САРМАН
  • Рус Тат
  • Хезмәтнең төбе – хөрмәт

    Авыл урамына килеп кереп, бераз үтүгә, машина уң якта капкасы зәңгәргә буялган җыйнак кына йорт янәшәсенә килеп туктады. Капканы ачуга, бер мәлгә ямь яшел бәпкә үләнен таптап үтәргә кыймый тордык. Ишек төбендә ихлас елмаеп басып торган апаны күргәч, үзебез дә сизмәстән, шул якка таба атладык. Кул биреп күрешүгә, аптырашта калдырып,...

    Авыл урамына килеп кереп, бераз үтүгә, машина уң якта капкасы зәңгәргә буялган җыйнак кына йорт янәшәсенә килеп туктады. Капканы ачуга, бер мәлгә ямь яшел бәпкә үләнен таптап үтәргә кыймый тордык.
    Ишек төбендә ихлас елмаеп басып торган апаны күргәч, үзебез дә сизмәстән, шул якка таба атладык. Кул биреп күрешүгә, аптырашта калдырып, елап җибәрде ул. Күңеленең бик тә йомшарган мәле иде. Быел әнә беренче класска кабул итүенә 50 ел тулган. Беренче укучылары, бүген инде үзләре дә 60 ка якынаючы авылдашлары килгән: котлыйлар, тәбриклиләр, иң җылы хатирәләрне искә алалар. Уйлый китсәң, үзенә дә 75 яшь тулган. Бу гомер эчендә ниләр генә кичерелмәгән. Шагыйрь әйтмешли, бизмәнгә-үлчәүгә сыймаган, йөгенең авыры-җиңеле: кыллар да җәядәй тартылган, җанга да күпме ук атылган - ни генә җыймаган, ни генә кичмәгән бу хатын-кыз гомере...
    "Әнием 38 ел Кәүҗияк мәктәбендә башлангыч классларда укытты. Ул безнең өчен укытучы гына түгел, иң беренче чиратта, Әни булды. Кечкенәдән үк аның тырыш, эшчән булуына сокланып үстек. Һәр минуты исәптә булды, вакытны да тигез бүлә белде. Бәлки, шуңадыр да, нинди генә җәмәгать эшләре өйсәләр дә, ул барысына да өлгерде. Кыенлыклар алдында беркайчан каушап калмады, беркайчан зарланмады. Әтиебезне югалту әчесен дә сабыр гына кичерә белде. Ул без - өч баласының төпле киңәшчесе", - ди аның хакында улы Ильмир.
    Хәбибуллина Римма Мәхмүт кызы тумышы белән - Кәүҗияк авылыннан. Әтисе Мәхмүт абый сугышка кадәр мәктәптә балалар укыткан. Тик аңа яу кырыннан әйләнеп кайту насыйп булмый. Әнисе Гәрәева Фатыйма апа баштарак "изба-читальня"да эшли, соңрак, лаеклы ялга киткәнче, авыл Советы рәисе була. Берьялгызы өч бала тәрбияләп үстерә, һәркайсына төпле белем бирә. Иң өлкәне- Риф озак еллар Җәлил урта мәктәбе директоры вазыйфасын башкара, икенчесе - Римма, Кәүҗияк мәктәбендә башлангыч классларда укыта. Кечесе - Ләйсән - ветеринар. Әнисе үзе дә укытучылар нәселеннән булгангамы, алар гаиләсен укытучылар династиясен дәвам итүчеләр дияргә ярыйдыр. Фатыйма апаның бертуганы Гәрәй Гәрәевич озак еллар укытучы, аннан мәктәп директоры була, аның улы Роберт Гәрәев тә Мортыштамак урта мәктәбе белән җитәкчелек итә. Иң куанычлысы: Римма апаның килене - Лилия дә укытучы. Алга китеп булса да әйтик, лаеклы ялга киткәндә ул, җиһазланган классын, үзе җыйган барлык кулланма материаллар, әсбаплары белән, килене Лилиягә калдыра.
    Римма апа тормыш иптәше Мәхмүт абый белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Дамира - районда, почта элемтәсендә эшли. Ильмирасы, сәүдә техникумын тәмамлагач, Бөгелмәгә китте, шунда төпләнде. Ильмиры- Сарманда. Аның белән фотоальбом битләре аша үткән еллар хатирәләрен барлыйбыз. Бүгенгедәй хәтерендә: 7 классны тәмамлагач, Алабуга педагогия училищесына укырга китте ул. Ике елдан соң училищены Минзәләгә күчерделәр. Дипломны да шуннан алдылар. Ачлык. Ялангачлык. Өскә кияргә кием юк. Бер форма белән 4 ел уку... Ул елларда мәктәпләрдә урыннар булмау сәбәпле, бүленеш юк. Кем кайдан эш таба - шунда урнаша: берәүләр - клубка, икенче берләре - китапханәгә. Ул бер төркем кызлар белән Урта Азия якларына юл тота. Казахстанның Кара Калпакстан дигән шәһәрендәге бер мәктәптә эшли башлый. Җәйге ялга кайткач, әнисе аны үз яныннан җибәрми. Баштарак төрле авылларда декрет урыннарында эшләсә, соңрак - 1962 елда Кәүҗияк мәктәбендә башлангыч классларда укыта башлый. Әле пенсиягә чыккач та, байтак еллар шунда хезмәт куя. Бер генә классны укыткан еллары да, берничә классны берләштергәннәре дә шактый була. "Шулай да иң авыры берничә классны бергә укыту, - ди ул. - Бер класста 39ар бала укыган чаклар булды". Болар өстенә күпме җәмәгать эшләрен төптән җигелеп тартырга кирәк. Басу, кырларда, унйортлыкларда агитатор да ул. Авылда чыгып килә торган "Авыл утлары" газетасы редакторы да. Газетаны айга бер мәртәбә чыгаралар. Тәнкыйть материалын да бастыралар, мактап язылганнары да була. Яхшы эшләгән ферма , басу уңганнарын туган көннәре, юбилейлар белән котлап бүләкләр тапшыруны да гамәлгә кертәләр. Әлбәттә, аны юллап күпме йөрергә кирәк булганлыгын ул үзе генә белә. Сайлаулар, халык санын алу кампанияләре дә аның катнашыннан башка үтми. Болар өстенә төрле түгәрәкләр оештырасы, үзешчән сәнгатьтә катнашасы - һәркайсын күңел биреп, җиренә җиткереп башкара. Күпме спектакльләр әзерләп, халык алдында чыгышлар ясыйлар. Ул җитәкләгән "Драмтеатр" бер елны "Энҗеле үрдәк" спектакле белән район смотр конкурсында беренче урын ала. Ә үзе күп тапкырлар район мәдәният бүлегенең "Иң яхшы роль" номинациясе җиңүчесе була. 120 кешелек хор белән смотр конкурсларга барулар дисеңме - барысы да исендә.
    Тормыш иптәше Мәхмүт абый белән бер-берсен данлап, санлап, ярты сүздән аңлап, дус, тату гомер кичерәләр, йорт салып чыгалар. Кайнанасын, үз әнисен тәрбияләп яшиләр.
    Укытучы буларак, таләпчән булды. Һәр балага тигез карады, берсен дә араламады. Биргән төпле белеме югары классларда да үзен аклады, диләр укучылары да. Авылда балалары аның классында укымаган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен. Балалар гына түгел, ата-аналарның да күбесе Римма апаның дәресләрен тыңлап үскән. Ул белем биргән балалардан нинди генә һөнәр ияләре чыкмаган: иген игүчеләр, укытучылар, шәфкать туташлары, табиблар, инженерлар... Менә бүген, еллар узгач та, алар үзләрен олы юлга чыгарган укытучыларына зур хөрмәт һәм ихтирам хисләрен ирештерәләр. Куйган фидакарь хезмәте өчен ул күп тапкырлар мәктәп дирекциясенең, район мәгариф бүлегенең, Татарстан мәгариф министрлыгының, район Советының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Иң кадерлесе - ата-аналар, укучыларының рәхмәте. Хезмәттәшләре Ф.Фәхрисламовны, М.Гыйльметдиновны, Рәхилә һәм Әүхәт Ситдиковларны, Р.Гыйльметдинованы, Ш.Гыйззәтуллинаны, С.Фәхрисламованы, Н.Мәхмүтованы, хәзерге мәктәп директоры Ф.Шакированы, озак еллар башлангыч классларда бергә эшләгән Г.Шәйхзадинаны, Н.Хафизованы, үзе укыткан, бүгенге көндә мәктәптә завуч вазыйфасын башкаручы Ф.Нуриәхмәтованы ул әле дә яратып искә ала.
    Бүгенге көндә ул бер ялгызы гомер кичерә. Соңгы елларда сәламәтлеге дә бераз какшап киткән. Авырган вакытта үзенә ярдәм кулы сузган авыл шәфкать туташы Тәүфия Фәйзрахмановага, район үзәк больницасы табиблары Шамил Гыймадиевка, Рәфыйкъ Тенишевка, туганнарына, балаларына ул бик рәхмәтле. Иренең сеңлесе Гөлүсә Галимҗановага да рәхмәт укып туя алмый. "Күршедә генә яшәүче каенсеңлем - бертуганым кебек, яккан мунчасыннан, пешергән ашыннан калдырмый", - ди. Шулай ук кода-кодагыйларына, килендәше Суфия Хәбибуллинага да рәхмәте зур. Гел барлап, хәлемне белеп торалар, ди.
    "Хезмәтнең төбе-хөрмәт", - ди халык. Әгәр бүген авылдашлары аны үз иткән, төпле сүзен ишетергә теләп, янына киңәшкә киләләр икән, димәк, куйган хезмәте эзсез үтмәгән. Инде алга таба да һәр туган көнгә куанып яшәргә язсын, Римма апа!
    РӘСЕМДӘ: Римма Хәбибуллина укучылары белән. 1990 нчы ел.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: