САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районның атна шәхесләре – Гөлнара Хуҗина һәм Азат Миннәхмәтов

Гөлнара Хуҗина Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы Ләшәү Тамак авылында туып-үсә. Мортамакта урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга педагогия институтының филология факультетына укырга керә. 2004 елга кадәр Җәлил бистәсенең гимназиясендә инглиз теле, татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. 2005 елдан Сарман урта мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып...

Гөлнара Хуҗина
Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы Ләшәү Тамак авылында туып-үсә. Мортамакта урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга педагогия институтының филология факультетына укырга керә. 2004 елга кадәр Җәлил бистәсенең гимназиясендә инглиз теле, татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. 2005 елдан Сарман урта мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2007 елдан аның хезмәт биографиясе «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән бәйле. Биредә ул башта - кадрлар буенча белгеч, ә соңрак гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль педагог булып эшли. 2008 елның 1 октябреннән исә социаль реабилитацияләү бүлекчәсен җитәкли. 14 июльдән Гөлнара Ильясовна яңа вазифага кереште - ул вакантлы урынга конкурста җиңеп, Сарман муниципаль районында социаль яклау бүлеге начальнигы итеп билгеләнде.
Азат Миннәхмәтов
Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе боерыгы буенча Суд приставлары идарәсенең Сарман районы бүлеге начальнигы - өлкән суд приставы итеп Миннәхмәтов Азат Әхәт улы билгеләнде.
Азат Миннәхмәтов урта мәктәптән соң Яр Чаллы (ул чакта Брежнев) шәһәрендә һөнәр училищесында укый һәм хезмәт юлын Кама йөк автомобильләре эшләп чыгару берләшмәсендә электромонтер булып башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, район эчке эшләр бүлегенә урнаша. 1996 елдан ул район кулланучыларның хокукларын яклау комитеты дәүләт инспекторы вазифаларын башкара. 2003 елда Удмурт дәүләт университетын юриспруденция белгечлеге буенча тәмамлый. Соңгы ун елда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә юридик мәсьәләләр буенча консультант булып эшли. Яңа вазифага ул 30 июньнән кереште.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X