САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Илсөя Бәдретдинова: «Мин – тулы түгел»

- Балачагым - бөтен кешеләрнеке кебектер. Авыл кызы бит. Апайлардан калган күлмәкләрне киеп үстем. Боттан резиновый итек иде.

Əйе, боттан, хәтта аяк бөкләнми иде. Көтү көттек. Əле ул чират атна саен килә дә җитә, килдә дә җитә иде. Иң яратмаган хайваным - сыер, мин сөт белән чәй дә эчә алмыйм. Чөнки бөтен балачагым шул сыер артыннан чабып үтте.

Башкалардан бер генә аерма: мин сигез айдан туган. Мин - тулы түгел. Яшәргә тиешле кеше түгел. Февраль аенда туганымын, алай да тулы түгел. 1800 грамм авырлык, ике үпкәдә дә начар чир белән...

Бик озак вакыт ясалма сулау аппаратында ятканмын. Əни сөйли... «Беркөнне табиблар минем яныма керделәр дә: «Гөлсинә апа, син елама. Без сиңа моны әйтергә тиешбез. Кызың мөстәкыйль рәвештә сулый алмый һәм алмыйячак та. Бүген без аны аппараттан өзәбез. Əкерен генә өегезгә кайтыгыз. Бүгеннән дә кызың калмас, үләр. Авырлыгы да юк, сулый да алмый...»

Əни кайткан. Əтинең самогонын җылыткан, шуны миңа сөрткән дә, одеал белән төргән. Аннары, урамга чыгып йөгергән. 6 сәгать өйгә керә алмадым дип сөйли иде, әнкәй.

«Кызым, бәхил бул инде», - дип әнкәй юрганны ачканда, мин ашарга сорап акырып елап ятканмын икән. Əнигә: «Минем ашыйсы килми иде, эчәсе килә иде! Алты сәгать самогон эчендә ятып кара әле?!» - дип әйттем дә, көлдек рәхтләнеп.

Менә шулай... Туганнан бирле тормышка ябышып яшим. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru

Фото: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilsya-bdretdinova-min-tuly-tgel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев