САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Ләйсән Гыймаева үзе белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга чакыра + ВИДЕО

Танылган җырчы, шоумен Булат Бәйрәмовның тормыш иптәше Ләйсән Гыймаева үзе белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга чакыра.

Бәлки нәкъ менә сез Казанның УНИКС сәхнәсендә популяр “Яшьлегем чишмәләре” җырын Ләйсән белән бергәләп җырларсыз? Моның өчен менә дигән форсат та бар!

Баксаң, быел “Яшьлегем чишмәләре” җыры чыкканга 15 ел икән. Беренче тапкыр Ләйсән Гыймаева бу җырны 2003нче елда башкарды, ул халык арасында бик тиз популярлашты, радио һәм телевидение хит-парадларының беренче урыннарыннан төшмәде. Шул унайдан популяр йолдыз флешмоб игълан итә. Бу хакта ул үз Инстаграмында язып чыккан.

“Әгәр сезнең арагызда бу җырны яратып башкаручылар булса, #яшьлегемчишмэлэре15 хештегы белән инстаграмга урнаштыра аласыз. Барлык башкаручыларны да мин инстаграм битемә урнаштырып барачакмын”, дип яза Ләйсән.

Ә иң мөһиме: иң күп лайк җыйган катнашучы 27 октябрь көнне Казанның УНИКС залында узачак концертта катнашачак һәм Ләйсән Гыймаева белән бергәләп бу хитны башкарачак. Шулай булгач, бу форсатны кулыгыздан ычкындырмагыз, бәлки нәкъ менә сезгә уңыш елмаеп, баш күгегездә йолдыз кабыныр?!

 

Фото: скриншот тнстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев