САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районда атна шәхесләре – Дамир Йосыпов һәм Илназ Бадыйков

Рубрикабыз геройлары - яшәү рәвешләрен үрнәк итәрлек, тырыш хезмәтләре өчен республика, район җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булган, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш яулаган шәхесләр. Дамир Йосыпов Йосыпов Дамир Өлфәт улы 1974 елның 7 апрелендә Яхшы Каран авылында туа. Әлмәт политехник техникумын, соңрак Казан юридик институтының Алабуга филиалын, социаль һәм гуманитар белемнәр институын...

Рубрикабыз геройлары - яшәү рәвешләрен үрнәк итәрлек, тырыш хезмәтләре өчен республика, район җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булган, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш яулаган шәхесләр.

Дамир Йосыпов

Йосыпов Дамир Өлфәт улы 1974 елның 7 апрелендә Яхшы Каран авылында туа. Әлмәт политехник техникумын, соңрак Казан юридик институтының Алабуга филиалын, социаль һәм гуманитар белемнәр институын тәмамлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, хезмәт юлын район эчке эшләр бүлегендә тәэмин итү һәм хезмәт күрсәтү төркемендә милиционершофер булып башлый. 1997 елның 1 сентябреннән - юл-патруль хезмәте инспекторы. 2002 елның июненнән - шунда ук өлкән инспектор. 2008 елдан дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең район бүлеге юл күзәтчелеге өлкән инспекторы, соңрак юл-патруль хезмәте инспекторы вазифаларын башкара. 2013 елның сентябреннән ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы итеп билгеләнде. Милиция майоры. Коллективта үзен төгәл, тырыш хезмәткәр итеп таныта. Җитәкче буларак, эрудицияле, таләпчән, оештыру сәләтенә ия. Ул җитәкләгән бүлекчә хезмәт күрсәткечләре буенча республиканың шул категориягә кергән бүлекчәләре арасында алдынгы урыннарны яулый. Дамир Йосыпов Россия Эчке эшләр министрлыгының I, II, III дәрәҗә "Хезмәттәге аерымлык өчен" медальләренә ия булды. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен шушы көннәрдә аңа "Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгындагы яхшы хезмәте өчен" күкрәк билгесе тапшырылды. Өйләнгән, тормыш иптәше Галия ханым белән ике бала тәрбияли.

Илназ Бадыйков

Бадыйков Илназ Мөнип улы 1984 елның 22 июнендә Кәүҗияк авылында туа. Яр Чаллы дәүләт педагогия

институтын, соңрак социаль һәм гуманитар белемнәр институтын тәмамлый. Эчке эшләр органнарында 2007 елның 1 августыннан бирле хезмәт куя. Милициянең участок уполномоченные һөнәре буенча стажерлык срогын уңышлы үткәннән соң, район эчке эшләр бүлегендә участок уполномоченные булып эшли башлый. 2011 елның июленнән - полициянең участок уполномоченныйлары бүлегенең һәм балигъ булмаганнар белән эшләү буенча участок уполномоченные. Бүгенге көндә Иске Минзәләбаш һәм Александровка авыллары халкына хезмәт күрсәтә. Һәр эшкә җаваплы каравы, тырышлыгы һәм төгәллеге белән коллективта, халык арасында ихтирам казанган. Тырыш хезмәте өчен бүлекнең Почет грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. 2013 елның 1 февраленнән - полиция капитаны. Өйләнгән, тормыш иптәше Алсу ханым белән ике ул үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев