САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Бер очрашу – үзе бер гомер

Һәр якның, һәр төбәкнең матур кешеләре бар. Төскә-биткә генә түгел, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга үзләреннән тирән эз калдыручы шәхесләр алар. Сарман төбәгенең шундый мәртәбәле шәхесләренең берсе - Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы Зиннурова Люция Мәснәви кызы. Туган авылы Сарайлының мәдәният йортында үткәрелгән "Бер очрашу...

Һәр якның, һәр төбәкнең матур кешеләре бар. Төскә-биткә генә түгел, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга үзләреннән тирән эз калдыручы шәхесләр алар. Сарман төбәгенең шундый мәртәбәле шәхесләренең берсе - Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы Зиннурова Люция Мәснәви кызы.
Туган авылы Сарайлының мәдәният йортында үткәрелгән "Бер очрашу - үзе бер гомер" дигән кичәгә кунак итеп без Люция апаны чакырдык. Очрашуны мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Шәйдуллина белән мин оештырдык. Люция апаның тормыш юлы турында сөйләү экран аша презентацияләү белән беррәттән алып барылды. Кызыклы тормыш юлы узган, һәрчак әдәбият-сәнгатькә, матурлыкка тартылган саф күңелле авыл кызы үзе дә шигырьләр иҗат итә, аларның һәммәсен яттан белә. Люция апаның шигырьләрен сәхнәдән сөйләве ямь өстенә нур булды.
Очрашуга Люция апаның балачак һәм яшьлек дусты Тәнзилә Шәймөхәммәтова (Вәлиева) һәм аның укучысы Зөлфия Ильясова (Сабирова) да чакырылганнар иде. Алар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Тәнзилә апа белән Люция апа бергәләп җырлы-моңлы, гармунлы яшьлекләрен, чишмә сукмакларын сагынып искә алдылар. Зөлфия исә укытучысының дәресләрен, аларның ничек мавыктыргыч үтүләрен искә төшерде, яраткан укытучысына чәчәк бәйләме бүләк итте.
Люция Мәснәвиевна иҗат иткән шигырьләрне сәхнәдән укучылар һәм укытучылар сөйләде. Аның "Сарайлы" шигыренә мәктәпнең музыка укытучысы Мөхәммәтгали Корбангалиев көй иҗат итеп, җырны 3нче сыйныф укучысы Лилия Газизова бик матур итеп башкарды.
Люция апа истәлек язулары белән үзенә бүләк итеп бирелгән Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Рафаэль Мостафин, Равил Бохараев, Зәки Нури, Мәдинә Маликова, Зиннур Мансуров, Ренат Харис, Әхәт Гаффар, Миннәхмәт Кашапов, Рәисә Ишморатова һәм башка авторларның 40лап китабын һәм "Ватаным Татарстан" газетасында чыккан язмаларын туплаган ике альбомын безнең китапханәгә бүләк итеп калдырды.
Очрашу укучылар, авылдашлар күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр. Люция апага исә озак еллар безне үзенең иҗаты белән сөендереп, рухи көч биреп торырга язсын. Онытылмаслык матур мизгелләр бүләк итүегез өчен рәхмәт Сезгә, Люция апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев