САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Зәмирә Рәҗәпова: «Бәлки миңа акыл керә башлагандыр. Әллә чыгамы?»

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова тиздән 40 яшен тутыра. Кечкенә генә юбилей уңаеннан Зәмирәгә тормыш иптәше Максим Куприянов туган көн бүләге әзерли.

«Нинди бүләк телисең? Нәрсә алыйм?» – дигән сорауга Зәмирә «Бөтен әйберем бар», – дип җавап кайтара. Максимның алтын бүләк итү тәкъдимен дә кире кага ул, иттарткыч (мясорубка) бүләк итүне кулайрак күрә Зәмирә, өстәвенә искесе ватылган икән! «Дөресе шул. Алтыннарым җитәрлек. Барыбер бәйрәмнәрдә генә киям. Ә иттарткыч... Манты, пилмән, ханума, чебурек, кәтлит, хинкали... Тагын әллә никадәр дәвам итәргә була. Мин хаклымы, юкмы?», – дип сорау бирә Зәмирә инстадусларына.

Иренең гаҗәпләнүен яшерми алып баручы. Шулай да «40ка житкәч бәлки миңа акыл керә башлагандыр. Әллә чыгамы?» – дип уйга баткан Зәмирә үзе дә.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @zamira266

Реклама

 


http://sahne.ru/kheberler/13209.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X