САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районда узган атна шәхесләре – Наилә Хуҗина, Рәшит Гайсин һәм Габделхай Фәрхетдинов

Наилә Хуҗина 4 ап­рель­дә Шәр­лә­рә­мә авыл җир­ле­ге со­ве­ты де­пу­тат­ла­ры уты­ры­шын­да җир­лек­нең яңа баш­лы­гы сай­лан­ды. Бу ва­зи­фа мо­ңа ка­дәр мәк­тәп ди­рек­то­ры­ урын­ба­са­ры бу­лып эш­лә­гән Ху­җи­на На­и­лә На­ил кы­зы­на тап­шы­рыл­ды. На­и­лә Ху­җи­на Ма­ма­дыш ра­йо­ны­ның Нор­ма авы­лын­да туа. Ул баш­лан­гыч сый­ныф­та укы­ган­да, га­и­лә­лә­ре Тү­бән Ка­ма шә­һә­ре­нә кү­че­неп ки­лә, һәм кыз мәк­тәп­не шун­да тә­мам­лый....

Наилә Хуҗина

4 ап­рель­дә Шәр­лә­рә­мә авыл җир­ле­ге со­ве­ты де­пу­тат­ла­ры уты­ры­шын­да җир­лек­нең яңа баш­лы­гы сай­лан­ды. Бу ва­зи­фа мо­ңа ка­дәр мәк­тәп ди­рек­то­ры­ урын­ба­са­ры бу­лып эш­лә­гән Ху­җи­на На­и­лә На­ил кы­зы­на тап­шы­рыл­ды.

На­и­лә Ху­җи­на Ма­ма­дыш ра­йо­ны­ның Нор­ма авы­лын­да туа. Ул баш­лан­гыч сый­ныф­та укы­ган­да, га­и­лә­лә­ре Тү­бән Ка­ма шә­һә­ре­нә кү­че­неп ки­лә, һәм кыз мәк­тәп­не шун­да тә­мам­лый. 1997 ел­да ул, Ала­бу­га дәү­ләт пе­да­го­гия инс­ти­ту­тын тә­мам­лап, хез­мәт юлын Тү­бән Ка­ма шә­һә­ре­нең 35 нче сан­лы мәк­тә­бен­дә та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы бу­лып баш­лый. Бер ел­дан аны яз­мы­шы Шәр­лә­рә­мә авы­лы­на ки­те­рә: ип­тәш кы­зы бе­лән авыл­га ку­нак­ка кайт­кач та­ныш­кан Ра­фис бе­лән чәч­лә­ре чәч­кә бәй­лә­нә. Ра­фис бү­ген­ге көн­дә "Нөр­кәй" аг­ро­фир­ма­сын­да аг­ро­ном-учет­чы бу­лып эш­ли. Га­и­лә­дә ике ба­ла үсә: Ди­лә­рә Зур Нөр­кәй ур­та мә­ктә­бе­нең - 7 нче, Рөс­тәм Шәр­лә­рә­мә мәк­тә­бе­нең 5 нче сый­ны­фын­да укый.

На­и­лә Ху­җи­на озак ел­лар мәк­тәп ди­рек­то­ры­ның укы­ту эш­лә­ре бу­ен­ча урын­ба­са­ры бу­лып эш­лә­де. Үз эше­нә җа­вап­лы ка­ра­вы, ты­рыш, шул ук ва­кыт­та та­ләп­чән бу­луы бе­лән хез­мәт­тәш­лә­ре­нең их­ти­ра­мын яу­ла­ды. Буш ва­кыт­ла­рын­да ул укыр­га яра­та, гөл­ләр үс­те­рә. Без аны ел са­ен 200-250шәр каз үс­те­рү­че бу­ла­рак та бе­лә­без.

Рәшит Гайсин

Гай­син Рә­шит Мөх­тәр улы Аза­лак авы­лын­да ту­ып-үсә. Авыл­да ур­та мәк­тәп­не тә­мам­ла­ган­нан соң, шун­да ук ла­бо­рант бу­лып эш­кә ка­ла. Сол­дат хез­мә­те үтеп кайт­кач, егет "Сель­хоз­тех­ни­ка" бер­ләш­мә­се­нә ки­лә. Лә­кин аңа яңа­дан мәк­тәп­тә эш тәкъ­дим итә­ләр, һәм ул кар­шы кил­ми. Физ­куль­ту­ра укы­та, ди­рек­тор­ның хәр­би-пат­ри­о­тик тәр­бия эш­лә­ре бу­ен­ча урын­ба­са­ры бу­ла. Шул ук ва­кыт­та чит­тән то­рып Ала­бу­га дәү­ләт пе­да­го­гия инс­ти­ту­тын тә­мам­лый. Ул 2012 ел­дан "Нур" шир­кә­тен җи­тәк­лә­де.

7 ап­рель­дә Гай­син Рә­шит Мөх­тәр улы Зур Нөр­кәй авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се ва­зи­фа­ла­рын ва­кыт­лы­ча баш­ка­ру­чы итеп бил­ге­лән­де. Рә­шит Мөх­тә­ро­вич­ка бу ва­зи­фа ят тү­гел, ул 1999-2002 ел­лар­да Аза­лак җир­ле үзи­да­рә­се советы рә­и­се бу­лып эш­лә­де.

Реклама

Тор­мыш ип­тә­ше Хә­ли­мә бе­лән алар ике ул үс­тер­де­ләр. Хә­ли­мә Шәм­гу­нов­на го­мер буе укы­ту­чы бу­лып эш­лә­де. Рә­шит Мөх­тә­ро­вич - үзе ос­та гар­мун­чы да.

Габделхай Фәрхетдинов

Сак­лау­баш авы­лын­да яшәү­че Фәр­хет­ди­нов Габ­дел­хай Габ­дел­хак улы­на 75 яшь тул­ды. Ул Сак­лау­баш авы­лын­да ту­ган. Озак ел­лар "Уңыш" кол­хо­зын­да хез­мәт куй­ган, соң­рак "Ту­кай" сов­хо­зын­да тө­зе­леш це­хын­да эш­лә­гән. Кырык ел­га якын го­ме­рен Сак­лау­баш авы­лын­да куль­ту­ра-агар­ту эш­лә­ре­нә ба­гыш­лый, сигез ел ха­лык те­ат­рын җи­тәк­ли. Аның хез­мә­те рес­пуб­ли­ка һәм ра­йон­кү­ләм юга­ры бә­я­лә­неп, күп­сан­лы Мак­тау гра­мо­та­ла­ры­на ла­ек бу­ла.

Габ­дел­хай ага­ның 60 ел го­ме­ре сәх­нә­дә үтә. Тор­мыш ип­тә­ше Фә­ния апа бе­лән өч ба­ла тәр­би­я­ләп үс­те­рә­ләр. Бү­ген­ге көн­дә сигез онык, өч онык­чык - олы ку­а­ныч­ла­ры. Ба­ла­ла­ры да, онык­ла­ры да - үз­лә­ре ке­бек сәх­нә ос­та­ла­ры. Габ­дел­хай абый гар­мун­да бик ма­тур уй­ный, күп­төр­ле кул эш­лә­ре ос­та­cы да.

Юби­ляр­ны кот­лар­га Сак­лау­баш авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Әл­фис Мө­хәм­мәт­гә­рә­ев һәм авыл­ның мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре кил­де. Ба­ла­лар, онык­лар из­ге те­ләк­лә­рен җит­кер­де­ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X