САРМАН
  • Рус Тат
  • Концертларым – күңел өчен

    Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбанның исеме Башкортстан тамашачыларына яхшы таныш дип әйтеп булмый. Яңа кеше ул безнең өчен. Шуның белән кызыклы да. Нинди яңалыклар алып килә бу җырчы? Сәнгать күгендәге иксез-чиксез йолдызлар балкышыннан иҗаты ничек аерыла? Әңгәмәбез шул хакта.

     -Закир абый, сүзне Сезнең биографиягездән башлыйк әле. Кайда, нинди гаиләдә туып-үстегез?

    - Мин чыгышым белән Новосибирск өлкәсеннән. Чан районы Тармакүл авылында биш балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Җыр-моңга кечкенәдән тартылдым. 5 яшемдә гармун алып бирделәр. 8 яшемнән кулымда баян булды. Балачактан ук әнием җыр-музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияли алды. Шуның өчен мин аңа бүгенге көнгә кадәр рәхмәтлемен. Новосибирск шәһәрендә күрмәүче һәм сукыр балалар өчен махсус интернат-мәктәптә белем алдым. Аннан Курск музыка училищесында укыдым. 1993 елда Казанга килгәч, Казан Дәүләт гуманитар педагогика университетының музыка факультетында Татарстанның халык артисты, күренекле педагог, доцент Мингол Галиев классына укырга кердем. 1995 елда профессиональ җырчыларның халыкара “Татар җыры” бәйгесендә 2нче  дәрәҗә премия лауреаты булдым. Бу минем иң зур казанышым иде. Иң истәлекле, бәхетле көнем дияргә була. Аннан Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе каршында эшләүче “Заман” төркеменә эшкә чакырдылар. Егетләр белән 8 ел бергә эшләдек, иҗат иттек. Шул вакыт эчендә мин татар халкына танылдым. Төркем таркалгач, 2003 елда мөстәкыйль рәвештә эшли башладым. 2004 елдан “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем йөртәм. Төп максатым - татар җырын пропагандалау һәм милләткә хезмәт итү. Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татарлар конгрессы белән берлектә төрле дәүләт программаларында катнашам. Ел саен Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә сабантуйларда чыгыш ясыйм.

    - Ә Башкортстанга беренче килүегез...

    -Беренче генә димәс идем. “Заман” төркеме белән килгән булды. Аерым-аерым районнарда чыгыш ясаган, төрле концертларда катнашкан бар. Мәсәлән, “Шәрык-шоу”да. Ә үземнең шәхси концертым белән, чыннан да, беренче киләм. Башкортстанга килү теләге күптән бар иде. Менә быел биредә яшәүче милләттәшләребез мәхәббәтен яулау максаты белән шушы адымны ясап карарга булдым. 16-26 февральдә төрле районнарда һәм шәһәрләрдә концертларым көтелә. Иҗатым кешеләргә күрсәтмәслек, оялырлык түгел. Җырчы гына димим, үземне җырчы-музыкант дип атыйм, чөнки баянда уйнап халык җырларын, композиторлар әсәрләрен башкарырга яратам.

    -Үзегез дә көйләр язасызмы?

    -Юк, мин көйләр язмыйм. Әлегә батырчылык итмәдем. Бәлки илһам җитеп бетмидер, бәлки вакыты килеп җитмәгәндер. Әмма миңа бу сорауны еш бирәләр. Димәк, язарга тиешмен. Шуңа күрә вакыты җитәр һәм яза башлармын дип уйлыйм.

    Миңа яхшы композиторларның җырларын башкару уңайрак. Халык җырларын да яратам. Мин аларны ике юнәлештә тәкъдим итәм: эшкәртеп, заманча яңгырашта башкарам һәм баянга гына кушылып җырлыйм.

    - Кемнәр белән хезмәттәшлек итәсез?

    -Минем иҗатымда бик зур роль уйнаган шәхес –  Татарстанның халык артисты, күренекле музыкант, 500гә якын җырлар авторы, композитор Ганс Сәйфуллин. Ул иң беренче булып миңа ярдәм кулы сузды. “Татар җыры-95” бәйгесендә күреп, үзе дуслык тәкъдим итте. Һәм без аның белән 22 ел бергә кулга-кул тотынышып иҗат иттек. Аның җырларын иң күп башкаручы җырчы мин дип горурланып мактана алам. Бу чыннан да шулай. Кызганычка каршы, Ганс Сәйфуллин 2017 елда бакыйлыкка күчте. Бик иртә китте ул безнең арадан. Әмма аның иҗаты халык күңелендә мәңге сакланыр дип ышанам. Ул бит берсеннән-берсе матур җырлар иҗат итеп калдырды. “Туган авылым урамы”, “Әнием миләше” “Акбүзатым” һ.б.

    Кызганычка каршы, җыр популярлаша, җырчы таныла, ә авторлар беленми дә кала. Бу гаделсезлектә җырчыларның да гаебе бар, радио-телевидениедә дә авторларны атап тормыйлар, хәтта титрларда да язылмый. Бу – авторларның хокукларын бозу, аларны хөрмәт итмәү. Әлеге мәсьәләне мин һәрвакыт күтәрәм. Концертларымда һәр җырның  авторы игълан ителә. Гомумән, мин концертларымны җыр дәресе итеп алып барам. Җырның тарихын сөйлим. Кем, кайчан язган, нинди шартларда иҗат иткән – барысын да әйтеп үтәм.

    Зәвыклы сыйфатлы программа тәкъдим итәргә тырышам. Бигрәк тә ике республиканың җыр сәнгатенә дә тигез хезмәт иткән, бөтен җырлары да халык күңелен яулап барган күренекле композитор Рим Хәсәнов җырларын яратып башкарам. Ул –  уникаль шәхес. Аның җырларын башкорт җырчылары да, татарныкылар да бик теләп башкара. Һәр җырчының репертуарында аның  бер генә булса да җыры бар.

    Күптән түгел татар милләте зур югалту кичерде. Безнең арадан сәнгатебезнең легендасы Илһам Шакиров китте. Аның иҗаты минем өчен һәрвакыт үрнәк, маяк булды. Аның җырлары аша тәрбияләнеп үскән буын вәкиле мин. Тормышымда аның белән очрашу, аралашу, аның хәер-фатыйхасын алу зур бәхет булды. Шуңа күрә концертымда Илһам абыйның иҗатына да игътибар биреләчәк. Аның репертуарында булган җырларны башкарачакмын.

    – Димәк, Казанга Сезне Илһам Шакиров үзе чакырган дигән сүзләр хак?

    –  1991 елда мин Себердән Казанга бер фестивальгә килгән идем. Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге каршында эшләп килүче “Тургай” җыр-бию коллективының солисты буларак чыгыш ясадым.  Илһам абый җырымны тыңлаганнан соң:  “Син Казанга килергә тиеш!” диде. “Син җырларга тиеш. Без сиңа, һичшиксез, булышачакбыз!” дигән сүзләрне ишеткәннән соң, әлбәттә, Казанга килү юлларын эзләдем. Үземне бик бәхетле дип саныйм, чөнки Казаннан ике мең ярым чакрым ераклыктагы авылда Илһам Шакировның җырларын тыңлап яшәү бер булса,  аның белән якыннан танышу бөтенләй икенче бит.

    –  “Заман” төркеме белән берлектә уйлап чыгарылган “Рус җырлары татарча” проекты да сезнең иҗат җимеше булган икән. 90нчы  еллар ахырында “Ветер с моря дул” урынына “Җил исә диңгездән, исә диңгездән” дип җырлый-җырлый бөтен дискотекаларда бииләр иде.

    –  97 елларда “Заман” төркеме җитәкчесе Әнәс Бакиров белән без шул проектны тормышка ашыру уе белән яндык. Бу, беренчедән, кызык өчен эшләнде. Икенчедән, табыш өчен. Башкаручылардан рөхсәт алып, мөмкин кадәр тәрҗемә итеп, тәрҗемә итеп булмаганнарына икенче сүзләр язып, охшаш тавышлы җырчылар табып, эшләдек без бу әйберне. Һәм халык аны яратып кабул итте. Дөрес, безне тәнкыйтьләүчеләр күп булды. Мәрхүм Туфан Миңнуллин да тәнкыйть сүзләрен җиткерде. Андый тәнкыйтьләр дә булырга тиеш. Әмма ничек кенә булмасын, коммерция ягыннан гаҗәеп отышлы проект иде ул. Күпләп аудиокассеталар сатылды. Аннан ул фикерне урлап, башка студияләр, компания дә тәрҗемә ителгән җырлар чыгарып маташты. Ләкин алар андый уңышка ирешә алмады. Әйткәндәй, әлеге проектның дәвамы да булды. “Безнеңчә” дип аталды ул. Без анда хәтта үзебезнең төрки халыклар вәкиле булган Мурат Насыровны чакырдык. Ул уйгыр милләтеннән. Аның “Я– это ты, ты – это я” дигән җырын үзем тәрҗемә иттем. Марина Хлебникова да үзенең җырын башкарды. Тик аның әйтелеше, сүзләрнең яңгырашы дөрес булмады. Кытайчарак килеп чыкты. Ә Мурат Насыров белән эшләве җиңел иде, чөнки ул авазларны дөрес әйтә. Дөрес, җырчы үзе башта әлеге проектка бик шикләнеп карады. Тәкъдимне уңай кабул итмәде, ләкин каршы да килмәде. Ә инде эшли башлагач, бу хезмәт аңа ошады. Менә шундый проектлар булды.

    – Ә ник таркалды төркем?

     

    – Тавыш яздыру индустриясенә кереп киттек. Үзебезнең иҗатыбызны онытып, башка кешеләрне күтәрү өстендә эшләдек. Гүзәлия, Ләйлә Фатихова җырларын яздырдылар. Лилия Муллагалиеваның беренче альбомы, Резидә Шәрәфиеваның беренче җыентыгы бездә чыкты. Үзебезнең иҗатыбызга игътибар җитмәде, программа өстендә эшләмәдек... Таркалуыбызның бер сәбәбе шул булды да инде. “Заман” төркеменең потенциалы бик көчле иде юкса. Ләкин коллектив –  ул тере организм. Рус эстрадасында да, чит илнекендә дә коллективлар оеша, таркала... Аның адәм баласыныкы кебек үк билгеле бер гомере була. Күрәсең, без шушы гомерне яшәгәнбез. Ләкин минем өчен ул бик зур мәктәп булды. Янымда тәҗрибәле музыкант, гитарачы, аранжеровка эшләүче Әнәс Бакиров бар иде. Максатыбыз, концепциябез әйбәт иде: татар эстрадасын, татар җырын Европа халыкара стандартларга туры китерү, әмма шул ук вакытта милли колоритны саклап калу. Бүген мөстәкыйль рәвештә иҗат иткәндә дә шушы концепцияне саклап барырга тырышам. Шуңа күрә Закир Шаһбан моңсу җырлар гына җырлый дигән фикер дөрес түгел. Концертларыма килгән яшьләр дә канәгать калалар. Тамашачыларны концертка җәлеп итәргә генә кирәк ул. Хәзер конкуренция зур, чөнки татар-башкорт җыр индустриясендә артистлар саны бик күп. Шушы катлаулы шартларда үземнең лаеклы урынымны табу, үз тамашачымны булдыру өчен тырышам. Ә Башкортстан тамашачысын яулау минем өчен бик тә мөһим. Чөнки башка төбәкләрдәге тамашачылардан аермалы буларак биредә бик тә зәвыклы һәм тәнкыйтьчел халык яши. Яхшыны начардан аера белә, әйбәт җырчыны кадәрли дип әйтәсе килә. Эстрадада Башкортстаннан чыккан егетләр-кызларны санап бетерерлек түгел –  күпләр. Татарстан җырчылары да сездә бик иркен эшли. Ике тугандаш халык арасында төрле елларда булган мөнәсәбәтләрне сәнгать осталары берникадәр ныгытып торды дисәм, арттыру булмас. Бу бик матур күренеш. Тугандаш халыклар якын мөгәмәләдә булырга тиеш. Ә сәнгать безне берләштеләр.

    – Репертуарыгызда тормыш иптәшегез Гөлүсә ханым шигырьләренә иҗат ителгән җырлар бармы?

    - Аның сүзләренә язылган җырлар барлыкка килә башлады. Мәсәлән, “Син минем иң соңгы сөюем”. Аңа клип та төшердек. Җырчы Айгөл Бариева белән бер дуэт бар, Гөлүсәнең үзе белән җырлаган ике җырыбыз бар. Концертлар белән йөргәндә кайбер районнарда Гөлүсә үзе дә булачак. Үзенең шигырьләрен укып ишеттерәчәк. Аның шигырьләре бик самими, ихластан иҗат ителгән. Үземнең хатыным булганга гына мактау түгел бу. Чыннан да шигърияттә аның лаеклы урыны бар. Миннән башка да татар эстрадасында аның җырларын башкаручылар күп. Мәсәлән, Рифат Зарипов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Азат Фазлыев, һ.б. Аллага шөкер, танылып килә.

    – Биографиягезне өйрәнгәндә шундый күренешкә тап булдым: бер урында Закир Шаһбан ике тапкыр өйләнгән, икенче урында дүрт тапкыр өйләнгән дип язганнар. Бу чыннан да шулаймы, әллә артист турындагы гайбәтләр генәме?

    -Гайбәт түгел, чынлап та Гөлүсә минем дүртенче хатыным. Әмма мин бу хакта сөйләргә яратмыйм. Сорау яңгыраганга гына җавап бирәм. Бу мактана торган әйбер түгел. Тик язмышлар төрлечә, һәркемнеке үзенчә.

    –  14 ел бергә яшәгәннән соң язылышкансыз икән, димәк, гомерлек мәхәббәтегезне тапкансыз?

    –  16 ел бергә торабыз без. Кызыбызга 15 яшь. Скипка буенча үткән елны музыка мәктәбен тәмамлады. “Балалы солянка” дигән концертта ике ел рәттән кызым белән чыгыш ясадык. Ләкин мин аның сәнгать буенча китүен теләмим.

    – Ни өчен? Бүген җырчылар кечкенәдән сәхнәгә алып чыгып күрсәтмәгән балаларын да артыннан этеп, сәнгатькә кертеп җибәрергә тырыша бит.

    – Сәнгать бик җиңел тармак дип уйлыйлар. Әмма җиңел түгел ул. Бөтен кеше дә таныла алмый. Аның өчен фартуна да елмаерга тиеш. Популярлык критерийләре хәзерге вакытта бернинди кысаларга да сыймый. Әйбәт зәвыклы җырчыларның халык җыя алмаган чакларын бик күп беләбез. Халыкның кабул итү ихтыяҗы, таләпләре түбән дип әйтимме... Халыкны кимсетәсем килми, әмма бу шулай. Иң беренче чиратта, бу музыка дәресләренең сыйфаты төшүгә бәйледер. Ә Советлар Союзы таркалганнан соң Яңа Русиядә музыка дәресләренең сыйфаты нык төште. Музыкаль тәрбия –  ул бик җитди әйбер. Татар халык җырларын, классик әсәрләрне балаларга җиткерергә, тыңлатырга кирәк. Ә бүгенге көндә күп җирдә җыр дәресен физкультура укытучысы укыта. Монда нинди сыйфат турында сүз алып барырга мөмкин? Халыкка моңлы җыр кирәкми. Баянга кушылып җырлый торган озын көйләргә һушлары китми. Бүген тамашачыга шоу кирәк. Дөбер-шатыр сикереп, көчле тавыш белән кычкырып, җырлаганда җемелди торган утлар, яртылаш шәрә биюче кызлар булса, шул җитә. Моңлы җырчыларга ихтыяҗ юк. Ләкин моң ул барыбер күңелләргә үтеп керә, моңлы җырчылар да халык җыя. Әмма моның өчен эзләнергә, уйланырга, анализларга туры килә. Һәм мин һәрвакыт эзләнүдә.

    – Аңлавымча, сезнең концертыгыз шоу-шудан тормый. Зал җыя алмаудан, гомумән, тамашачы кабул итмәүдән курыкмыйсызмы?

    • Минем программа - ул ял концерты. Күңел өчен, йөрәк өчен, ял итәр өчен эшләнгән. Шуңа күрә җыелган тамашачы, һичшиксез, кабул итәчәк, моңа иманым камил. Ә инде беренче тапкыр Башкортстанга килеп, тулы заллар җыя алмыйм икән, моңа хәтерем калмаячак. Киләсе елда да шул эшне дәвам итәчәкмен. Һәр җырчы шулай башлый. Дөрес, миңа Башкортстанга әллә кайчан, 20 ел элек килергә булган. Күптән белеп торырлар, якын итәрләр иде. Ләкин шулай да Башкортстан тамашачысы мине бөтенләй белми дип әйтмәс идем. Минем хакта 20- 30% тамашачы белә дип ышанам. Бик күп сәнгать осталары белән элемтәдәмен. Халит Фатыйховлар белән яхшы дуслар, Фән Валиәхмәтов белән аралашабыз. Азат Имаев белән дә хезмәттәшлек итәбез.  Концертымда аның Азат Фазлыәхмәтов сүзләренә иҗат ителгән “Суынмасын туган як аралары” дигән җыр яңгыраячак. Фатыйх Сәйфран сүзләренә “Каршы аласым бар көзләремне” дигән җырны тәкъдим итәбез. Сәнгать осталары мине беләләр. Тамашачылар да таныр дип өметләнәм.

    Дөрес, Башкортстанда бер әйбер бар: мине күренекле шәхес, композитор Салават Низаметдинов белән бутыйлар. Аның белән хәтта кыяфәткә, йөзгә охшаш диләр. Кызганычка каршы, Салават агай белән танышу, аралашу мөмкинлеге булмады. Ләкин аның иҗатын яхшы беләм. Аның җырлары бик тә үзенчәлекле, аларны теләсә нинди җырчы башкара алмый. “Попса” жанрына керми торган зәвыклы иҗат ул. Кайчандыр кемдер башкаруына карамастан, кайбер җырларын алып, үземнең версиямне иҗат итәргә дигән ниятем дә бар.

    -Уфага килмисезме?

    -Әлегә юк. Әмма киләсе елда Уфага да килермен дип уйлыйм. Уфа тамашачысын яулауны да үземә максат итеп куям. Әлегә теләгән тамашачылар интернет челтәреннән бөтен иҗатым белән танышып бара ала. “Закир Шаһбан кем соң ул?” дигән сорау туса, интернетка һәм “Өмет” гәзите сайтына мөрәҗәгать итегез. Сорауларны шунда табарсыз!

     

    Эльмира ИБРАҺИМОВА әңгәмәләште

    Фото: скриншот инстаграм

    http://omet-rb.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: