Рус хатыны 70 кешелек татар авылында Фирдүс Тямаевны чакырып Сабан туе ясаган (ФОТО)
Губанкүл – Елховка районының кечкенә бер татар авылы.
Рәсми рәвештә анда җитмешкә якын кеше теркәлгән, ә даими яшәүчеләр саны аннан да ким. Шуңа да бер ел элек бу авылда гөрләтеп Сабан туен үткәрүгә күпләр гаҗәпләнгән иде. Күп чыгымнар таләп ителү сәбәпле, милли бәйрәмебезне кайбер зур авыллар да үткәрә алмый бит.
Ә губанкүллеләр быел Сабан туен тагын да киңрәк билгеләп үтәргә теләүләрен ишеткәч, “Бердәмлек” хәбәрчеләре дә авыл яшәеше, халкы белән якыннан танышырга теләп, юлга чыктылар.
Бәйрәмне үткәрү өчен губанкүллеләр табигатьнең бик матур урынын сайлаганнар. Мәйданчык тирәли куелган күп-санлы машиналар, бәйрәм сәхнәсе янәшәсендә мәш килгән оештыручылар, шашлык-пылау пешерүчеләр, сату рәтләре әллә кайдан күренеп тора.
Без барып җиткәндә бәйрәмнең төп оештыручысы, Березовка авылы клубы мөдире Татьяна Севастьянова балалар белән репетиция үткәрә иде. Саф татар телендә сөйләнгән шигырьләрне игътибар белән тыңлап, киңәшләрен биреп торуын күреп: “Сез татарча да беләсезмени?” - дип гаҗәпләнеп сорадым мин Татьяна Владимировнадан.
- Юк, алар шундый сәнгатьле итеп укыйлар ки, мин интонацияләреннән барсын да аңлыйм, - дип елмайды ул.
- Сез рус кешесе, ничек соң кечкенә татар авылында милли бәйрәмнәрен кайтару белән шөгыльләнергә алындыгыз?
- Мәдәният өлкәсендә 35 елга якын хезмәт итәм, төрле профессиональ бәйгеләрдә, проектларда актив катнашам. Шуларның берсендә өлкәбездә яшәүче берәр милләт халкының милли гореф-гадәтләрен күрсәтергә кирәк иде. Өлкәннәр белән сөйләшә торгач, Губанкүлдә соңгы Сабан туеның 1937 елда үткәрелүе ачыкланды. Һәм мин татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәмен торгызырга тәкъдим иттем. Интернет челтәрендә бу фикеремне халык күтәреп алды, ярдәм итүчеләр дә табылды. Шулай итеп, 80 елдан соң биредә кабат Сабан туе гөрләде. Анда 300ләп кеше катнашкан иде. Быел күбрәк тә булыр дип уйлыйм.
Шунысын да әйтергә кирәк, бәйрәм быел да тик халык ярдәме белән уза. Губанкүллеләр, аларның балалары, оныклары акчалата да ярдәм иттеләр, әзерләнү эшләрендә дә актив катнаштылар, - дип иганәчеләрнең зур исем-леген күрсәтте Татьяна ханым. Чыгымнарның шактыен үз өстенә алган эшмәкәр Рамил Сатдаров туган авылында Сабан туе үткәрелә башлауның төп максаты - яшьләрдә авыл тормышына карата кызыксыну уяту, аларны авылга кайтару, ди.
- Без үскәндә Губанкүл гөрләп тора иде. Колхоз кырларында иген шаулап үсә, фермада сыерлар мөгрәве ишетелә... Әтием Минрәшит 50 елга якын колхозда тракторчы булып эшләде. Мин үзем дә хезмәт юлымны туган авылымда башлап җибәрдем. Тик биредә яшьләргә үсәргә мөмкинлек юк, шуңа да алар шәһәргә китеп урнаша. Мин дә гаиләм белән Самарада яшим. Ә менә күңел барыбер туган авылга тарта. Еш кайтабыз, - дип сөйләде ул. “Губанкүлдә туып үсмәсәм дә, ул күңелемә якын. Биредә әби-бабаларыбызның нигезе, зиратта туганнарыбыз җирләнгән. Шуңа да авылда Сабан туен оештыру эшләренә бик теләп кушылдым. Гореф-гадәтләребезне, милли рухны, авылны саклап калырга тиешбез”, - дип Рамил әфәнденең фикерен дәвам итте төп иганәчеләрнең берсе, Самарада яшәүче эшмәкәр София Мингалиева.
Губанкүлнең елдан-ел матураюы, зурая баруы турында бу көнне еш ишетергә туры килде. Өлкән буын вәкилләре дә, яшьләр дә бу турыда горурланып, хисләнеп сөйлиләр. Березовка авылы җирлеге башлыгы Елена Кулаева да авылның торгызылуына өмет юк түгел, дип уйлый.
- Бүген Губанкүлдә 45 йорт бар. Кышын шуларның 28ендә генә яшәсәләр (күбесенчә әбиләр), җәен ике урам да гөр килеп тора. Әби-бабалары янына оныклары, балалары кайта. Дача урынына йортлар сатып алып, ялларын биредә үткәрүчеләр дә шактый, - дип сөйләде ул.
Өлкән буын вәкиле, 27 ел буе колхоз идарәсендә эшләгән Мөнир Ибәтов авылның чәчәк аткан елларын шулай искә ала:
- Үткән гасырның 50нче елларында “тридцатитысячник” Борһан Әбүзәров колхозны алдынгылар сафына чыгарган иде. Ул елларда 3500 гектар җир эшкәртә идек, 400 гектар мәйданда бәрәңге үстергән вакытлар да булды. Эшче куллар җитешмәгәндә механизаторлар икешәр сменада эшлиләр иде. Терлек фермасы әллә ни зур булмаса да, 300ләп сыер бар иде, бозаулар да үстердек. Кызганыч, бүген җирләрнең күбесе буш, бер өлеше генә арендага бирелгән, - дип уфтанды әңгәмәдәшем. - Бәлки киләчәктә үзебезнең егетләр авылга кайтып, крестьян-фермер хуҗалыклары оештырып, җирләребезне эшкәртә, терлек үрчетә башлар? Җирләр эшкәртелсә, авыл да югалмас иде.
Губанкүллеләр белән аралашкан арада мәйданда халык шактый җыелган икән. Мөхтәрәм кунаклар да килеп җиткәннәр. Татьяна Севастьянова Сабан туеның рәсми өлеше башлануы турында хәбәр итте. Гадәт буенча, бәйрәм авыл имамы Нәҗип хәзрәт Кафиятовның хәер-фатихасы белән башланды.
Аннан сәхнәгә мөхтәрәм кунаклар - Елховка районы башлыгының беренче урынбасары Владимир Гришин, Березовка авылы җирлеге башлыгы Елена Кулаева, Хмелевка чиркәве рухание Александр Логинов (ул икенче ел рәттән Сабан туе батырына сарык тәкәсе бирә), районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Нурания Идрисова, Елховка районы администрациясе каршында эшләп килүче Иҗтимагый совет рәисе Владимир Евсеев, мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Елена Пахомова күтәрелде. Алар авыл тормышында актив катнашучыларга, Сабан туен оештыруга һәм үткәрүгә күп көч куючыларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырдылар.
Шулардан Исхак Гыйззәтов, Илнур Ибәтов, Лилия Ибәтова өлкә Губернаторының Рәхмәт хатларына ия булдылар. Ә 35 ел бергә тату гомер итүче Мөнир һәм Минегаян Ибәтовлар, Гаилә көне уңаеннан, район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Мин дә, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте советы әгъзасы буларак, губанкүллеләрне бәйрәм белән котлап, өлкәбездә гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә зур көч куюлары өчен оешманың Рәхмәт хатларын һәм аның президенты Ильяс Шәкүров җибәргән бүләкләрне тапшырдым.
Милли киемнәргә киенгән кызлар мөхтәрәм кунакларны чәкчәк һәм кабарып пешкән күмәч белән сыйлаганнан соң, Сабан туе әләме күтәрелде. Бу вазифа бәйрәмнең төп иганәчесе - Рамил Сатдаровка тапшырылды. Шуннан соң Сабан туе күңел ачулар, милли уеннар, спорт бәйгеләре белән дәвам итте. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев башкарган иң матур җырлар губанкүллеләргә чын бүләк булды. Ул милли уеннарда да актив катнашты, төрле мәзәкләр сөйләп тә халыкның күңелен күтәрде.
Бәйрәмнең махсус кунаклары, өлкәбезнең иң оста баянчысы - “Идел” ансамбле җитәкчесе Мидехәт Әминов һәм ансамбльнең оста җырчысы Илдар Хәкимьянов чыгышлары да Сабан туена ямь өстәделәр. Мидехәт Әминов турында: “Кыңгыраулы гармунда (тальян гармуны) бигрәк үзәкне өздереп уйный, андый гармунчылар аз бит хәзер”, - диючеләр шактый булды.
...Ә миңа Губанкүлнең киләчәге турындагы уйлар тынгы бирмәде. Күптән түгел генә Интернет челтәрендә хәбәрче Гөлсинә Фәсхетдинованың Губанкүл турындагы “Тарихын югалткан авыл”, (“Бердәмлек”, №47, 19 ноябрь 2011 ел) дип аталган язмасына юлыккан идем. Анда: “Авыл алабута арасыннан күренми дә. 10 - 12 йорт калган авылның төп урамына килеп кергәч кенә биредә кешеләр яшәве сизелә башлый”, - дип язылган. Сабан туенда берничә кешегә: “Авыл бүген нинди хәлдә?” - дигән сорау бирми кала алмадым. Шуларның берсе Исмәгыйль Хәлимов: “Әйдәгез, үз күзләрегез белән күрерсез”, - дип фотохәбәрче Әнәс Мингалиев белән миңа Губанкүлгә экскурсия ясарга тәкъдим итте. “Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең хәерлерәк”, - дип, без авылга таба юл тоттык.
Авыл чиста урамнары, матур йортлары белән каршы алды. Татар авылларына хас гадәт буенча, Сабан туе алдыннан күбесе тәрәзә капкачларын, капкаларын буяган. Һәр йорт каршында диярлек затлы машиналар басып тора. Ачык тәрәзәләрдән татар көйләре агыла. Дөрес, урамнардан узганда түбәләре кыйшайган ятим йортлар да күренгәли. “Хуҗалары вафат, ә балаларының күптән кайтканы юк. Сатмыйлар да. Бәлки алар да кайтырга, төп йортларын торгызырга уйлыйлардыр”, - дип уй-фикерләре белән уртаклаша Исмәгыйль әфәнде.
Без авыл читендәге мәчет янына килеп туктадык. Күп еллар имамлык иткән олы яшьтәге Якуб хәзрәт Гыйззәтов авырып киткәч, халык аның урынына Нәҗип хәзрәт Кафиятовны сайлап куйган. Ул да балага исем кушу, мәетне соңгы юлга озату кебек йолаларны җиренә җиткереп башкара, гает намазларын алып бара икән. Авылда халык аз яшәгәнгә, мәчеткә 4-5 карт кына йөри. Ә менә зур дини бәйрәмнәр булганда халык шактый ук җыела икән. 45 йортлы авылда шундый мәчет булуы - искиткеч хәл, минемчә.
Янәшәдә - зират. Аны даими чистартулары, тәртиптә тотулары әллә кайдан күренеп тора. “Әнә, рәшәткә белән уратып алынган җирдә, борынгы Шәмгун мулла ыруы күмелгән”, - дип, зират уртасына төртеп күрсәтте Исмәгыйль Исхаков. Урамнардан үткәндә тагын ике җирдә рәшәткәләр белән уратып алынган шундый мәйданчыклар күргән идем. Алар иске мәчетләр урыны булып чыкты. “Бу изге урыннар киләчәк буыннарга мирас булып саклансын дип, койма белән әйләндереп алдык", - дип аңлатты озата килүчебез. Губанкүл тарихына шундый хөрмәт белән караулары чиксез сокландырды.
Сабан туе мәйданына әйләнеп кайтканда Исмәгыйль әфәнде машинасын әкрен генә алып барып, безне авыл белән таныштыруын дәвам итте. Ул безгә татарның танылган баянчысы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, бик иртә вафат булган Рөстәм Вәлиевның әтисе туып үскән йортны да күрсәтеп узды. Атаклы якташыбыз үзе дә анда еш кайтып йөргән.
- Ә менә бу - медицина пункты, - дип ул кирпечтән салынган ике яклы йортка күрсәтте. - Икенче ягында фельдшерыбыз Рәйсә апа яши. Аңа Аллаһының рәхмәте яусын, көн саен авылны йөреп чыга, әби-бабайларның хәлләрен белеп тора. Күрше Идәй авылы халкы янына да үз акчасына машина яллап бара һәм хезмәт күрсәтә...
Дөрес, авылда барсы да ал да гөл түгел. “Үзәк урамда гына асфальт юл. Яңгыр явып китсә, язын кар эрегендә башка урамнардан йөрерлек түгел. Таш җәйдерсәләр яхшы булыр иде”, - дип сыкрана җирле әбиләр. Мәктәп тә, кибет тә юк. Күрше Березовка, Майна авылларыннан атнасына ике тапкыр автолавка килеп, кирәк-ярак белән тәэмин итә икән.
- Авылдагы биш баланы “ГАЗель” машинасы көн саен Березовка авылы мәктәбенә йөртә. Юллар әйбәт, аз гына кар яуса да, Березовка авылы җирлеге башлыгы Елена Кулаева тракторлар җибәреп, урамнарны чистартып тора.
Бәлки, күпләр: “Кибете дә, мәктәбе дә булмаган авылның киләчәге юк”, - дип әйтер. Тик без, губанкүллеләр, бу сүзләр белән килешмибез. Әйе, якын-тирәдә беткән авыллар бар безнең. Әнә, күрше Алмалыны гына алыйк. Аның урыны да юк инде хәзер. Ә без авылыбызны бу язмышка дучар итмәячәкбез. Сабан туен уздыра башлавыбыз да бу турыда сөйли. Бүген Мулла, Кызылсу, Түпли кебек бездән күпкә зур авылларда да милли бәйрәмнәр уздырылмый бит.
Әнием Гөлфиягә быел 80 яшь тула. Әтиебез Исхак (ул бакыйлыкта инде) белән ул гомере буе колхозда эшләде, дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Ул вакытта авылда бернинди уңайлыклар да юк иде. Аларга никадәр авыр булганын үзләре генә белгәннәрдер. Шулай да алар моннан китәргә теләми. Без дә, лаеклы ялга чыгып, картлыгыбызны төп йортта, туган авылыбызда үткәрергә хыялланабыз. Табигать матур, җиребез мул уңыш бирә, өйдәге краннардан артезиан суы агып тора. Һәр йортта диярлек уңайлыклар бар. Тормыш өчен нәрсә кирәк тагын?
Бүген Сабан туенда Фирдүс Тямаев “Сайра, әйдә, сандугач” җырын берничә тапкыр башкарды. Анда:
“...Йөрәккәем синнән башка,
Башкаларны сайламый...” дигән сүзләр бар иде. Менә минем дә йөрәгем Губанкүлдән башка чит җирләрне сайламый шул, - диде Исмәгыйль әфәнде.
Губанкүл авылы, аның туган җиренә тугры булып калган халкы белән якыннан танышканнан соң мин авылның киләчәге өметле булуына инандым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев