САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Инстачылар Гөлназ Сәфәрованы оятсыз фото куйган өчен тәнкыйтьли

Танылган алып баручы улы Айдан белән Дубайда ял итә.

Гөлназ Сәфәрова улы Айдан белән Дубайда ялдан яңа фото куйган.

«Чәчләр җыелмаган, тозланып беткән, матур поза турында да уйламыйм, бөтенләй бернәрсә турында да уйламыйм. Кайвакыт ярый. Иртәгә кайтабыз, Алла боерса, ничек анда Казанда?!» — дип язган танылган алып баручы.

 

Гөлназ Сәфәрова рәхәтләнеп ял итүдән тәм тапса, инстачылар аның утыру позасын ошатмаган.

«Казанда чәч тозлы түгел… майлы. Хәрәкәт һәм позаларыбыз да яхшыдан түгел»;

«Бу фотода бик ямьсез утыргансың. Фотоңны алып ат»;

«Гафу ит, Гөлназ. Ләкин миңа гына бу күренеш сәер дип торам. Малай янында трусикчан бот аерып утыру сәер күренә. Карарга оят никтер»;

«Ялда төренеп йөрсең димиләр, әмма бөтен кеше күрерлек итеп мондый фото куймыйлар инде»;

«Бөтен килеш-килбәтеңне яратам, шушы бот күтәреп төшкән фотоларыңны яратмыйм бит, нишләп икән?»;

«Оятсызлык. Татар кызы», дип комментарий калдыручыларга бер инстачы «Гөлназның әбисе бар. Ул үз сүзен әйтсен», дип җавап язган.

Инстачылар алып баручының һава торышына кагылышлы соравын да җавапсыз калдырмаганнар: «Казанда салкынча, трусикчан йөрерлек тугел», «Салкын! Гөлназ, җылы алып кайт! Зинһар!»

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев