Сарман-Чаллы юлы буенда тын гына шаулап утырган наратлар да - Вилдан, Язкар агадан калган истәлекләр.
    Шунысы куанычлы: авылдашыбызның тырыш хезмәте югары бәяләнде. Ул Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнде, РСФСР һәм ТАССРның мәгариф отличнигы дигән күкрәк билгеләренә ия булды. Райондаш язучыбыз Хәниф Хәйруллинның аңа багышлаган "Канатлар талмасын" повесте район гына түгел, республика халкы тарафыннан да яратып кабул ителде. Авылдашыбызның район, республика авыл хуҗалыгында никадәр зур хезмәт башкаруын, никадәр зур хөрмәткә ия булуын күзаллау өчен, олы юбилейлары уңаеннан аңа адресланган котлау хатларына күз салу да урынлы булыр. "Вилдан Рамазанович! Сез 30 елга якын гомерегезне "1 Май" колхозына, аның составына кергән Азалак, Юлтимер, Шыгай авылларында яшәүчеләрнең тормышын матурлауга, туып-үскән җирегезне төзекләндерүгә, яңартуга багышлагансыз. Сугыш елларын кичеп, иң авыр чакларда колхоз рәисе вазифасын шулкадәр күп еллар башкарган кешеләр районда сирәк. Сез алар арасында иң абруйлысы, эшлеклесе, тырышы булдыгыз".
    Бу юллар - районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективының котлау хатыннан. Ә түбәндәгесе район хакимияте, халык депутатларының район Советы юлламасыннан: "Сез басуларда мул уңыш өлгергән, ындыр табаклары гәрәбәдәй ашлык белән тулган өметле көннәрдә тугансыз. Сез узган гомер - күпләр өчен үрнәк. Өч дистә елга якын хуҗалык җитәкчесе булып эшләү дәверендә бик күп матур хәрәкәтләрнең башында тордыгыз, "1 Май" исемен йөрткән колхозны дистә еллар буе районда гына түгел, республикада танытып яшәдегез. Хуҗалык җитәкчесе булу өстенә күптөрле җәмәгать эшләре башкарып, республика, ил күләмендә үткәрелгән олы форумнарда һәм съездларда делегат булып катнаштыгыз. "1 Май" - хәзерге "Уңыш" күмәк хуҗалыгы игенчелектә, терлекчелектә зур уңышларга ирешә икән, монда Сезнең дә өлеш бар!"
    Вилдан агадан соң колхозны Ләес Әхмәтҗанов җитәкли. Ул да, унсигез ел шушы постта торып, үзеннән соң матур эшләр калдыра.
    - Мин Вилдан абыйны тормышта төп укытучым дип исәплим. 1970-1972 нче елларда совет партия мәктәбендә укып кайтканнан соң хезмәт юлым гел Вилдан абый белән янәшә булды. Партоешма секретаре, колхоз председателе урынбасары вазифаларын башкардым. Таләпчән, шул ук вакытта киң күңелле, һәр кеше белән уртак тел таба белгән җитәкче белән эшләве минем өчен җиңел булды. Ул елларны искә төшерә башласаң, һәр көне - үзе бер хатирә. Тормышта бит төрле хәлләр кичерергә туры килә. Ләкин, ни генә килеп чыкмасын, Вилдан абый дөрес юлны сайлый белде. Азалакның бу гаярь кешесе һәрвакыт колхоз дип янып яшәде.
    Авылдашыбыз гаиләдә дә һәркемгә үрнәк булды. Сәкинә апа белән ярты гасырдан артык матур гомер кичерделәр. Вилдан аганың хезмәттә зур уңышка ирешүендә, үрләр арты үрләр яулавында аның да өлеше зур булды. Бергәләп өч бала үстерделәр.
    Вилдан ага без - авылдашлары күңелендә мәңге исән. Авылыбызда һәрнәрсә аны хәтерләтә, аның хезмәттә янып, шаулап үткән гомер юлы турында искәртә. Урыны да оҗмахтадыр, дип уйлыйбыз. Халык өчен шулкадәр изге эшләр башкарган кеше өчен башкача була алмыйдыр. Бу язмабыз да синең рухыңа дога булып ирешсен, караңгы гүрләрең якты булсын, хөрмәтле Вилдан ага!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: