САРМАН
  • Рус Тат
  • Безнең яктан, безнең туфрактан

    Без Клара Булатова иҗатына гашыйк, аның әсәрләрен яратып укыйбыз. Ул тудырган шигъри мираска битараф түгелбез. Аның бик күп әсәрләрен яттан беләбез. Аны Сарман ягы язучылары арасында "Якты йолдыз" дип атар идек. Ул үзенең "простуй" теллелеге белән укучыларны җәлеп итә. Аның иҗаты белән даими танышып торабыз. Моңа кадәр Клара апаны "заочно"...

    Без Клара Булатова иҗатына гашыйк, аның әсәрләрен яратып укыйбыз. Ул тудырган шигъри мираска битараф түгелбез. Аның бик күп әсәрләрен яттан беләбез. Аны Сарман ягы язучылары арасында "Якты йолдыз" дип атар идек.
    Ул үзенең "простуй" теллелеге белән укучыларны җәлеп итә. Аның иҗаты белән даими танышып торабыз. Моңа кадәр Клара апаны "заочно" гына белсәк, быел Сарманның "Шәфкать" үзәгендә аның белән бергәләп ял иттек. Аның шундый ачык йөзле, тәмле телле чын иҗат кешесе булуына тагын бер кат инандык.
    Менә кулыбызга Клара Булатованың "Келәү" дигән китабы килеп керде. Бу китаптагы язылган әсәрләре шагыйрәне балачагыннан башлап, гомере юлы буйлап озата килә. Керәшеннәр тормышын, йолаларын, чын керәшенчә итеп тасвирлый белә ул.
    Керәшеннәрдә "Келәү итү" дигән йола бар, ягъни нинди дә булса бер вакыйга, яңа гамәлгә изге теләк теләү йоласы. Бу китап Клара апаның якташларына, якты тормышка изге теләкләре булып яңгырый. Һәрбер шигырь - үзе бер тарих, үзе бер могҗиза. Аларны укыган кеше керәшеннәрнең бай, кызыклы, аларга гына хас булган үзгә тормышы, үзгә "дөнья белән таныша". Керәшен халкы - ул бик булган, эчкерсез халык, соңгысы белән бүлешә; "җөз (йөз) граммы белән сыйлап та чыгара".
    Булачак шагыйрәнең әтисе Гариф абый Ләке җидееллык мәктәбендә укытучы, директор булып эшли. Гаилә күченеп йөри, ләкин йөрәк түрендә сабый еллары үткән Ләке авылы Клара Булатованы гомере буе озата килә. Ул әсәрләрендә керәшеннәрнең бәйрәмнәрен барлый: "Авыз ачу", "Кач ману", "Май чабу", "Энҗел", "Питрау", "Покрау"...
    Кыштан, көздән, яздан,
    җәйләрдән.
    Алып кара: бар да
    табигатькә,
    Эш, хезмәткә, җиргә
    бәйләнгән.
    Ул бу бәйрәмнәрнең һәрберсен аерым бер тәм, аерым бер ямь белән тасвирлый. ("Пикла әби дәресләре" һ.б.). Бәйрәмнәрнең иң олысы - "Олы көн".
    Бала-чага күпме
    Күкәй тәгәрәтте.
    Ул уеннар синдә
    Яши микән, Ләке.
    Монда малайларның
    Иң уйнагы бит ул.
    Абай гына түгел,
    Таз Иваны бит ул.
    Клара апа, синең "Таз Иваның, ягъни" "Абаең" быел Яр Чаллыда үткән гармунчылар бәйгесендә лауреат исеме алып кайтканын да сиңа шатланып хәбәр итәбез. Юраганың юш килгән бит.
    Ләкедә, гомумән, керәшен авылларында кушаматсыз кеше юк.
    Ләке тулы иде Чукый,
    Корчый, Абай,
    Лапай, куян, бүреләр.
    Син исәнме, Лаксандра
    апа?
    Дустым кайда, Куян Лүскесе?
    Ялантәпи сабый
    вакытыңның
    Чагылышы - үзем төслесе.
    Шигырьләре шулкадәр үз итеп, гади итеп, олы мәгънә салып язылган.
    Кайсын гына укыма, сагыну-сагыш белән тулы. Ул аларның һәркайсысын ничек исендә калдыра алган?! Алар һәрберсе үзгә:
    "Әйдә, әйдә.
    Кайда? Кайда? - диләр.
    - Әйдә барыйк, - диләр, -
    чатларга"...
    Шул җырларга ияреп
    кайтып килдем
    Балачагым калган якларга.
    Ләке җиде авылны берләштергән "Мир" колхозы үзәге иде. Рәисе дә - чын керәшен. Клара апа аларны исендә калдырган, онытмаган. Ул үзенең яшьлеген, балачагын һаман сагынып яши икән.
    Безнең Мостафин авылы шул колхозның бер бригадасы иде, шуңа Ләкенең һәрбер кешесе дә бик якын, таныш. Без гомергә керәшеннәр белән уралып яшәдек. Безнең авылдан да Клара апа белән бер мәктәптә, бер класста укыганнар бар. Шуңа ул исем безне дә үткәннәргә кайтара.
    Китабың өчен рәхмәт, Клара апа. Без Ләкедән аерылсак та, һаман да синең кебек сагынабыз. Чөнки ул - безнең дә яшьлек.
    Газета, Интернет битләрендә Клара Булатованың Тукай премиясенә кандидат булуын сөенеп кабул иттек. Менә кем ул чыннан да Тукай премиясенә лаеклы язучы, мондый хөрмәтләүгә лаек шәхес. Клара апа, сиңа сәламәтлек, иҗади уңышлар, бәрәкәтле тормыш телибез.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: