САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Якташыбыз Ләйсән Миңнуллина I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды

Талантлы яшьләребез үсүгә, аларның Сарманны бөтен республикага танытуына куанып яшибез. Җыр-биюгә сәләтле, спортта уңышларга ирешкән, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган яшьләребез күп безнең. Сарманда яшәүче Лилия һәм Илгиз Миңнуллиннарның кызлары Ләйсән дә - шундыйларның берсе. Сарман гимназиясендә тугыз классны тәмамлагач, Ләйсән Түбән Кама шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятенә укырга керә....

Талантлы яшьләребез үсүгә, аларның Сарманны бөтен республикага танытуына куанып яшибез. Җыр-биюгә сәләтле, спортта уңышларга ирешкән, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган яшьләребез күп безнең. Сарманда яшәүче Лилия һәм Илгиз Миңнуллиннарның кызлары Ләйсән дә - шундыйларның берсе.
Сарман гимназиясендә тугыз классны тәмамлагач, Ләйсән Түбән Кама шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятенә укырга керә. Бүгенге көндә ул - IV курс студенты. Ләйсән кечкенәдән җырларга ярата. Сарман сәнгать мәктәбендә Гөлнур Һадиуллина классында белем алган кыз юкка гына укуын да музыка көллиятендә дәвам итми. Биредә уку дәверендә ул күп кенә конкурсларда катнаша. Шулар арасыннан "Музыкальный звездопад" бәйгесендә - II дәрәҗә, Түбән Кама мэры призына конкурста шулай ук II дәрәҗә лауреат исемен яулый. Ә соңгы вакыттагы иң зур җиңүе - быел 20 ноябрьдә "Когда мы вместе" халыкара проекты кысаларында Яр Чаллы каласында үткән конкурс-фестивальдә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булуы. Ләйсән туган ягы Сарманны да онытмый. Узган елда ноябрь аенда илкүләм балаларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнендә апасы- нотариус Рәисә Сәлахова Сарман мәктәбендә оештырган чараны үзенең җырлары белән бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев