Илсөя Бәдретдинованы кеше талауда гаеплиләр

Белүебезчә, көз айларында эстрада артистлары концертлар белән төрле шәһәрләрдә гастрольләрдә йөри.

Шулай Илсөя Бәдретдинованың да инстаграм аккаунтында көн саен диярлек төрле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре кергән фотоларны күрәбез. Әлеге бүләкләр артистны ярату һәм хөрмәт йөзеннән булса, җырчының иҗатын яратмаучылар да табылган. + Бер караганда, бу бик тә табигый күренеш кебек. Иҗатын яратмыйсың икән – концертына бармыйсың. Бер ханым исә Илсөя Бәдретдинованың концертына барган, ләкин, өметләре акланмаган, күрәсең – карап бетермичә кайтып киткән, дип яза Сәхнә. Алай гына да түгел, җырчыга үз фикерләрен «тутырып» язып та җибәргән, сүзләре болай (редакцияләнде):   «Илсөя, концертың чүп, ташлап киттем. Без синең бәрәңгеләреңне, ястыкларыңны тыңларга бармадык, җырларга кирәк. Сөйлисең килсә – Ирек мәйданына бар. Кеше талап акча эшләп йөрмә. Башка җырчылардан эшләргә өйрән».   Хәер, җырчы халкы мондый хәлләргә юмор белән карарга өйрәнгән инде. Илсөя дә аптырап тормаган, болай дип җавап кайтарган: «Казан концертыннан соң килгән тәмле фикерләрнең берсе. Кеше талап йөрмә дигәнен генә аңлап бетермәдем. Беренче рәттә нәкь каршымда утырганыгызны хәтерлим... Кәефегез баштан ук юк иде бугай сезнең. Сәхнәдә минем шпаргалкаларымны актарганыгызны күрү белән аңладык. Ә үзегез бик матур ханым!»       --- Матбугат.ру Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=23868.

Фото җырчының шәхси битеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    5 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша