САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районның атна шәхесләре – Нәфисә Миңнехуҗина һәм Светлана Миңнуллина

Нәфисә Миңнехуҗина Яну­рыс авыл җир­ле­ге поч­та бү­лек­чә­се хат та­шу­чы­сы Нә­фи­сә Миң­не­ху­җи­на­ның бу өл­кә­дә хез­мәт ста­жы - 28 ел. "ТАТ­МЕ­ДИ­А" җәм­гы­я­те уз­дыр­ган рес­пуб­ли­ка­кү­ләм хат та­шу­чы­лар кон­кур­сын­да аның хез­мәт­тә­ше Ләй­си­рә Са­ли­хо­ва "Иң ях­шы авыл хат та­шу­чы­сы" но­ми­на­ци­я­сен­дә җи­ңү яу­ла­ган иде. Шул уңай­дан аңа тан­та­на­лы рә­веш­тә 20 мең кү­лә­мен­дә ак­ча­ла­та бү­ләк һәм баш­ка­ла­быз­га...

Нәфисә Миңнехуҗина

Яну­рыс авыл җир­ле­ге поч­та бү­лек­чә­се хат та­шу­чы­сы Нә­фи­сә Миң­не­ху­җи­на­ның бу өл­кә­дә хез­мәт ста­жы - 28 ел. "ТАТ­МЕ­ДИ­А" җәм­гы­я­те уз­дыр­ган рес­пуб­ли­ка­кү­ләм хат та­шу­чы­лар кон­кур­сын­да аның хез­мәт­тә­ше Ләй­си­рә Са­ли­хо­ва "Иң ях­шы авыл хат та­шу­чы­сы" но­ми­на­ци­я­сен­дә җи­ңү яу­ла­ган иде. Шул уңай­дан аңа тан­та­на­лы рә­веш­тә 20 мең кү­лә­мен­дә ак­ча­ла­та бү­ләк һәм баш­ка­ла­быз­га ике ке­ше­лек сә­я­хәт сер­ти­фи­ка­ты тап­шы­рыл­ды. "Син бар, бу җи­ңү - ур­так ты­рыш­лык нә­ти­җә­се бит", - ди­де ул, сә­я­хәт­кә юл­ла­ма­ны хез­мәт­тә­ше Нә­фи­сә­гә тап­шы­рып. Уз­ган ат­на ял­ла­рын­да ал­дын­гы­лар Ка­зан­ның бер кү­ңел ачу үзә­ген­дә ял итеп кайт­ты­лар. "Бик ях­шы кар­шы ал­ды­лар, хөр­мәт күр­сәт­те­ләр, шә­һәр бу­ен­ча ис­тә­лек­ле урын­нар­га экс­кур­си­я­гә алып бар­ды­лар. Аквапаркта булдык. Аша­ту юга­ры дә­рә­җә­дә оеш­ты­рыл­ган иде. Бик ка­нә­гать кайт­тык. Рәх­мәт эше­без­не югары бә­я­ләгән "ТАТ­МЕ­ДИ­А" җәм­гы­я­те­нә. Та­гын да ты­ры­шып эш­ләр­гә көч туп­лап кайт­тык", - дип, сә­я­хәт­тән ал­ган хис-тәэ­сир­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты­лар җи­ңү­че­ләр.

Җир­лек­тә исә "Сар­ман" га­зе­та­сы­на бар­лык авыл хал­кы да язы­лып бет­кән ди­яр­лек. Го­му­мән, Яну­рыс авы­лын­да­гы 147 ху­җа­лык­ның бер­ни­чә­се ге­нә га­зе­та-жур­нал­лар ал­дырт­мый икән. Яз­дыр­ту пла­нын һәр­ва­кыт арт­ты­рып үти­ләр би­ре­дә.

Светлана Миңнуллина

Свет­ла­на Миңнул­ли­на хо­кук сак­лау ор­ган­на­ры­на урау юл­лар үтеп кил­де. Сар­ман гим­на­зи­я­сен бик ях­шы бил­ге­лә­ре­нә тә­мам­ла­ган, җә­мә­гать эш­лә­ре ак­ти­вис­ты бул­ган кыз Ала­бу­га пе­да­го­гия инс­ти­ту­ты­на укыр­га ке­рә. Берь­ю­лы ул Мәс­кәү юри­дик инс­ти­ту­тын­да да бе­лем ала. Пе­да­гог дип­лом­лы яшь бел­геч баш­та - Ала­бу­га­да­гы ме­ди­ци­на учи­ли­ще­сын­да, ан­нан үзе укы­ган инс­ти­тут­та укы­та. Ас­пи­ра­нту­ра тә­мам­лый. 2001 ел­дан - суд сис­те­ма­сын­да. Ала­бу­га җә­мә­гать су­дын­да сек­ре­тарь бу­лып эш­ли. 2006 ел­дан яз­мыш җил­лә­ре аны ту­ган ягы Сар­ман­га алып кай­та. Та­тарс­тан ад­во­кат­лар кол­ле­ги­я­се ка­ра­ры бе­лән, күп­тән тү­гел ул кол­ле­гия чле­ны итеп ка­бул ител­де, ад­во­кат­лар ре­ес­т­ры­на кер­тел­де. Бү­ген­ге көн­дә ул Та­тарс­тан ад­во­кат­лар кол­ле­ги­я­се­нең Сар­ман фи­ли­а­лын­да ад­во­кат бу­лып эш­ли. Фи­ли­ал ра­йон хал­кы­на хо­ку­кый яр­дәм күр­сә­тү­дә зур эш баш­ка­ра - ха­лык­ның үте­неч-го­зер­лә­рен ис­кә алып, якын көн­нәр­дә Сар­ман һәм Җә­лил по­се­ло­гын­да­гы күп­функ­ци­я­ле үзәк­тә, ае­рым гра­фик ни­ге­зен­дә, ка­бул итү­ләр үт­кә­рер­гә план­лаш­ты­ра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев