САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

“Шатлык ярларым күбрәк”

Тормыш елгасының Бер як яры - кайгы, Бер як яры - шатлык. Кеше - дулкын. (Фәнис Яруллин). Әйе, тормыш - елгага тиң. Ә анда берәү дә, ярга чыкмый гына, йөзә алмый. Ул әле бер, әле икенче ярга туктарга мәҗбүр. Тик кайсы ярга йөзүен күпмедер дәрәҗәдә кеше үзе хәл итә. "Бәхетемә,...

Тормыш елгасының
Бер як яры - кайгы,
Бер як яры - шатлык.
Кеше - дулкын.
(Фәнис Яруллин).
Әйе, тормыш - елгага тиң. Ә анда берәү дә, ярга чыкмый гына, йөзә алмый. Ул әле бер, әле икенче ярга туктарга мәҗбүр. Тик кайсы ярга йөзүен күпмедер дәрәҗәдә кеше үзе хәл итә. "Бәхетемә, минем тормышымда шатлык ярларым күбрәк булды, - ди Сарманда гомер итүче Зөфәр абый Фазуллин. - Кечкенәдән ятим калып, бәхет дигәннәрен кешенең үзе ясавын аңлау тормышымны шулай корырга булышкандыр".
Әнвәр абый белән Шәмседоха апаның ике кыздан соң көтеп алынган уллары булып туа ул. Тик әти-әниле гаиләдә - пар канат астында үсү насыйп булмый Зөфәргә: бер апасы -сигез, берсе - алты, Зөфәр - дүрт яшьлек, ә энесе ике айлык вакытта әтиләре, авырып, вафат була. Үләр алдыннан ул Шәмседоха апага: "…Мин сиңа дүрт кибән калдырмыйм, дүрт бала калдырам, аларны кеше итәргә тырыш", - ди. Шәмседоха апага ул вакытта бары утыз ике яшь була. Зөфәр, башка балалар кебек, әнисенең булышчысы булып үсә. Сигезенче классны тәмамлагач, комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, тракторга утырып, җир дә сөрә. Ветлечебницада җыештыручы булып эшләгән әнисенә утын кисешеп, ярышырга да, идәнен юышырга да өлгерә ул. Мәктәптә әйбәт укыса да, аны тәмамлагач, алга таба укуын дәвам итә алмый. Чөнки ананың берьюлы ике баланы югары уку йортында укыту мөмкинлеге булмый. Бу вакытта Әлфия апасы Алабуга педагогия институтында укый. Зөфәр исә өч ел моряк хезмәтендә булып кайтып, инде өйләнгәч, югары белем ала.
Зөфәр унынчы класста укыганда, Сарман урта мәктәбенә Илексаздан тугызынчы класска Сәрия исемле кыз килә. Шул чакта танышалар алар. "Клубка чык, без сәгать алтыга киләбез. Захар", - дигән записка бирә егет кызга. "Рус классы белән бергә биш класс идек, - дип искә ала Сарман мәктәбендә укыган чорларын Сәрия апа. - Класслар җитмәгәч, ике сменада укыдык. Кичке сменада укыганда, дус кызым Роза белән мине Зөфәр көтеп, озатып куя иде. Шулай йөреп киттек. Без унынчыда укыганда, аны армиягә алдылар. Роза белән дәрестән качып, аны озатырга бардык. Ике арада хатлар йөрде. Зөфәр 1974 нче елның июнендә кайтты, ә ноябрьдә без өйләнештек тә".
Хезмәт юлын армиягә кадәр үк "Сельхозтехника" берләшмәсендә башлый Зөфәр абый. Тракторчы, шофер, эретеп ябыштыручы булып эшли. Читтән торып, башта Чистай авыл хуҗалыгы техникумын, аннан Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Берләшмәдә узган утыз биш еллык хезмәт юлының унысы баш бухгалтер вазифасында үтә. Язкар абый Хаҗиев пенсиягә киткәч, "Искра" колхозына партоешма секретаре итеп җибәрелгән җиреннән берләшмә директоры Федор Николаевич Андриянов чакыртып ала аны. Язкар абыйга, аның урынбасары булып эшләгән Фәния апага бүген дә рәхмәтле Зөфәр абый. "Эшкә өйрәтүчеләрем булдылар, аларның ярдәмен нык тойдым, - дип искә ала ул аларны. - Гомумән, эшемдә дә, тормышымда да яхшы кешеләр генә очрады. Сәрия белән дә аңлашып гомер иттек. Хәзер икебез дә - ялда. Тормышлар, Аллага шөкер, әйбәт".
Әйе, тормышка шөкерана итеп, балалар, оныклар куанычын күреп яшиләр алар. Олы кызлары Эльвира - Сарман урта мәктәбе директоры, Резеда Чаллыда "Ак Барс" банкында бухгалтер булып эшли. Сәрия апа әйтүенчә, кызлары мәктәптә укыганда, дәресләренә кадәр караша торган булган ул. Хәзер оныклар (ә алар дүрт малай) өчен үлеп тора.
Зөфәр абый беркайчан да бернинди эштән дә курыкмый. Өйләнеп, башка чыккач, Шәмседоха апага яңа йорт салырга булыша. Кызганыч, әнисенең гомере көтмәгәндә-уйламаганда, иртә өзелә. Зөфәр абый белән Сәрия апа бүген дә күп итеп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Малларга печәнне үзе чаба. "Кияүләр минем кебек булдыра алмыйлар", - ди ул, шаяртып. Шул эшләрдән үзенә яңа көч-куәт ала. Сәрия апаның әнисе Әсхия апаны башка балалары белән бергә кадерләп, тәрбия кылып яшиләр.
Бәхет - яраткан кешең булу, яраткан эшең булу, гаиләңнең яшәешен тәэмин итә алу, диләр. Тормыш елгамда шатлык ярлары күбрәк булды, диюе Зөфәр абыйның бәхетле булуын әйтүедер. Юбилеенда - 60 яше тулган көнендә дә аңа куанычларының тагын да күбрәк булуын, сәламәтлек, тигез, озын гомер телибез.

Рәсемдә: яшьлек истәлеге.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X