САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Шәрләрәмә авылында гомер кичерүче Хәлиуллина Наҗия Зәки кызына 90 яшь тулды

Шәрләрәмә авылында гомер кичерүче Хәлиуллина Наҗия Зәки кызына бүген, 3 июньдә, 90 яшь тулды. Ачык йөзле, мөлаем, изге күңелле, һәркемгә җан җылысын бирергә әзер торучы авылыбызның хөрмәтле әбисе ул, - диләр аның хакында авылдашлары. Ветеранны олуг юбилее белән котларга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин барды. Ул юбилярга Россия...

Шәрләрәмә авылында гомер кичерүче Хәлиуллина Наҗия Зәки кызына бүген, 3 июньдә, 90 яшь тулды. Ачык йөзле, мөлаем, изге күңелле, һәркемгә җан җылысын бирергә әзер торучы авылыбызның хөрмәтле әбисе ул, - диләр аның хакында авылдашлары. Ветеранны олуг юбилее белән котларга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин барды. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, шәхсән иң изге теләкләрен җиткереп, истәлек бүләген тапшырды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова да тәбрик сүзләре ирештерделәр, бүләкләделәр. Үз гомерендә сугыш авырлыкларын күп кичергән, окобын да казыган, мылтык тотарга да туры килгән Наҗия әбигә. Хәер, әби дип тә булмый әле үзен. Сөбханалла, гел елмаеп, яшьләрчә тота үзен. Яшьтән хезмәтнең төрлесен башкарган, Казан дары заводында агач эшкәртү цехында да эшләгән. Бик иртә тормыш иптәшен югалткан. Берүзе 6 баланы аякка бастырган. Бүгенге көндә 12 онык, 9 оныкчыкның кадерле әбисе дә Наҗия апа. Барысы да аны якын итеп, хәтта килен-кияүләр дә, "әнкәй" дип йөртәләр. Юбилей көнендә дә барысы да бергә җыелып, кадерле кешеләрен тәбрикләргә кайтканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев