САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Күренекле композитор, җәмәгать эшлеклесе Рафаил Бакиров вафат

Татар эстрадасын сөючеләр аның Салават Фәтхетдинов башкаруындагы «Гафу ит, иркәм!» җырын яхшы белә.

Күренекле композитор, популяр җырлар авторы Рафаил Бакиров вафат. Аңа 74 яшь иде.

Бу хакта аның улы музыкант Ренат Бакиров хәбәр итә.

Рафаил Бакиров Магнитогорск дәүләт консерваториясе профессоры, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Рафаил Бакиров - җитмешенче елларда Магнитогорскида "Яшьлек" дип аталган вокаль-инструменталь ансамбль оештырган һәм ВИА белән Урал төбәгендә зур уңыш казанган кеше, йөздән артык җыр авторы. 

Татар эстрадасын сөючеләр аның шагыйрь Мәхмүт Хөсәен белән берлектә иҗат иткән Салават Фәтхетдинов башкаруындагы «Гафу ит, иркәм!» җырын белә.

Туксанынчы елларда Магнитогорски татар мәдәни үзәген җитәкләгән. Магнитогорискида беренче сабантуйларны оештырган шәхес.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/30-04-2021/k-renekle-kompozitor-m-gat-eshleklese-rafail-bakirov-vafat-5821755

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев