САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Җырчы Гүзәлия: «Тагын бер хыялым тормышка ашты…»

Автор-башкаручы, продюсер Гүзәлия сольный җырлар башкарудан туктап торганнан соң, 9 май бәйрәме алдыннан үзенең “Бары тик” дип исемләнгән яңа җырын тәкъдим итте. Бу җырның тарихын, 9 май белән бәйле хатирәләрен сораштырыр өчен, җырчы Гүзәлия белән элемтәгә кердек.

— Гүзәлия ханым, бу җырыгызны махсус бәйрәм алдыннан чыгардыгызмы? Шулай туры килдеме?

— Шулай туры килде дисәм, дөресрәк булыр. Башка җырчылар, дуэтлар өчен бик күп язсам да, бер ел ярым диярлек үземә җыр язганым да, яздырганым да булмады, яздырасым да килмәде. Менә бер 10 көн элек шушы җырны яздым да, нишләптер 9 май белән бәйлисем килде. Мәхәббәт бит ул сугыш вакытында да булган.

— Тарихы ниндирәк икән бу иҗат җимешегезнең?

— Бу җырны язу үзеннән-үзе, бик җайлы килеп чыкты. Марат Мухинның да вакыты булды, бер көн эчендә аннан аранжировкасын ясаттым, тавыш яздырдык. Шул ук көнне мин костюм табып, фотосессия дә эшләдем. Моңа кадәр образларга кагылган күп кенә теләкләрем, хыялларым тормышка ашты минем. Элек шәрыкъ стилендә җырлап, клип төшерәсем килгән иде, “Бал да май” дигән җырны яздырдым. Авыл турында рәхәтләнеп җырлап, үземнең авылны күрсәтәсе килде, “Авыл көйләре” җырын, аннары ирем белән матур, романтик клип эшлисе килгәч, “Югалтасым килми” дигән җырларны яздырып, клип төшердек. Матур-матур дуэтлар да булып торды. Төрле стильләрдә, образларда булдым. Хәрби образда да үземне тоеп карыйсы килгән иде, бу хыялым да тормышка ашты. Клибы булмаса да, фотосессия ясадым.

— 9 май бәйрәменә бәйле нинди хатирәләрегез бар? Хәзер ничек бәйрәм итәсез?

 

— Ул күберәк балачак хатирәләре. Без мәктәптә укыганда, 9 май парадына бик әзерләнә идек. Кайсы класс матуррак марш атлаганын билгеләү өчен үткәрелгән конкурсларда канаштык, әле һәр классның патриотик рухта үз җыры бар иде, аларны башкара идек. Без бик шатланып көтеп ала идек бу бәйрәмне. Бөтен авыл һәйкәл янында җыела иде, концерт куя идек. Менә шундый якты хатирәләр калды. Хәзер инде бәйрәм итәбез дип, парадларга чыкмыйбыз. Мәскәүдә булганда, салют, самолетлар ярышын карыйбыз. Без бит аэропорттан ерак тормыйбыз, шуңа күрә безгә бар да күренеп тора. Шуларны карыйбыз.

— Бу бәйрәм уңаеннан, Сездә нинди теләкләр туа?

— Дөньяларыбыз тыныч булсын, сугышлар булмасын, якыннарыбыз исән-сау булсыннар, үзебез исән-сау булыйк. Саулык булса барысы да була. Саулык булса, акча, эш, якыннар, дуслар да күбрәк була. Саулыклы кеше бик бай, бәхетле кеше.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев