САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Горурлыгыбыз син, Инзар

Узган елның июль аенда хәрби хезмәткә алынган Сарман егете Инзар Минһаҗев бүгенге көндә Казан югары хәрби командасы училищесында Ватан алдындагы хәрби бурычын үти. Авылдашыбыз сынатмый. Аның тырышлыгын, намуслы хезмәт куюын якыннарына килгән Рәхмәт хаты дәлилли. "Хөрмәтле Изаил Таҗетдинович һәм Альбина Әскаровна! Улыгыз Инзар белән горурлана аласыз, сез аңа дөрес тәрбия...

Узган елның июль аенда хәрби хезмәткә алынган Сарман егете Инзар Минһаҗев бүгенге көндә Казан югары хәрби командасы училищесында Ватан алдындагы хәрби бурычын үти. Авылдашыбыз сынатмый. Аның тырышлыгын, намуслы хезмәт куюын якыннарына килгән Рәхмәт хаты дәлилли. "Хөрмәтле Изаил Таҗетдинович һәм Альбина Әскаровна! Улыгыз Инзар белән горурлана аласыз, сез аңа дөрес тәрбия биргәнсез. Сез салган әхлак орлыклары аңа Рәсәй Хәрби Көчләр сафларында үрнәк хезмәт итәргә ярдәм итәләр. Ул хезмәт куйган сак ротасының роле училищеда бәяләп бетергесез, аннан башка уку процессы тукталыр иде. Сезнең улыгыз, башка иптәшләре кебек, училище һәм рота тормышына, эшенә үзеннән зур өлеш кертә. Тәҗрибәсе һәм күнекмәләре белән теләп уртаклаша, яшьләргә, хезмәттәшләренә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер тора. Сезгә шундый ул үстергәнегез һәм тәрбияләгәнегез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Мондый уллар булганда, илебез өчен борчылыр урын юк", - диелә Инзар хезмәт иткән сак ротасы командиры, майор Рафаил Илдус улы Сафин имзалаган Рәхмәт хатында. Чыннан да, кечкенәдән акыллы, тыйнак, эшчән булып үскән егетебез белән горурланырлык. Имин хезмәтләр теләп озатып калган әби-бабаларының, әти-әнисенең, якыннарының ышанычын тулысынча аклады Инзар. Хезмәт срогын тутырып кайтырга аның санаулы көннәре калып бара. Без Инзар белән исән-имин, сау-сәламәт килеш очрашулар көтәбез. Бездән дә бигрәк тормыш иптәше Рузилә белән улы Илназ көтә. Ходай насыйп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев