САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районда атна шәхесе – Резедә Кәлимуллина

Кә­ли­мул­ли­на Ре­зе­дә Ка­мил кы­зы 1960 ел­ның 3 фев­ра­лен­дә туа. Мәк­тәп­не тә­мам­лау­га, аның ал­ды­на "Кем бу­лыр­га?" - ди­гән со­рау ки­леп бас­мый. Кеч­ке­нә­дән үк го­мер буе суд сис­те­ма­сын­да хез­мәт куй­ган Рәй­ха­нә апа­сы янын­да ура­лыр­га яра­та, бу хез­мәт­нең кай­бер неч­кә­лек­лә­ре­нә тө­ше­нә. Шу­ңа кү­рә, ку­лы­на ат­тес­тат алу­га ук, ра­йон су­ды­на эш­кә ки­лә, суд уты­ры­шы...

Кә­ли­мул­ли­на Ре­зе­дә Ка­мил кы­зы 1960 ел­ның 3 фев­ра­лен­дә туа. Мәк­тәп­не тә­мам­лау­га, аның ал­ды­на "Кем бу­лыр­га?" - ди­гән со­рау ки­леп бас­мый. Кеч­ке­нә­дән үк го­мер буе суд сис­те­ма­сын­да хез­мәт куй­ган Рәй­ха­нә апа­сы янын­да ура­лыр­га яра­та, бу хез­мәт­нең кай­бер неч­кә­лек­лә­ре­нә тө­ше­нә. Шу­ңа кү­рә, ку­лы­на ат­тес­тат алу­га ук, ра­йон су­ды­на эш­кә ки­лә, суд уты­ры­шы сек­ре­та­ре ва­зи­фа­ла­рын баш­ка­ра. Бе­раз эш­лә­гәч, суд эш­лә­ре баш­ка­ру­чы­сы итеп кү­че­ре­лә. Бү­ген­ге көн­дә ул - I класс­лы юрист, ра­йон су­ды­ның әй­дәү­че бел­ге­че. Эш­ләү дә­ве­рен­дә үзен игъ­ти­бар­лы, тө­гәл, үз эшен яра­тып баш­ка­ра, ке­ше­ләр бе­лән бик тиз ур­так тел та­ба ала тор­ган хез­мәт­кәр итеп та­ны­та. Шу­шы ел­лар эчен­дә Сар­ман еге­те - тор­мыш ип­тә­ше Әнүр бе­лән га­и­лә ко­рып, ике кыз үс­те­рә. Зур кызы Ре­ги­на әни­се юлын сай­лый - юга­ры бе­лем­ле юрист. Ә Эль­ви­ра - юга­ры бе­лем­ле укы­ту­чы.

Реклама

Ре­зе­дә Кә­ли­мул­ли­на күпь­ел­лык ты­рыш хез­мә­те өчен II дә­рә­җә "Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се суд сис­те­ма­сы ал­дын­да­гы хез­мәт­лә­ре өчен" ме­да­ле бе­лән бү­ләк­лән­де. Ә шу­шы көн­нәр­дә аңа та­гын бер зур бү­ләк - "Рос­си­я­дә суд ре­фор­ма­сы­на - 150 ел" ме­да­ле тап­шы­рыл­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X