САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Ташысын әле гайрәт күкрәкләрдә

1964 нче ел. Мин авыл хуҗалыгы идарәсендә чөгендер үстерү буенча агроном булып эшлим. Идарәдән кеше гел өзелми. Ә минем Сарманга әле яңа гына килгән чак, кешеләрен белмим, барысы да миңа ят, чит сыман тоела. Менә шундый көннәрнең берсендә күрше бүлмәдә утыручы төзелеш инженеры Әхнәф Гатауллин белән таныштым. Әхнәф белән якыннан...

1964 нче ел. Мин авыл хуҗалыгы идарәсендә чөгендер үстерү буенча агроном булып эшлим. Идарәдән кеше гел өзелми. Ә минем Сарманга әле яңа гына килгән чак, кешеләрен белмим, барысы да миңа ят, чит сыман тоела. Менә шундый көннәрнең берсендә күрше бүлмәдә утыручы төзелеш инженеры Әхнәф Гатауллин белән таныштым.
Әхнәф белән якыннан аралашып киттек. Ул - өйләнмәгән, мин дә - буйдак. Көне буе эштә - бергә, көндезен ашханәгә дә бергә йөрибез. Яшь чак бит, кичләрен клубка, спектакльләргә, кинога да чыгабыз. Шәрләрәмә авылы егете Әхнәф - аралашучан, киң күңелле кеше, ул мине шул яклары белән үзенә җәлеп итте. Үз вазифасын бик яхшы белә, күп укый. Шул чорларда белемен күтәрү өстендә дә эшләде, читтән торып, Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлады. Мин дә авыл хуҗалыгы институтында укый идем. Әхнәф - шигъри күңелле кеше, шул елларда ук шигырьләр яза, язганнарын район газетасында бастыра. Ул елларда районга язучылар, шагыйрьләр дә еш килеп тора, Әхнәф бер очрашудан калмый. Кирәк икән - өздереп гармунда да уйнап җибәрә, белмәгән көе юк, матур итеп җырлый. Кызлар артыннан да бергә йөргән чаклар булды. Бергә таңнар аттырган ул вакытларны мин әле дә сагынып искә алам.
Бу чорлардан соң инде байтак вакытлар узды. Ләкин дустым белән үткәргән һәр мизгел, һәр вакыйга бүгенгедәй хәтеремдә саклана. Тормыш сәхифәләрен актарган саен, алар, күңелемне җылытып, әле дә хәтердә яңаралар. Әхнәф үзенең бөтен гомерен, сәламәтлеген, көчен Сарманны төзекләндерүгә, аны матурлауга багышлады. Мин горурланып әйтә алам, дустым районда барган бөтен төзелешләрнең дә үзәгендә кайнады, аларны сафка бастыруда үзеннән зур өлеш кертте. Ул чорларда әле Сарманда бу белгечлек буенча югары белемле кешеләр дә бик юк, бармак белән санарга да җитми иде. Әхнәф - югары белемле төзүче, һәр проектны энә күзеннән үткәреп, җентекләп тикшерә, үзе дә төзи. Үзенең энергиясе, эшне яхшы белүе белән башкаларны да эшкә җәлеп итә белә. Ул елларда салынган торак йортлар, мәдәният учаклары, мәктәп, ашханәләр, сәүдә нокталары, терлекчелек биналары, медпункт, балалар бакчалары - барысы да Әхнәфнең күңел җылысын саклый, аның кебекләрнең тырышлыгына, тынгысызлыгына мәдхия булып тора.
Аның белән очрашкан саен, яшьлек елларын искә төшерәбез, кызык та, рәхәт тә булган вакыйгаларны барлыйбыз. Аллага шөкер, дустым белән бер төбәктә инде бишенче дистә ел бергә гомер итәбез, шатлык-куанычларны уртаклашып яшибез. Әхнәф - итагатьле, кече күңелле кеше. Аның белән сөйләшкәч, күңелләр күтәрелеп китә. Дустым беркайчан да авыр сүз әйтмәс, кирәк икән, акыллы киңәшләрен бирер, синең хәл-әхвәлләрең белән чын күңелдән кызыксыныр. Ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар, район газетасы белән дә ныклы элемтәдә тора. Аның шигырьләрен яратып укыйм. Ул юлларга тормыш-язмышлар, киләчәгебез өчен борчылып яшәү, туган ягыбыз, табигатебезгә соклану кебек олы фикерләр салынган. Дустым әле дә - хәрәкәттә, яшь вакыттагы кебек, уйлап, төпле, саллы акыл-зиһен белән яши. Әхнәф Фәтхелбаян улы - дин сабакларын да ныклап үзләштергән кеше. Мәчеткә йөри, шәригать кануннарын башкаларга да бик теләп өйрәтә, дин юлына өнди. Ветераннар үткәргән өмәләрдә, башка чараларда, концертларда бик теләп катнаша.
Менә шундый тынгысыз, тырыш булып гомер итеп, үрнәк гаилә корып, белемле ,тәртипле балалар үстереп яшәгән дустым олы юбилеена да килеп җитте. Аны мин чын күңелдән тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рәхәт, имин көннәр телим. Тормыш иптәше Фәния ханым белән тигезлектә, балалары, оныклары, барлык туган-тумачалары белән кинәнеп-рәхәтләнеп яшәсен. Кайчандыр яшьлек уты тулып, дөрләп янган күкрәкләрдә яшәү гаме, яшәү яме беркайчан да сүнмәсен, көч-гайрәтләр элеккечә ташып торсын. Шулай һәрвакыт күрешеп, аралашып, тормыш шатлыкларына күмелеп, безне, якыннарыңны җыр-моңга, шигърияткә күмеп, тагын бик күп еллар бергә-бергә гомер итик әле, дустым Әхнәф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев