САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Җәвит Шакиров үзен үлгән дип хәбәр таратучыларга ВИДЕОҖАВАП бирде +ВИДЕО

Җырчы һәм юмор остасы, “Кәмит Җәвит” тапшыруын алып баручы Җәвит Шакиров үлгән, имеш.

Билгесез затлар социаль челтәрләрдә менә шундый хәбәр тараткан. "Инде телефоннан җавап биреп арыдым!" дип уртаклаша көненә унлап шалтыратуларга җавап бирергә мәҗбүр булган артист. "Мондый хәбәрне кем тараткандыр, гөнаһысы үзенә! Яшәргә дә әле яшәргә исәп. Ходай үзе белә күпме гомер язганын! Ярый бу хәбәрне ишеткәндә Зөлфия янда иде, шок хәлендә бик озак утырды! Әгәрдә син өйдә булмыйча миңа шалтыратсалар - үлгән булыр идем,- ди. Әнкәйләргә, туганнарга да шалтыратып, барысын да аңлатырга туры килде. Ышанмагыз, мин исән-сау", - ди җырчы. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, аның бу видеомөрәҗәгате бик күп комментарийлар җыйган.   "Озын гомергә юрагыз Жәвид әфәнде. Ялгыш бүтән Жәвид турында сөйләгәннәрдер. Безнең шулай булган иде. АЗСта бергә эшләгән кызлар шалтырата: "Илсия үлгән икән" дип. Иии шалтыратыша башладык, кемнәр белә Илсияне, алай икән, нишләп үлгән икән, диагноз да куйдылар. Үзенә шалтыратсам... Исән дустым, аллага шокер. Сүз бүтән Илсия турында булган. АЗСта эшләүче бер ханымның Илсия исемле кайнанасы үлгән булган... Вәт шулай" дип яза бер инстачы. -ВИДЕО:https://www.instagram.com/p/B3mHqK_F1fa/?utm_source=ig_embed&utm_campaign=embed_video_watch_again

Реклама

https://matbugat.ru/news/?id=26855

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X