Хәния Фәрхинең туган көн концертына, вәгъдә итеп тә, килми калучы җырчылар булган

Казанның Филармония концертлар залында, Хәния Фәрхинең туган көн уңаеннан уздырылган концертка, алдан килешеп тә, килми калучы җырчылар булган.

Бу хакта “Татар-информ”га концертның сценарий авторы һәм алып баручысы Гөлназ Сәфәрова әйтте.

“Бик күп артистлар “Хәния һәрчак истә, хәтердә” дип йөргән булалар. Шушы концертның сценарий авторы буларак әйтә алам: концертта катнашасы кайбер җырчылар, аны “хөрмәт итәбез” дип йөргән коллегалары, соңгы мизгелләрдә кайсы-кая таралышты, - дип китерә аның сүзләрен агентлык. -Минем аларны исемнәре белән атыйсым килми. Алар үзләре белсеннәр дә, оят булсын иде. Бәлки, чыннан да сәбәпләре бардыр. Әмма “кан басымым күтәрелде”, “башым авырта”, “Филармония парковкасына машинаны кертмәделәр” кебек сылтаулар сәбәп була алмый. “Нигә мин беренче җырлыйм, дүртенче җырламыйм?” дип әйтүчеләргә шаккатам. Мондый сәбәп һәм юк-барга борчылулар – бу гамәл кемнең кем икәнен күрсәтә", - диде Гөлназ Сәфәрова.

Чыганак:http://matbugat.ru/news/?id=22567

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    10 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте