САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районда атна шәхесләре билгеле булдылар

Мөхәррәм Фәйзуллин Бө­ек Җи­ңү­нең 69 ел­лы­гы уңа­ен­нан 8 май­да баш­ка­ла­ның Му­са Җә­лил исе­мен­дә­ге опе­ра һәм ба­лет те­ат­рын­да рес­пуб­ли­ка Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов кат­на­шын­да уз­ган тан­та­на­да Пет­ров­ка За­вод авы­лын­да яшәү­че Мө­хәр­рәм Фәй­зул­лин да бар иде. Ул ан­нан зур ки­че­реш­ләр бе­лән кайт­кан. - Без­не бик олы­ла­ды­лар, - ди ул. - Пре­зи­дент үзе кот­ла­ды,...

Мөхәррәм Фәйзуллин

Бө­ек Җи­ңү­нең 69 ел­лы­гы уңа­ен­нан 8 май­да баш­ка­ла­ның Му­са Җә­лил исе­мен­дә­ге опе­ра һәм ба­лет те­ат­рын­да рес­пуб­ли­ка Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов кат­на­шын­да уз­ган тан­та­на­да Пет­ров­ка За­вод авы­лын­да яшәү­че Мө­хәр­рәм Фәй­зул­лин да бар иде. Ул ан­нан зур ки­че­реш­ләр бе­лән кайт­кан.

- Без­не бик олы­ла­ды­лар, - ди ул. - Пре­зи­дент үзе кот­ла­ды, ис­кит­кеч матур кон­церт күр­сәт­те­ләр, рес­то­ран­да хөр­мәт­лә­де­ләр. Ан­да кат­наш­кан бар­лык ве­те­ран­нар­ның да кү­ңе­ле бул­ган­дыр, дип уй­лыйм.

Мө­хәр­рәм абый ар­мия саф­ла­ры­на 1944 ел­да алы­на. 98нче ук­чы за­пас полк­та хез­мәт итә. Хәр­би хез­мәт­тә унөч ел бу­лып, ту­ган як­ла­ры­на 1957 ел­да гы­на кай­та. "Нөр­кәй" сов­хо­зын­да, ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­сен­дә баш икъ­ти­сад­чы бу­лып эш­ли. Ла­ек­лы ял­га "Пет­ров­ка" за­во­дын­да эш­лә­гән җир­дән чы­га.

- Оч­ра­шу­да ра­йон баш­лы­гы Нә­фис За­ки­ров та бар иде, - ди ве­те­ран. - Ул Җи­ңү­нең 70 ел­лы­гы­на әзер­лек ба­ры­шын­да бар­лык ве­те­ран­нар­ны фа­тир­лар бе­лән тәэ­мин итә­чәк­лә­ре ту­рын­да әйт­те, мин дә шу­ңа өмет­лә­нәм әле.

Реклама

Рафис Нәбиуллин

Ра­фис Нә­биул­лин то­рак-ком­му­наль ху­җа­лы­гы сис­те­ма­сын­да ун­биш ел­дан ар­тык эш­ли. Бү­ген­ге көн­дә ул - "Аз­на­кай җы­лы­лык чел­тә­ре предп­ри­я­ти­е­се"­нең ал­тын­чы раз­ряд­лы электр һәм газ бе­лән эре­теп ябыш­ты­ру­чы­сы. Ра­фис Мәгъ­сүм улы үз эшен ях­шы бе­лә, тө­гәл, бик җа­вап­лы бу­луы өс­те­нә, һө­нә­ри ос­та­лы­гын арт­ты­ру бу­ен­ча да­и­ми эш­ли. Эш­кә җит­ди ка­ра­шы бе­лән предп­ри­я­тие кол­лек­ти­вы­ның их­ти­ра­мын яу­ла­ды. Аның хез­мә­те күп мәр­тә­бә­ләр предп­ри­я­ти­е­нең, Җә­лил бис­тә­се баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның, тө­зе­леш, ар­хи­тек­ту­ра һәм то­рак-ком­му­наль ху­җа­лы­гы ми­нистр­лы­гы­ның Мак­тау гра­мо­та­ла­ры бе­лән бә­я­лән­де. Ул бер­ни­чә мәр­тә­бә «Үз һө­нә­ре­нең ос­та­сы» кон­кур­сын­да җи­ңү­че бул­ды. Шу­шы көн­нәр­дә аңа, то­рак-ком­му­наль ху­җа­лы­гы өл­кә­сен­дә озак ел­лар куй­ган на­мус­лы хез­мә­те өчен, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Пре­зи­ден­ты­ның Рәх­мәт ха­ты тап­шы­рыл­ды.

Ра­фис Мәгъ­сүм улы га­и­лә­сен­дә дә үр­нәк. Тор­мыш ип­тә­ше Гөл­на­ра ха­ным бе­лән ике ул үс­те­рә­ләр.

Илсөяр Кәлимуллина

Ил­сөяр Кә­ли­мул­ли­на бә­хет­не чит­тән эз­лә­мә­де. Та­би­гать­не яра­туы Лә­шәү Та­мак ур­та мәк­тәбен тә­мам­ла­ган кыз­ны Ка­зан авыл ху­җа­лы­гы инс­ти­ту­ты­ның аг­ро­но­мия бү­ле­ге­нә алып ки­лә. 1987 ел­да аны бик ях­шы бил­ге­ләре­нә тәмам­лап, ту­ган кол­хо­зы­на эш­кә кай­та. Нин­ди ге­нә тар­мак­лар­да хез­мәт куй­са да, җыр-моң­га мә­хәб­бә­те аны го­ме­ре буе оза­та ки­лә. Әле­дән-әле авыл клу­бын­да үт­кә­ре­лә тор­ган ки­чә­ләр­дә кат­на­ша, кай­бер­лә­ре­нең сце­на­ри­ен тө­зеп, алар­ны үзе дә алып ба­ра. Аның чы­гыш­ла­рын та­ма­ша­чы­лар да яра­тып ка­бул итә. 2011 ел­да авыл­да яңа клуб ачыл­гач та, авыл­даш­ла­ры аның бе­лән җи­тәк­че­лек итү­не Ил­сө­яр­гә тап­шы­ра. "Э­шен күңел би­реп, җи­ре­нә җит­ке­реп баш­ка­ра, та­ма­ша­чы зә­вы­гы­на ту­ры ки­лер­дәй төр­ле­дән-төр­ле ча­ра­лар оеш­ты­ра. Мә­дә­ни­ят йор­ты кар­шын­да эш­ләп ки­лү­че "Ләй­сән" фольк­лор ан­самб­ле кол­лек­ти­вы­ның чы­гы­шын исә һәр­ва­кыт кө­теп ала­быз", - ди­ләр авыл­даш­ла­ры да. Ил­сөяр үз бе­ле­мен кү­тәрү өс­тен­дә дә эш­ли. Уз­ган ел өс­тә­мә бе­лем би­рү инс­ти­ту­тын тәмам­ла­ды. Һө­нә­ри ос­та­лык бәй­ге­лә­рен­дә дә кат­на­ша. Бы­ел, мә­сә­лән, ул "Иң ях­шы мәдәни­ят хез­мәт­кә­ре" ра­йон бәй­ге­се­нең җи­ңүче­се бул­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X