САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Кәүҗияк авылыннан Мөҗәһит абый Шәйхелисламов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Кәүҗияк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхелисламов Мөҗәһит Шәйхелислам улына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее уңаеннан аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Җирлек башлыгы Фиргать Хөснетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе...

Кәүҗияк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхелисламов Мөҗәһит Шәйхелислам улына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее уңаеннан аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Җирлек башлыгы Фиргать Хөснетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова, балалары, туганнары да, ветеранны котлап, матур, изге теләкләрен җиткерделәр, хөрмәтләделәр. Тырыш хезмәте, гаиләдәге абруе белән Мөҗәһит абый авылдашлары арасында да ихтирам казанып яши. Бүгенге көндә берүзе генә яшәсә дә, ул ялгыз түгел. 3 кызы, 2 улы, 10 оныгы, 4 оныкчыгы, атна саен кайтып, хәлләрен белешеп, хуҗалыкта булышып китәләр.

Фотода Мөҗәһит абыйның үз куллары белән ясаган шкафы

Мөҗәһит абый бер туган энесе Мөҗип абый белән

Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев