САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районда атна шәхесләре – Гөлназ Хөснимәрдәнова һәм Ләйсирә Әхмәдишина

Гөл­наз Хөс­ни­мәр­дә­но­ва Гөл­наз Мө­нә­вир кы­зы Хөс­ни­мәр­дә­но­ва 1960 ел­да Сар­ман авы­лын­да ту­ган. 1981 ел­да Ка­зан фи­нанс-икъ­ти­сад инс­ти­ту­тын бух­гал­тер уче­ты бел­геч­ле­ге бу­ен­ча тә­мам­ла­гач, хез­мәт юлын «Тат­неф­те­газ» ида­рә­сен­дә өлкән бух­гал­тер бу­лып эш­ләп баш­ла­ган. Төр­ле ел­лар­да кол­хоз­да баш икъ­ти­сад­чы, ра­йон­ның хез­мәт һәм мәш­гуль­лек бю­ро­сын­да әй­дәү­че бел­геч, конт­роль-хи­сап па­ла­та­сын­да баш конт­ро­лер-ре­ви­зор бу­лып эш­лә­гән. 2000 ел­дан...

Гөл­наз Хөс­ни­мәр­дә­но­ва

Гөл­наз Мө­нә­вир кы­зы Хөс­ни­мәр­дә­но­ва 1960 ел­да Сар­ман авы­лын­да ту­ган. 1981 ел­да Ка­зан фи­нанс-икъ­ти­сад инс­ти­ту­тын бух­гал­тер уче­ты бел­геч­ле­ге бу­ен­ча тә­мам­ла­гач, хез­мәт юлын «Тат­неф­те­газ» ида­рә­сен­дә өлкән бух­гал­тер бу­лып эш­ләп баш­ла­ган. Төр­ле ел­лар­да кол­хоз­да баш икъ­ти­сад­чы, ра­йон­ның хез­мәт һәм мәш­гуль­лек бю­ро­сын­да әй­дәү­че бел­геч, конт­роль-хи­сап па­ла­та­сын­да баш конт­ро­лер-ре­ви­зор бу­лып эш­лә­гән. 2000 ел­дан 2006 ел­га ка­дәр ул ТР Фи­нанс­лар ми­нистр­лы­гы Каз­на­чы­лык де­пар­та­мен­ты­ның Сар­ман ра­йо­нын­да­гы тер­ри­то­ри­аль бү­лек­чә­сен җи­тәк­ли. 2006 ел­дан ра­йон­ның конт­роль-хи­сап па­ла­та­сы рә­и­се бу­лып эш­ли.

Гөл­наз Мө­нә­ви­ров­на 2014 ел нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча «Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның иң ях­шы фи­нанс конт­ро­ле­ры» кон­кур­сы­ның җи­ңү­че­се бул­ды.

Га­и­лә­ле, тор­мыш ип­тә­ше Миз­хәт Мир­сә­ит улы бе­лән бер ул һәм бер кыз тәр­би­я­ләп үс­тер­де­ләр.

Реклама

Ләй­си­рә Әх­мә­ди­ши­на

Әх­мә­ди­ши­на Ләй­си­рә Әс­гать кы­зы 1960 ел­да Аза­лак авы­лын­да ту­ган. Ур­та мәк­тәп­тән соң Ка­зан фи­нанс-икъ­ти­сад инс­ти­ту­тын­да икъ­ти­сад­чы бел­геч­ле­ге бу­ен­ча укы­ган. 1981 ел­да хез­мәт юлын Му­са Җә­лил исе­мен­дә­ге кол­хоз­да икъ­ти­сад­чы бу­лып баш­лап, баш икъ­ти­сад­чы дә­рә­җә­се­нә кү­тә­рел­гән. Ә 2005 ел­дан ул - «Җә­лил» аг­ро­фир­ма­сы­ның баш икът­исад­чы­сы.

Ләй­си­рә Әс­га­тов­на үзе­нең юга­ры һө­нә­ри ос­та­лы­гы, тә­вәк­кәл­ле­ге, ва­зи­фа­сы­на җит­ди ка­ра­вы бе­лән ае­ры­лып то­ра. Авыл ху­җа­лы­гы тар­ма­гы­ның икъ­ти­са­ди үсе­ше­нә ка­гы­лыш­лы мәсь­ә­лә­ләр­дә ул үз фи­ке­рен кыю як­лый, аның бай эш тәҗ­ри­бә­се ал­га куй­ган бу­рыч­лар­ны уңыш­лы хәл итәр­гә бу­лы­ша. Нә­ти­җә­ле ты­рыш хез­мә­те юга­ры оеш­ма­лар­ның Рәх­мәт хат­ла­ры, Мак­тау гра­мо­та­ла­ры бе­лән бил­ге­лән­де. Юби­лее уңа­ен­нан ул му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты­ның Мак­тау гра­мо­та­сы бе­лән бү­ләк­лән­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X