САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Хыялны канат итеп

«Хыялсыз кеше - канатсыз кош» дигән гыйбарәнең дөреслегенә яши-яши ышанасың. Хыяллардан башка тормышны күз алдына да китерүе кыен. Бала чагыннан кешене озата килеп, яшәргә көч-дәрман бирүче иң мөкатдәс нәрсә - ул хыял... Хыялны тормышка ашыру мөмкин түгел, дигән кешеләр нык ялгышалар. Бүгенге язмам 88 яшьлек Шәрифҗан ага һәм, аның белән...

«Хыялсыз кеше - канатсыз кош» дигән гыйбарәнең дөреслегенә яши-яши ышанасың. Хыяллардан башка тормышны күз алдына да китерүе кыен. Бала чагыннан кешене озата килеп, яшәргә көч-дәрман бирүче иң мөкатдәс нәрсә - ул хыял... Хыялны тормышка ашыру мөмкин түгел, дигән кешеләр нык ялгышалар.
Бүгенге язмам 88 яшьлек Шәрифҗан ага һәм, аның белән бергә иңне-иңгә терәп, 65 ел гомер кичерүче хәләл җефете Миңненур апа турында.
65 ел! Тимер туй! Яудан исән-сау әйләнеп кайткан баһадир егет 1947нче елның 7нче ноябрендә Илексаз авылының иң уңган, чибәр кызларыннан берсе - Миңненурга тәкъдим ясый. Шушы көнне алар яңа гаилә учагы тергезәләр.
Сугыш уты кичкән Шәрифҗан ага, төшенкелеккә бирешмичә, "Якты киләчәк һәм бәхет - үз кулымда!" - дигән девиз белән яши башлый. Яшьләр, тырышлык, фидакарь хезмәт, намус хыялның юлдашы икәненә ышанып, киләчәккә якты планнар коралар һәм тормыш дигән олы юлдан җитәкләшеп узалар...
Инде 65 ел рәттән назлы җилләре, җылы кояшы белән таңнар аткан, ялгыз ае белән кичләр туган. Шулай да Әхмәтҗановлар гаиләсендә әле дә тулы бәхет учагы яна: алар - авылда иң үрнәк гаиләләрнең берсе.
Берсеннән-берсе акыллы биш бала үстерәләр алар. Сугыш ачыларын кичергән Шәрифҗан абый һәм тыл авырлыкларын үз җилкәсендә татыган Миңненур апага язмыш тагын бер авырлык алып килә: олы уллары Сәхипҗан вакытсыз гүр иясе була. Алар монда да тешләрен кысып түзәләр: авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны уртак итеп яшиләр. Балаларын башлы-күзле итеп, оныклар һәм оныкчыклар тәрбияләшергә дә вакыт табалар. "Әти-әнидән башка, аларның төпле киңәшләре, акыллы фикерләреннән башка ничек яшәр идек микән?!" - диләр уллары Фәрит, Риф һәм Илдус абыйлар , кызлары Фәридә апа.
Кайчан килеп керсәң дә, алар йортында җылылык хөкем сөрә: Шәрифҗан ага, кайчан карама, ихатада тәртип ясап йөри, ә Миңненур апа плитә янында кайнаша. Изгелек, сафлык, җылылык хисләре бөркеп торган бу өйдә сынатмыйча, авырлыкларга бирешмичә яши беләләр.
Шәрифҗан ага һәм Миңненур апа диюгә, күз алдыма күп яшь түккән ягымлы күзләр, авыр елларда зур газаплар, михнәт-хәсрәтләр, югалтулар кичергән олы йөрәкле һәм шул ук вакытта әлеге көнгә кадәр рухи мирасын югалтмаган киң күңелле, йомшак һәм сабыр холыклы ак яулыклы әби һәм түбәтәйле бабай килеп баса.
Мин сезгә бары сабырлыклар, гаилә бәхете генә телим. Бергә-бергә балаларыгыз, оныклар һәм оныкчыклар тәрбиясендә озын-озак яшәгез. Кайгы җиле сезне читләтеп үтсен. Күгегез гел аяз, күңелегездә мәңге яз булсын! Бәхетле булыгыз, авылның хөрмәтле кешеләре!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев