САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Нөркәй авылының сугыш героена – 92 яшь

Истәлекле көннәр арасында 23 нче август мөһим урын алып тора. Чөнки нәкъ менә шушы көнне Курск дугасында немец гаскәрләре тар-мар ителә. Бу җиңүдә безнең райондашларыбызның да өлеше бик зур. Хәзерге көндә Курск сугышында катнашкан якташларыбызның берсе генә исән. Габделхак абый Абдуллин 1921 нче елда Нөркәй авылында туа. Җиде сыйныфны тәмамлагач,...

Истәлекле көннәр арасында 23 нче август мөһим урын алып тора. Чөнки нәкъ менә шушы көнне Курск дугасында немец гаскәрләре тар-мар ителә. Бу җиңүдә безнең райондашларыбызның да өлеше бик зур. Хәзерге көндә Курск сугышында катнашкан якташларыбызның берсе генә исән.

Габделхак абый Абдуллин 1921 нче елда Нөркәй авылында туа. Җиде сыйныфны тәмамлагач, Чистай техникумына укырга керә. Аннан Пермь шәһәрендә эшли. Бөек Ватан сугышында Габделхак абый Курск дугасындагы сугышта, Днепр елгасын кичүдә, Украина, Молдовия, Румыния һәм Венгрияне азат итүдә катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен Ватан сугышы ордены, "Германияне азат иткәне өчен", "Венаны алганы өчен", "Будапештны алганы өчен" һ. б. медальләр белән бүләкләнә. Туган якларына 1946 нче елның июнендә кайта. Нөркәй мәктәбендә башта физкультура, аннан рус теле укытучысы булып эшли. Алабуга Дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Хатыны Мәсрүрә апа белән өч бала үстерәләр. Бүгенге көндә Габделхак абый балаларының һәм оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп яши.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Раушан Солтанов һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Салават Фәретдинов аны бу истәлеле көн белән котлап, Президент һәм район хакимияте бүләкләрен тапшырып кайттылар.

Редакция хезмәткәрләре дә Габделхат абый Абдуллинны бу җиңү алып килгән көн белән котлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев