САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Ләйсән Гыймаева зоопаркка бушлай йөриячәк (ФОТО)

Исегездә булса, күптән түгел җырчы Ләйсән Гыймаеваның өченче кызы туды. Хәзер Ләйсән - күп балалы ана. Аларга төрле ташламалар да каралган. Шуларның берсе - зоопаркка бушка йөрү

Ләйсән Гыймаевага күп балалы ана булуы турында дәүләт таныклыгы биргәннәр. Документы алгач ул Инстаграмга "бу таныклык нинди ташламалар бирә соң" дип сорау элгән иде. Җаваплар күп булган.

 

“Күп балалы гаиләгә бирелә торган таныклык нәрсә бирә соң?” – дигән сорауга иң күп килгән җаваплар:

- Балалар бакчасына чират тизрәк килеп җитә һәм айлык түләүнең 50% кире кайта.

- Моның белән зоопарк һәм музейларга бушка кереп була.

- 3-4 елдан соң 6 сутый җир бирәләр.

- Скоро электричкада һәм шәхәр транспортында бушка йөри алачаксыз.

- “Батутный центрлар”да 50% скидка.

- Кайбер кибетләрдә ташламалар, мәсәлән: мәктәп формасы бушка.

- Казанда бушка бер парковка урыны “оформлять” итеп була.

- Путевкалар, балалар лагере бушка. Ничек уйлыйсыз, бу льготаларны чыннан да кулланып буламы?" - дип язды Гыймаева 

 

Кайберүләр, әлбәттә, боларның барысы белән килешеп тә бетми яки барлыгын да белми. "Лагерь белән мәктәп формасынынң бушка килгәнен ишеткән дә юк", "Парковка урынын ничек алып була икән", "Кино турында белми идек, барырга кирәк әле" диючеләр дә, "Баланы хөкүмәт өчен тапмыйбыз, шөкер итеп, әзсенмичә генә яшик", дип язучылар да бар. 

 

Чыганак:http://matbugat.ru/news/?id=22893

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев