САРМАН
  • Рус Тат
  • Асия Сурмашева һәм Нәдия Дәүләтбаева – Сарман районында атна шәхесләре

    Асия Сурмашева Ке­ше­нең кем­ле­ген тө­сен­нән бе­леп бул­мый, эшен­нән бе­леп бу­ла, ди ха­лык. Ке­ше­лек­ле, шәф­кать­ле, һәр­ва­кыт иге­лек­ләр ге­нә эш­ләр­гә ты­ры­шу­чы­лар их­ти­рам ка­за­нып яши­ләр. Кү­тә­мә­ле авы­лын­да да әз тү­гел ан­дый­лар. Шу­лар­ның бер­се - озак ел­лар Кү­тә­мә­ле, Бу­ра­лы Чиш­мә, Та­за Чиш­мә, Ива­нов­ка авыл­ла­ры хал­кы­на ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тү­дә эш­лә­гән Сур­ма­ше­ва Асия Рә­шит кы­зы. Ты­рыш...

    Асия Сурмашева

    Ке­ше­нең кем­ле­ген тө­сен­нән бе­леп бул­мый, эшен­нән бе­леп бу­ла, ди ха­лык. Ке­ше­лек­ле, шәф­кать­ле, һәр­ва­кыт иге­лек­ләр ге­нә эш­ләр­гә ты­ры­шу­чы­лар их­ти­рам ка­за­нып яши­ләр. Кү­тә­мә­ле авы­лын­да да әз тү­гел ан­дый­лар. Шу­лар­ның бер­се - озак ел­лар Кү­тә­мә­ле, Бу­ра­лы Чиш­мә, Та­за Чиш­мә, Ива­нов­ка авыл­ла­ры хал­кы­на ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тү­дә эш­лә­гән Сур­ма­ше­ва Асия Рә­шит кы­зы. Ты­рыш хез­мә­те, ке­ше­ләр­гә их­ти­рам­лы мө­нә­сә­бә­те бе­лән ул үзе дә ха­лык ара­сын­да хөр­мәт яу­ла­ды. Эш­лә­гән чо­рын­да аны ха­лык, зур­лап, авыл вра­чы, дип йөрт­те. Бү­ген­ге көн­дә дә ул авыл­даш­ла­рын яр­дә­мен­нән, ки­ңәш­лә­рен­нән таш­ла­мый. Асия апа күп­сан­лы Мак­тау кә­газь­лә­ре бе­лән бү­ләк­лән­гән, "СССР­ның сә­ла­мәт­лек сак­лау от­лич­ни­гы" исе­мен йөр­тә.

    Асия апа Вил абый бе­лән өч ул тәр­би­я­ләп үс­тер­де­ләр, алар өче­се дә - хәр­би­ләр. Ул­ла­ры бе­лән алар бик го­рур­ла­на­лар.

    Ки­лә­се ел­га Сур­ма­шев­лар брил­ли­ант туй­ла­рын - бер­гә яшәү­лә­ре­нең 60 ел­лы­гын бил­ге­ләп үтә­чәк­ләр.

    Нәдия Дәүләтбаева

    Баш­кортс­тан­ның Ба­ка­лы ра­йо­ны­ның На­рат­лы авы­лын­да ту­ып-үс­кән кыз, яз­мы­шы го­мер­лек­кә Сар­ман як­ла­ры бе­лән бәй­лә­нер, дип ба­шы­на да ки­тер­мә­гән­дер. Бу як­лар ту­рын­да «Сар­ман» җы­ры аша гы­на ишет­кән­дер әле ул.

    Кыр­мыс­ка­лы­да авыл ху­җа­лы­гы учи­ли­ще­сын­да бух­гал­тер бел­геч­ле­ге ал­гач, Нә­дия уку­ын Юма­то­во тех­ни­ку­мын­да дә­вам итә. Тик аны Яр Чал­лы­ның Ка­мА­Зы үзе­нә тар­тып ки­те­рә. Би­ре­дә аг­ре­гат за­во­дын­да эш­ли. Ун­бер ке­ше­лек бри­га­да­да - ни­ба­ры ике кыз, кал­ган­на­ры - егет­ләр. Әмма эше һич ялык­тыр­мый, чөн­ки ул аны яра­тып баш­ка­ра. Кыз укуын читтән торып тәмамлый.

    Бу­ла­чак ире Аль­берт бе­лән Бө­гел­мә вок­за­лын­да та­ны­ша­лар алар. Ар­ми­я­дән кай­тып ки­лү­че егет, кыз­га бер кү­рү­дә га­шыйк бу­ла. Тик ту­лай то­рак­та­гы бүл­мә­се­нең са­нын әйт­мә­гән кыз­ны, егет, Чал­лы­га ки­леп, күп­ме эз­лә­сә дә, та­ба ал­мый. Бер ел­дан исә алар Ак­та­ныш­та, Нә­ди­я­не - за­вод­тан, Аль­берт­ны шо­фер бу­ла­рак урак ва­кы­тын­да яр­дәм­гә җи­бәр­гән җир­дә яңа­дан оч­ра­ша­лар һәм ин­де баш­ка ае­ры­лыш­мый­лар. Аль­берт­ка го­мер­не ге­нә кыс­ка яз­ган икән, ул уз­ган ел­да ва­фат бул­ды.

    Аль­берт­ның ту­ган ягы дип, 1992 ел­да Сар­ман­га кай­та­лар. Нә­дия озак ел­лар ком­му­наль ми­лек бе­лән ида­рә итү ко­ми­те­тын­да эш­ли (хә­зер­ге җир һәм ми­лек мө­нә­сә­бәт­лә­ре па­ла­та­сы), чит­тән то­рып Уфа көн­чы­гыш икъ­ти­сад, гу­ма­ни­тар фән­нәр, ида­рә һәм хо­кук инс­ти­ту­тын тә­мам­лый. Идарә комитетында кыскартулар башлангач, ул мәдәният бүлегенә эшкә күчә. Хә­зер­ге ва­кыт­та ки­ноуч­реж­де­ни­е­дә эш­ли. Күпь­ел­лык ты­рыш хез­мә­те өчен Нәдия Миргасим кызы му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты­ның Мак­тау гра­мо­та­сы бе­лән бү­ләк­лән­де

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: