САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районның атна шәхесе - Гөлүсә Харисова

Рубрикабыз геройлары - яшәү рәвешләрен үрнәк итәрлек, тырыш хезмәтләре өчен республика, район җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булган, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш яулаган шәхесләр. Харисова Гөлүсә Мөхәммәтҗан кызы 1960 елның 20 ноябрендә туган. Урта мәктәптән соң Алабу- га дәүләт педагогия институтында белем алып, хезмәт юлын Морбаш авылында укытучы булып башлаган. Шулай да...

Рубрикабыз геройлары - яшәү рәвешләрен үрнәк итәрлек, тырыш хезмәтләре өчен республика, район җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булган, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш яулаган шәхесләр.

Харисова Гөлүсә Мөхәммәтҗан кызы 1960 елның 20 ноябрендә туган. Урта мәктәптән соң Алабу-

га дәүләт педагогия институтында белем алып, хезмәт юлын Морбаш авылында укытучы булып башлаган. Шулай да аның ике дистәдән артык гомере эчке эшләр органнары белән бәйле. Биредә ул 1994 елның июнендә кадрлар буенча инспектор булып эшли башлый. 2006 елның 1 февраленнән исә федераль миграция хезмәтенең район бүлеген җитәкли. Үз эшен зур җаваплылык тоеп башкаруы, куелган бурычларны үтәүдә коллективны бергә туплый алуы, ярдәмчел, итагатьле булуы белән ул хезмәттәшләренең һәм район халкының хөрмәтен казанды. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан, Гөлүсә Харисова муниципаль район Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев