САРМАН
  • Рус Тат
  • Зәйнәб Фәрхетдинова: «Ул чаклар искә төшеп, йөрәкне телгәли»

    Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова гомер буе үзенең таланты һәм фонограммасыз җырлаганы өчен тамашачы мәхәббәтен яулап яши.

    Җырчының озак еллар халык күңелендә саклана торган җырлары шактый: «Яран гөл», «Озата барма», «Зәңгәр кыңгыраулар», «Гаепләмә»не тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Зәйнәб аларны: «Бер буынны икенчесе белән тоташтыра торган җырлар», − дип атый. Яшьләр белән ике арада күпер салу максатыннан, ул хәзерге композиторлар җырларын да үз репертуарына ала. Бүгенге әңгәмәбездә җыр­чы үзенең уй-хыяллары белән уртак­лашты.   − Зәйнәб, гомернең узуын кемдер – аккан сулар белән, кемдер искән җилләр белән чагыштыра... − Гомернең узуын җырланган җыр­ларым белән чагыштырып әйтә алам. Аларны башта яшьлектәге җырларым, күпмедер вакыттан соң гаилә корган чорларымдагы иҗатым һәм бүгенге көнгә чаклы булганнарына бүләр идем. Аннары гомер узганын әйләнә-тирәдәге үзгәрешләрдән дә күреп була. Шәһәр урамнары яшьләр белән генә тулган кебек тоела миңа. Аларга карагач, олыгая баруыңны сизәсең.   − Зөфәр белән бергәләп оештырган «Аваз» төркемендә кемнәр генә эшләп китмәде. Бүген улыгыз Булат та шушы төркемдә җырлый. Концертыгызда кечесе Фоатның да матур тавышын тамашачы яратып калды. Әгәр уку йортын тәмамлап, сезнең юлдан китәм, дисә, ни диярсең? – Бик сөенер идем.   − 30 елга якын иҗат дәверендә никадәр юл үтелгән. Аларның авыры да, җиңеле дә булгандыр. Аеруча истә калганы... − 1997 елда Зөфәр белән Франциягә барырга аэропортка юл тоттык. Самолетка утырганчы ук хәлем начараеп китте. Барып җитеп, кунакханәгә урнаштык. Авыр­туым басылмады. Төнлә администратор табиб чакыртты. Аннары «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән хастаханәгә озаттылар. Анда табибларга соңгы мәртәбә кайчан мөрәҗәгать итүем белән кызыксна башладылар. Франциягә китәргә ун көн кала кечкенә генә яра белән бер район хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә туры килгән иде. Шунда яра аша инфекция керткән булганнар икән. Франция клиникасы үзләрендә дәвалау тәкъдим итте. Шунда ук риза булдым, тик алар миңа бер шарт куйды: ничек дәвалаулары хакында үз илемдә сөйләргә тиеш түгелмен. Бер атна дигәндә, мине хастаханәдән чыгардылар. Туган илгә терелеп кайттым. Әмма чит ил табиблары серен чишмәдем, чөнки шуның өчен кул куйдым. Ул чакта алар дәвалаган кайбер дарулар бездә ун еллар чамасы узгач пәйда булды. – Чит җирләргә барып гыйбрәт ал, диләр. Син башка төбәкләрдә узган гастрольләрдән нинди тәэсирләр белән кайтасың? – Адәм баласы кайда яшәсә, шунда ияләшә торгандыр ул. Үзем читтәге татарларга башка мохиттә яшәүнең ничек авыр икәнлеген сизеп кайтам. Аларга Ходай ярдәм бирсен. Милләттәшләребез нинди генә авыр эш булса да курыкмыйлар, төрле урыннарда хезмәт куя. Акыллы, зирәк булып яшәүләренә рәхмәт. Алар үзләренең татар икәнлекләрен онытмый.   – Бүгенге җәмгыятьтәге гаделсезлекләргә кемнеңдер исе китми, кемдер килешми. Андый күренеш­ләр сәнгать өлкәсендә дә җитәрлек. Фонограммага җырлау һаман дәвам итә. Үзең ниләр хакында уйланасың? – Беркөнне коймак пешерә башладым. Ни өчендер коймагым уңмый. Он пакетының тышлыгына карасам, аңа соя оны кушылган икән. Хәзерге вакытта сыйфатлы әйбергә теләсә нинди кушылма салалар. Азык-төлек, кием-салым күбәйде, ә сыйфатлысы юк диярлек. Үзебезнең сәхнәгә килсәк тә, алдашулары куркыта. Күп кенә яшьләр җайлы гына студиядә җыр яздыралар да, сәхнәгә чыгып, плюс фонограммага авыз ачып торалар. Эстрадада үз тавышы белән җырлаучылар берничә генә. Шундый ялган нәрсәләр эчне пошыра. Ул җырчының төп эше югыйсә. Зал тутырып килгән тамашачыны алдарга ярамый. Яшьләргә киңәшем шул: фонограммага җырлап маташмасыннар иде.   − Зәйнәб, сиңа Ходай зур сынау­лар да җибәрде. Син сабыр, нык ихтыяр көчең булуы белән аларны җиңеп чыга алдың... − Тормыштагы авырлык­ларны җиңәр өчен көч куясың. Кайвакыт ул чаклар искә төшеп, йөрәкне телгәли. Авырлыкларны яхшы уй белән җиңәргә кирәк. Шуңа күрә тормыштагы яхшылык­ларны гына искә төшереп яшәү зарур.   – Хәзерге дөньяда бернигә дә шаккатарлык түгел, дибез. Шулай да сине иң гаҗәпләндергәне нәрсә? – Ходай кешеләргә искиткеч акыл биргән. Дөньяда галимнәрнең искиткеч, башка сыймаслык ачышлар ясавы гаҗәпләндерә мине. Шундый кешеләр булуына сөенеп яшим.   – Синең үзеңә дә сокланырлык. Бик оста рәсем ясыйсың. Нигә ул сәләтеңне яшерәсең? – Вакыт җитмәү сәбәпле, ул эшкә җитди итеп тотынганым юк. Кем белә, бәлки киләчәктә ул юнәлештә дә эшләп карау мөмкин булыр.   – Зәйнәб, син театрларга еш йөрисең. Яраткан драматургың Туфан Миңнуллин икәнен дә беләбез. Әгәр аның берәр әсәрендә уйнарга кушсалар, кайсы спектакльдә, нинди рольне башкарыр идең? – Мин Туфан абыйның «Хушыгыз» спектаклен караганда, үземне Миләүшә образында күреп утырдым. Нәҗибә апа Ихсанова уйнаганда, аның батырлыгына сок­ланып, өзелеп-өзелеп әйткән сүзләренә буылып елаганым истә.   – Тагын хыялланып алыйк әле. Әгәр сиңа әкияттәге алтын балык теләкләреңне тормышка ашырырга ярдәм итсә?.. – Беренче чиратта, әти-­әниләргә саулык белән гомер бирер идем. Бөтен кешеләрне тынычлыкта яшәтеп, авыруларны сихәтләндерер идем. Концертыбызда, сәхнәдән залга төшеп җырлаганда, инвалид арбасында утырган балаларның, өлкәннәрнең дә аркаларыннан сыйпап китәм. Аларга җиңеллек бирәсем килә.   − Сине тәнкыйтьләүчеләргә нәрсә әйтер идең? − Әгәр урынлы була икән, тәнкыйть кирәк нәрсә. Тәнкыйть­тән курыккан кеше сәхнәгә менми, дияргә яратам. – Кеше сүзе синең фикереңне үзгәртәме? – Бер-берең белән киңәш­ләшү кирәк. Кеше сүзенә колак салсаң да, һәр нәрсәгә үз карашың булырга тиеш.   − Зәйнәб, син ел саен көз айларында яңа программа белән тамашачыны сөендерә башлыйсың. Быел нинди яңалыклар көтелә? − Тамашачы яшь җырчыларны да күрә алачак. Калганнары сер булып калсын.   Люция ХӘБИБУЛЛИНА .

    https://matbugat.ru/news/?id=26721

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: