САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Сарман егете сынатмый

Сарман авылында туып-үскән Азат Фәррахетдиновның хәрби хезмәт срогын тәмамлап, туган якларына кайтырына санаулы көннәр генә калып килә. Тырыш, нәрсәгә алынса, шуны җиренә җиткереп башкара алуы белән аерылып торган Азат хәрби хезмәттә дә сынатмый. Күптән түгел аның әти-әнисе Люция һәм Мирзаян Фәррахетдиновлар исеменә ул хезмәт итә торган Мәскәү өлкәсендәге 3186 нчы...

Сарман авылында туып-үскән Азат Фәррахетдиновның хәрби хезмәт срогын тәмамлап, туган якларына кайтырына санаулы көннәр генә калып килә.
Тырыш, нәрсәгә алынса, шуны җиренә җиткереп башкара алуы белән аерылып торган Азат хәрби хезмәттә дә сынатмый. Күптән түгел аның әти-әнисе Люция һәм Мирзаян Фәррахетдиновлар исеменә ул хезмәт итә торган Мәскәү өлкәсендәге 3186 нчы хәрби часть командиры Ф.А.Поневтан Рәхмәт хаты килеп иреште. "Хөрмәтле Фәррахетдиновлар, - диелә анда. - Сезнең улыгыз Азат Фәррахетдинов үз бурычын намус белән үти, югары хәрби-сугышчан әзерлекле. Җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, хокук тәртибен саклауда актив катнаша. Хәрби осталыгын күтәрүдә ул хезмәттәшләренә үрнәк булып тора. Улыгызга яхшы тәрбия биргәнегез өчен рәхмәт Сезгә.
3186 нчы хәрби часть командиры Ф.А.Понев".
Азат Сарман урта мәктәбен уңышлы тәмамлагач, югары юридик белем ала. Ныклы физик әзерлекле егет хәрби техниканы да яхшы белә, һәркемгә ярдәмчел, игелекле. Шуңа аны командирлары гына түгел, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. Без Азатның исән-имин туган нигезенә әйләнеп кайтуын, алга таба да әти-әнисен, якыннарын игелекле гамәлләре белән куандырып торуын теләп калабыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X